поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
25.07.2024 Шоу-бизнес

Марат Шәйбәков: “Икесе дә кинәт кенә киткәч, үлемнең янәшәдә генә йөргәненә инандым”

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковны тамашачылар үзенчәлекле тавышы өчен генә түгел, үтә тыйнаклыгы, тәрбияле булуы өчен дә яраталар. Әңгәмәбездә җырчының сәхнәдәге образы белән тормышта үз-үзен тотышы охшаган булуына инандык.

– Марат, сез сәхнәдә үтә тыйнак булуыгыз белән аерылып торасыз. Балачакта да шундый идегезме?
– Бик оялчан бала идем. Кунакка баргач та, чәй эчәргә өстәл янына килергә дә ояла идем. Әмма сәхнәдән курку булмады. Җырга-моңга гашыйк бала булып үстем. Беренче мәхәббәтем гармун иде. Үзлектән уйнарга өйрәндем, аннан укырга кердем. Менә шул мәхәббәтем әле дә тынгы бирми. Сәхнәдә чыгыш ясыйм, шөкер.

– Гаиләдә ничә бала сез? Әтидән каеш эләккән чаклар бар идеме? Хәтта “Әти каешы” дигән җырыгыз да бар бит.
– Без 6 бала үстек: ике апам, абый, мин, ике энекәшем. Русча әйтмешли “ике партия” үстек. Башта апаларым һәм абый бергә уйнап үскәннәр, ун елдан соң мин туганмын, аннан энекәшләрем. Зур гаиләдә үсү күңелле инде, бик шук балалар идек. Әтидән каеш эләккәнен хәтерләмим алай, аның бер карашы да җитә иде. Ә менә әнинең тәңкәсенә тигәндә бераз эләктерде. Бертуганнар белән җыелышып, күрешеп торабыз әле. Барыбыз да исән-сау, шөкер. Әти-әниләр дә исән булса, йортыбыз тагын да ныграк гөрләп торыр иде.

– Әниегез вафатыннан соң: “Әниемне күтәреп йөртер идем”, - дип әйткән идегез. Аның вафатына ничә ел булды инде? 
– Әнине югалтканга 9 ел булды. Аңа 77 яшь иде. Авылыбызда бик матур бәйрәм узды, бөтен туган-тумача җыелды. Әни бәйрәмнәрдә җырлап-биеп тә  йөрде. Икенче  көнне җиләккә дә бардык. Шул кичне мунча кереп кайтты да, урын өстенә ятты. “Әни, ни булды? Давлениең күтәрелдеме әллә?” – дигән идем. “Юк, балам. Бу андый әйбер түгел”, – диде. Мин бүлмәдән чыгып киттем, ә әни шул вакытта җан биргән. Ураза аенда, җиңел генә китеп барды әнием. Дингә якын кеше иде, намазларын укыды. Урыны оҗмахта булсын. Бу югалтулар бигрәк авыр инде. Әти дә шулай кинәт кенә китеп барды. Аңа 63 яшь кенә иде. Фермадан кайткан гына булган. Әнигә: “Чәй куя тор, хәзер керәм”, - дигән. Энекәшләр атны су эчертергә алып киткән, кире кайтканда әти инде суламаган. Йөрәгенә массаж да ясап караганнар, булышмаган. Әти үлгәндә мин армиядән кайткан гына идем. Әти-әнине югалту кыен инде. Икесе дә кинәт кенә киткәч, үлемнең гел безнең янәшәдә генә йөргәненә тагын бер кат инандым. Без ятим калдык. Әле әти-әни исән чакта, ничә яшьтә булсаң да, бала булып каласың. Төшенкелеккә бирелмәскә гаиләм, балаларым булышты. Үземне шулай юатырга тырыштым. Әти-әни сагындыра, еллар үткән саен алар турында хатирәләр яңарып тора. Икесенең дә урыны оҗмахта булсын!

– Соңгы тапкыр кайчан еладыгыз?
–  Күңелем нечкә минем. Берәр күңелгә тия торган җыр ишетсәм дә, елап җибәрә алам. Кайвакыт күзләремә яшьләр җыелганын үзем дә сизми калам. Артык йомшак күңелле кеше инде.

– Күбрәк Башкортстанда чыгыш ясыйсыз бугай. Күп кенә башкорт җырчылары Татарстанга килеп төпләнә, сез дә бу хакта уйланмыйсызмы?
– Электән Башкортстан, Себер якларында чыгыш ясадым. Татарстанда да берничә тапкыр концертлар белән килдем. Бик шәп итеп кабул иттеләр. Фән Вәлиәхмәтовның концертына барып чыгыш ясагач, Чаллыга күченергә чакырганнар иде. Фән абыйга: “Бу егетне монда китертергә кирәк”, – дигәннәр “зур” кешеләр. Яшь булгач, берүзем генә чит шәһәрдә нишләрмен дип баш тарттым. Хәзер инде Башкортстанда төпләндек, балалар да монда үсә, йорт та салдык.   

– Башкорт эстрадасы белән татар эстрадасы аерыламы?
– Һәр җырчы үзенчәлекле инде. Кемдер моңлы җырлар башкара, кемдер рэп укый, кемдер эстрада юнәлешен сайлый. Сәхнә – киң ул, бөтен кешегә дә урын җитә. Татарларның да, башкортларның да ата-балалардан килгән моңнарыбыз бер. Җырларыбыз да, артистларыбыз да уртак. Монда синеке-минеке дип бүлергә кирәкмидер.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 25.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы