поиск новостей
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.11 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.11 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Ноябрь
  • Зөлфәт Зиннуров - шоумен
  • Илсур Айнатуллов - җырчы
  • Хәбир Ибраһим - язучы
  • Наил Ишмөхәммәтов - журналист
  • Алинә Сидеева - актриса
  • Шамил Апанаев - рәссам
  • Фәрит Сәйфелмөлеков (1930-2016) - язучы
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
Архив
 
24.07.2024 Җәмгыять

Ана капиталына машина алырга мөмкин булачак

Ана капиталын машина сатып алуга тотарга рөхсәт итмәкчеләр. Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге закон проектын тәкъдим иткәннәр. Яңалык хуплау тапкан очракта, мондый мөмкинлеккә күпбалалы гаиләләр һәм инвалид бала үстерүчеләр ия булачак. Ана капиталына сатып алыначак машинага бәйле таләпләр дә бар.

Яшел Үзәндә яшәүче Лилия һәм Марат Газинуровларның өч уллары бар.

– Малайларның икесе мәктәптә укый, берсе балалар бакчасына йөри. Олы улым – чирәмдәге хоккей, уртанчысы – футбол, төпчегебез бию белән шөгыльләнә. Безгә гаиләдә бер машина гына җитми. Икебез дә рульдә йөрибез. Машиналарны карап тору шактый кыйммәткә төшә. Ә ишле гаиләнең чыгымнары болай да күп. Автомобильне яңарту турында уйлаган да юк, чөнки бүген бәяләр бик кыйммәт. Ана капиталын машина сатып алу өчен тотарга рөхсәт итсәләр, бу – күпбалалы гаиләләргә зур ярдәм булачак. Хәер, бу хакта моннан берничә ел элек тә сөйләгәннәр иде. Шул килеш калды.

Бәлки, Гаилә елында нидер үзгәрер. Билгеле булганча, ана капиталы программасы илдә 2007 елдан бирле гамәлдә. Баштарак аны гаиләдәге икенче сабыйга гына бирсәләр, 2020 елдан ярдәм чарасын тәүге тапкыр әти-әни булучылар да ала башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү, әнинең булачак пенсиясе, инвалид баланы социаль адаптацияләү өчен товарлар (хезмәтләр) һәм аз керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага айлык түләү өчен тотарга мөмкин. Программа 2026 елга кадәр гамәлдә.

2024 елда ана капиталы күләме

– Беренче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган, икенче бала 2020 елда яки соңрак туса – икенчесенә 833024,74 сум. – Балаларның икесе дә 2020 елга кадәр туган булса – икенчесенә 630380,78 сум. – 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган бердәнбер балага – 630380,78 сум. – 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балага – 630380,78 сум, икенчесе тугач – 202643,96 сум. – Беренче һәм икенче бала 2007 елга кадәр туган, ә өченчесе 2020 елда яки соңрак туса – өченчесенә 833024,74 сум.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов әйтүенчә, ана капиталын файдалану исемлеген киңәйтеп, күпбалалы гаиләләргә әлеге акчага машина сатып алуга тотарга рөхсәт итәргә кирәк. – Без даими рәвештә ишле гаиләләр белән очрашып, аларны транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итү турында сөйләшәбез, – дигән ул. – Шул ук Мәскәүдә, мәсәлән, җәмәгать транспорты зур үсеш алган. Ә менә авылларда яшәүчеләрнең мондый уңайлыклары, гомумән дә, юк. Салада да табибка, мәктәпкә, кибеткә йөриләр бит югыйсә. Бигрәк тә күпбалалы гаиләләрне һәм инвалид бала үстерүчеләрне кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә аларга ана капиталын машина сатып алу өчен тотарга рөхсәт итү зарур. Бу  җитди ярдәм булачак. Закон проектыннан аңлашылганча, ана капиталына үзебезнең илдә җитештерелгән автомобиль сатып алырга рөхсәт итмәкчеләр. Ул яңа булмаса да ярый. Дәүләт ярдәме белән сатып алган машинаны кимендә биш ел дәвамында кабат сатарга, залог итеп рәсмиләштерергә яки бүтән шартлар белән икенче хуҗага тапшырырга ярамаячак. Закон киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин. Шунысын да искәртик: гаилә ана капиталының бер өлешен инде файдаланырга өлгергән булса да, калган сумма ел саен 7,5 процентка индексацияләнеп бара.

Мәсәлән, ипотека буенча бурычны түләгәннән соң, 290 мең сум акча калган, ди. Быел ул 311 мең сумга кадәр артачак. Сүз уңаеннан, ана капиталы 10 мең сумнан да азрак алган гаиләләргә аны берьюлы түләп бетерергә дә вәгъдә иттеләр. Әлеге хокукка ия булган гаиләләргә Социаль фондтан хат киләчәк, дип көтелә. Әйтүләренә караганда, сүз илдәге 730 меңгә якын гаилә турында бара.

Эдуард ВАФИН, Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе:

– Татарстанда күпчелек ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалана. Программа гамәлгә кергәннән бирле республикада яшәүче 300 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәмен шуңа юнәлтте. Моның өчен гаризаны кредит оешмасында ук язарга мөмкин. Димәк, гаиләләрнең вакыты да янга кала. 2024 ел башыннан бирле Татарстанда яшәүче 1898 гаилә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тотты.

Фото: пиксабай

 

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.07.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы