поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
24.07.2024 Җәмгыять

«Чалбарын салдырып фотога төшерә башлаганнар...»

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Чаллыдагы 56нчы мәктәпнең футбол кырында булган коточкыч очрак турында фикер алышу бара. Җәберләнгән малайның туганнары сүзләренә караганда, яшүсмерләр инвалидлыгы булган малайны мыскыллаганнар. Көч кулланганнар, киемнәрен салырга мәҗбүр иткәннәр һәм аны шәрә килеш фотога төшергәннәр, шуннан соң әлеге хурлыклы сурәтләр интернетка таратылмасын өчен акча алып килергә кушканнар.

«Челнинские известия» әлеге коточкыч хәлнең нечкәлекләрен белү өчен малайның әбисе белән элемтәгә кергән.
 
Өлкән яшьтәге ханым үзенең олы оныгы Рәсимгә (исеме этик сәбәпләр буенча үзгәртелгән – ред. иск.) 12 яшь булуын әйткән. Туганнан соң ук табиблар аңа берничә диагноз куйган, шул исәптән күрү проблемалары белән бәйле проблемалары да бар. Малайның күзләренә берничә операция ясалган. Инвалидлык биргәннәр, ул начар күрүчеләр өчен махсус мәктәптә белем ала икән.
 
"Аның гаиләсе 56нчы комплекста яши. Тик ял көннәрендә Рәсим мин яшәгән 62нче комплекска кунакка килә, каникулларын да миндә үткәрә. Ике оныгым бар, алар арасында алты яшь аерма. Кечесе сау – сәламәт, бик зирәк бала, еш кына абыйсы артыннан «койрык» булып тагылып йөри. Ә безнең Рәсим үзенчәлекле, холкы ягыннан – игелекле, беркатлы, сугыш чукмары түгел. Ни кызганыч, сөйләме җитлекмәгән. Әмма безнең микрорайонда аны яхшы беләләр. Моңарчы, оныгымны беркем дә рәнҗетмәде. Рәсим самокатта, велосипедта йөргәндә, бөтен таныш егетләр аңа: "О, сәлам! Йөрергә чыктыңмы?» дип эндәшә иде. Шуңа күрә мин аның белән бернинди дә хәвеф-хәтәр булмаячагына ышана идем", - дип уртаклашкан әби кеше.
 
Хатын-кыз сүзләренә караганда, 22 июнь иртәсендә яңгыр явып киткән. Шуңа күрә оныгы урамга чыгарга җыенгач, аңа җиңсез кофта кидергән. Берникадәр вакыттан соң малай өйгә кире кайткан, ләкин өстендәге кофтасы булмаган.
 
"Бусагада басып тора, өстендә футболка гына: "Әби, акча бир әле", - ди. "Нигә?" дип сорыйм, "Кола сатып алырга телим", диде. Хәзер кибеткә бергә барырбыз, үзем сатып алырмын, дидем. Кофтасы турында да сорадым. Рәсимнең киемнәре мәктәп территориясендәге футбол кыры янында аунап ята, диде кече оныгым. Аның шул тирәдә йөрүе мине гаҗәпләндермәде - футбол карарга ярата иде ул", - дип сөйләгән хатын.
 
Аның сүзләренә караганда, Рәсим аны көтеп тормыйча өйдән чыгып киткән, аннары инде кофтасын да алып кайткан, янә акча сораган. Хатын моңа карап бары кул гына селтәгән…
 
Соңрак әби оныклары белән ишегалдына чыккан. Малайлар биредә калган, ә ул үз мәшәкатьләре белән почтага, кибеткә киткән. Кире кайтса, кече оныгы ишегалдында -самокатта йөри, олысы юк.
"Бераздан балалар өйгә кайтты. Рәсимнең йөзе агарган, күзләрендә шок. Сораштыра башладым, малай рәтләп берни дә әйтә алмый. Шул чакта кечесе барысын да аңлатып бирде: мәктәп артындагы кырда футбол уйнаган зуррак балалар Рәсимнең корсагына, башына туп белән бәргән, аннары чалбарын салдырып фотога төшерә башлаганнар. Аннан көлгәннәр, акча алып кил, югыйсә, фотоларыңны бөтен интернетка чыгарабыз, дигәннәр. Боларны ишетеп хафага төштем. Рәсимнең әти-әнисенә шалтыраттым. Шундук әтисе килеп җитте. Футбол кырына киттем, ләкин анда беркем дә юк иде инде", - дип сөйли хатын.
Әлеге хәл шимбә көнне булган. Дүшәмбе көнне «Электротехнический» полиция бүлегенә гариза язганнар, күрсәтмә биргәннәр, малайның тәнендәге күгәргән эзләрне табибларга күрсәткәннәр. 
 
«Челнинские известия» журналистлары әлеге хәлгә аңлатма бирүләрен үтенеп мәктәпкә мөрәҗәгать иткәч, анда: «Бу хәлгә безнең укучыларның катнашы юк», дигәннәр.
 
"Рәсимне кемнәр мыскыл иткәнен беләбез. Футбол кырында малайларны күргән кешеләр табылды. Фотоларын җибәрә башладылар. Һәм без бу хәлгә катнашы булган үсмерләрнең кем икәнлекләрен ачыкладык", - дигән әби кеше. Хатын-кыз эш озакка сузылыр дип курка.
"Безне судмедэкспертиза нәтиҗәләре белән таныштырмадылар, камералардан алынган видеоны күрсәтмәделәр. Онык үзе чишенгән, диделәр. Без әлегә әйтелгәннәргә каршы килмибез. Ләкин тагын бер кат ассызыклыйсым килә – Рәсим үзенчәлекле бала, ул кешеләрнең мәрхәмәтсезлеге белән дә, мәкерлелеге белән дә беркайчан очрашканы юк!", - ди бәлагә тарыган гаилә.
 
 Соңрак билгеле булганча, 56 нчы мәктәпнең футбол кырында булган факт буенча җинаять эше кузгатылган. 
Фото: фрипик.ком
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы