|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2024 Мәдәният
Ирада Әюпова: «Театр – күңел ачу урыны түгел»Камал театрының яңа бинасында репертуар нинди булырга тиеш? Мөселман киносы фестиваленең исеме ник үзгәргән? Быел «Үзгәреш җиле» фестивале буламы? Бу һәм башка сорауларга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда җавап бирде. Очрашу урыны итеп «Мир» кинотеатры юкка гына сайланмаган. Ирада Әюпова сүзләренчә, елның икенче яртысында булачак төп вакыйгалар күбесе кино сәнгатенә бәйле. Әйтик, август ахырында «Кино за 7 дней» проекты (анда БРИКС илләренең командалары катнашачак), сентябрьдә «Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестивале узачак. Билгеле булганча, халыкара мөселман кинофестиваленең исеме «Алтын Мөнбәр»гә үзгәрде. Бу уңайдан Ирада Әюпова аңлатма биреп узды. – Кинофестивальнең элеккеге исемен кайтардык. Ләкин аның эчтәлеге шундый ук калды. Бу фестивальнең рухи-әхлакый өлеше төшеп кала дигән сүз түгел. Корабны ничек атасаң, шулай йөзә, диләр бит. Гариза бирү кампаниясе карарның дөрес булуын күрсәтте. Хәзер кешегә аңлаешлырак, – диде министр. Исем үзгәртү белән кинофестивальдә катнашырга теләк белдерүче илләр саны да арткан. – Моңарчы төрле сәбәпләр буенча катнашмаган илләр кызыксына башлады. Быел да фестивальнең географиясе киң. 35тән артык ил вәкиле булыр дип көтәбез, – дип сөйләде Ирада Әюпова. Кинофестиваль башкалада 6–11 сентябрьдә узачак. Оештыру комитетына 47 илдән 814 гариза килгән. Нәтиҗәдә конкурс программасына 27 илдән 51 фильм кергән. Башкаларныкына сөенәбез, ә үзебезнеке ни хәлдә? – Бездә чын-чынлап уйланырга мәҗбүр итә торган эшләр бар. Миңа калса, бу бик мөһим. Министрлыкны еш кына, милли кино булдыруга акча аз бирә, дип тәнкыйтьлиләр. Мин иң элек фикер булырга тиеш дип саныйм. Операторлык һәм актерлык сәнгатенең сыйфаты өстендә дә эшләргә кирәк. Бу – бүген без үстерә торган юнәлешләр, – диде министр. Театр Быел театр өлкәсе сөенечле яңалыкларга бай. Ирада Әюпова Татарстан театрларының алты «Алтын битлек»кә ия булуын зур җиңү дип атады. «Без моның белән бик горурланабыз», – диде ул. Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан узган чараларны исә министр шәхси җиңүе дип саный. Болар – Камал театрында «Казанга Тукай кайткан» спектакле һәм Казан циркында «Печән базары» милли тамашасы. – Бу проектлар бик күп бәхәсләр тудырды. «Казанга Тукай кайткан» – искиткеч спектакль. Шөкер, ул бер көнлек кенә булмады, без аның гомерен озайттык. Театрның яңа бинасында да бу спектакльгә урын табылыр дип ышанам, – диде Ирада Әюпова. Ә менә циркта куелган беренче милли тамаша министрның күңеленә бик үк хуш килмәгән. «Шомартасы, эшлисе эшләр бар әле», – диде ул. Сүз уңаеннан, спектакльне 16 меңгә якын кеше караган. – Төрле кайтавазлар килде. Ләкин безнең өчен бу – яңа тәҗрибә. Без цирк аренасында татар телендә спектакль куеп булуны күрсәтергә теләдек. Халыкка ошады, – диде Ирада Әюпова. Күңел ачу урыны түгел Билгеле булганча, Камал театрының яңа бинасын октябрьгә – БРИКС саммитына кадәр төзеп бетерергә ниятлиләр. – Хәзер төзелеш катгый контроль астында бара. Урнаштыру буенча да, репертуар буенча да бик күп фикер алышулар уза, – диде Ирада Әюпова. Мәсьәләнең икенчесе, әлбәттә, күбрәк сораулар уята. Камал театрының яңа бинасында дүрт залга 1,3 мең урын каралган. Ничек итеп барлык төр тамашачыларны җәлеп итәрлек репертуар булдырырга? – Бездә татар телен саклау турында күпләр сөйли. Әмма, әйтик, «Әкият» курчак театрында билетларны рус спектакльләренә алалар… Яңа бина ул – сынау. Милли сәнгатьне тамашачы өчен ни дәрәҗәдә кызыклы итә алабыз? Әлбәттә, хәзер текстны теләсә кайсы телгә җайлаштырырга була. Ләкин монда бит тел генә түгел, рух та кирәк. Татар спектакльләрен тоярга кирәк, – дип уйланды министр. – Бу – безнең өчен, бөтен мәдәниятебез өчен бик зур сынау. Ә, гомумән, без бу театрга лаекмы? Министр буларак, мин үз мәдәниятемнең кызыклы икәнен исбатларга телим. Республика халкына гына түгел, читтән килүчеләргә дә. Яңа бина – безнең үзенчәлегебезне күрсәтү өчен бик яхшы корал. Моның өчен анда барлык шартлар да тудырыла. «Без милли мәдәниятне артык гадиләштерәбез. Театр ул – күңел ачу урыны түгел. Уйлый белә торган яңа тамашачы тәрбияләргә кирәк». «Кайнар» сорау Театр турында сөйләшкәндә, журналистлар министрлыкның Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка карата ачылган җинаять эше турында фикере белән дә кызыксындылар. – Мин эмоцияләргә бирелмәскә киңәш итәр идем. Ике төшенчәне аерырга кирәк: иҗади шәхес Раил һәм театрның административ төзелеше. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Документаль рәвештә хокук бозулар булмаганы расланса, барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Бүген һич кенә дә бер-береңне гаепләргә ярамый. Аек акыл белән вазгыятьне ачыкларга һәм алга таба барырга кирәк, – диде министр. – Раилне мин бик хөрмәт итәм, аның үзенең иҗади йөзе бар, ул бик талантлы. Әле 15 ел элек Буа драма театры репертуарында күбрәк юморескалар иде, хәзер аларда яхшы, җитди әсәрләр бик күп. Театрның дәрәҗәсе Раил, аның күзаллавы аркасында үзгәрде. Эстрада Быел Казанда «Үзгәреш җиле» фестивале үткәрелмәячәк. Ирада Әюпова моны башкалада БРИКС үткәрелүгә бәйләп аңлатты. – Артистларның эше тыгыз булачак. Чөнки «Үзгәреш җиле» ул бер концерт кына түгел, ул бик озакка сузылган процесс – репетицияләр, номерның образын формалаштыру. Шуңа быел ул берничек тә уза алмый, – диде министр. Алдагы елларда «Үзгәреш җиле» фестивале узармы – анысы әлегә билгесез. Фото: Реальное время
Ләйсән САФИНА |
Иң күп укылган
|