|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
23.07.2024 Шоу-бизнес
Сәидә Мөхәммәтҗанованың үзбәк телендә КЛИБЫ чыктыТатар җырчысы һәм Ovoz музыкаль шоу (Россиядәге «Голос» телевизион тапшыруының үзбәк варианты) ярымфиналисты Сәидә Мөхәммәтҗанованың Unutma meni («Онытма мине») җырына клибы чыккан. Композиция үзбәк телендә язылган. You Tube видеохостингында чыккан видео 24 сәгать эчендә 15 мең карау җыйган, дип яза Татар-информ. «Кадерлеләрем, мин үзбәк телендә мәхәббәт турында «Unutma meni» (Кумуш Раззокова) дигән искиткеч һәм күңелгә үтеп керерлек җырның чыгуын бик көттем. Кыска вакыт эчендә без хәтта клип та төшердек», – дип язган җырчы үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә. Ул шулай ук тиздән «яхшы хәбәр» булачагын вәгъдә итә.
--- |
Иң күп укылган
|