|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2024 Җәмгыять
Бал хаклары күпмегә арткан?Җәйнең иң тәмле һәм умартачылар өчен иң кызган чорына җиттек. Һавага башларны әйләндерерлек бал исе таралды. Тик быел умартачылар балның азрак булуын әйтә. Аз булгач, бәяләре дә кыйммәтрәк булачак, димәк. Бал хаклары күпмегә арткан? Без шуны белештек. – Акрынлап бал уңышын ала башладык. Уңыш бик зур булмаса да, начар дип әйтеп булмый. Хәер, әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәктер әле. Без гадәттә август урталарында гына чын нәтиҗәне ясый алабыз, чөнки әлегә җыярга чәчәкләр күп. Тик һава торышы гына бозылып китте, мондыйда инде кортлар бал җыймый тора, – ди Теләче районының Күкчә авылында яшәүче умартачы Нияз Сабирҗанов. Аның сүзләренчә, узган елгы шикелле үк, юкә балы быел да урыны-урыны белән генә булачак. Ә чәчәк балы мул булырга охшап тора, ди ул. – Без 3 литр балны 1700 сумнан сатабыз. 2000 сумга да сатучылар бар. Узган ел 1500 сумга тәкъдим иткән идек, быел бераз күтәрергә булдык, чөнки бал барыбер азрак булачак һәм чыгымнар да артып тора, – диде Нияз. “Кукмара балы” кооперативы җитәкчесе Таһир Бариев та уңышның азрак булачагын фаразлый. Умартачылар июньдә тузганак балын аертсалар, хәзер кемдер чәчәкнекен, кемдер юкә балын ала башлаган. “Урак өсте” август урталарына кадәр дәвам итәчәк. – Беренчедән, көздән үк кортлар үлә башлап, язга республикада баш саннары 20-30 процентка кимеде. Язга да бик нәзберек, хәлсез булып чыктылар. Икенчедән, язгы суыклар кортларга үрчергә комачаулады. Бер ояда 80-100 мең корт булмаса, күп итеп бал җыя алмыйлар. Шуңа күрә умартачылар язын күче артсын өчен тырыша. Өченчедән, артык эссе булгач, чәчәкләр нектарны аз бирде. Юкәне кырау суккач, чәчәкләре бар җирдә дә булмады. Шуңа күрә әлегә аның уңышы күпме буласын әйтеп булмый, – ди ул. Данлыклы умартачы сүзләренчә, Татарстанда бал бәяләре 10-15 ел дәвамында тотрыклы кала килә. – Быел умартачылар тырышлык һәм инфляцияне исәпкә алып, чәчәк балын 1800-2000 сумга, юкә балын 2200-2500 сумга тәкъдим итәргә уйлап торалар. Бәясенә карамыйча, һәр кешенең өстәлендә бал торырга тиеш дип саныйм, чөнки ул бик файдалы. Үзен яраткан кеше бал ашарга тиеш, – ди ул. Нияз Сабирҗанов әйтүенчә, соңгы елларда бал сатып алучылар саны кими, клиентлары башлыча өлкән яшьтәгеләр, ә яшьләр балны читләтеп уза яки аз-азлап кына ала. Ә менә Вакыйф Сәгыйтовка быел уңыш елмайган: аның кортлары иң затлылардан саналган юкә балын җыя алган. – Июль башларында кортлар юкә балын җыя башлады. Чәчәге күп булмаса да, озак торды. Шуңа күрә бал яхшы булды. Кыйммәте, файдасы буенча иң яхшы бал да юкәнеке, – ди ул. – Бер оядан якынча 32-35 кг бал чыкты. Хәзерге вакытта кортлар чәчәк балында эшли. Анысы күбрәк булачак. Узган еллар белән чагыштырып әйткәндә, башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Үземнеке умарта башына 35 кг чыгарга тиеш дип торам. Ләкин безнең бит баш саннары кимеде. Элек 60-70 умарта тотып, 2шәр тонна бал ала идем. Быел кыштан 23 кенә умарта чыкты. Язын тырышып эшләп, аларны 40 башка кадәр арттырырга ирештек. Без килгәндә Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Айрат Таһиров та улы белән бал аертып йөри иде. Йөзендә елмаю, күңелендә – канәгатьлек. – Уңышны начар дип әйтеп булмый. Кортлар тырышып эшләгән – бал бар. Быел инде өченче тапкыр аертабыз. Беренчесен 28 июньдә җыйдык. Бал бәяләре төрлечә. Бездә уртача 1700 сумнан саталар. Юкә балы кыйммәтрәк, тик быел юкә чәчәк атканда суыклар булды, икенчедән, ефәк күбәләге зур зыян салды. Шуңа күрә юкә балы юк, – диде ул. Берочтан Башкортстандагы умартачыларның да хәлләрен белешеп алдык. Шаран районының Бурсык авылында яшәүче Фирдәүсинә Исмәгыйлева әйтүенчә, быел бал азрак, бәясе дә арзанрак. Сентябрьләргә тагын да төшәчәк. – Без 3 литр чәчәк балын 1500 сумга сатабыз. Ала башладылар инде. 1800 сумга да, 2000 сумга да тәкъдим итүчеләр дә бар, – диде ул. Нияз Сабирҗановтан бал сайлау буенча киңәшләр: Беренчедән, балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз. Сыналган кешедән алсагыз, оттырмассыз. Казанда узган ярминкәләргә дә яхшы умартачылар килә. Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була. Тәмле бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра. Калак белән алып, сузып караганда, чын бал өзелми. Сузылучан була. Калакта беткәч, өзелә, әлбәттә, тик анда да яхшы бал өзелгән урыннан өскә менеп китәргә тиеш. Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала. Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Чиста юкә балы булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала. Балны кабап караганда, тәменә генә алдана күрмәгез. Халык телендә “Кытай балы” дип йөртелгән ризыкка төрле тәмләткечләр кушыла. Кышын бал сатып алырга килүчеләр арасында аптырап: “Бал сыек була бит”, – дип сораучылар да бар. Ул вакытта чын бал да куелана, төбенә утыра башлый. Балның файдасы: Һәрбер балның үз дәвалау сихәте, тәме бар һәм кеше организмына үзенчә файдалы. Көнбагыш балында шикәр аз. Карабодай балында тимер күп. Шуңа күрә аны йөрәк һәм шикәр авырулары булган кешеләргә тәкъдим итәләр. Аллергиядән интегүчеләр өчен фацелия балы шифа бирә. Чәчәк балы иммунитетны күтәрә. Юкә балы салкын тигәндә булыша, сулыш юллары системасына файдасы зур. Җылы суга салып эчкәндә, тынычландыра, гәүдәне йомшарта. Бәяләр: Чәчәк балы (3 литр) – 1700-2000 сум Юкә балы (3 литр) – 2200-3000 сум Кәрәзле бал (1 кг) – 800-1000 сум Прополис (1 кг) – 5000 сум
--- |
Иң күп укылган
|