поиск новостей
  • 18.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 18.04 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.04 "Микулай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 12+
  • 19.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 19.04 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 19.04 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 19.04 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 20.04 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 20.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 20.04 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 20.04 "Әлифба: хәреф дөньясында" Кариев театры, 11.00, 2+
  • 20.04 "Матур-Сity" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 22.04 "Мәхәббәт FM" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.04 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 22.04 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 23.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сәлам, Актәпи!" Кариев театры, 13.00, 3+
  • 24.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Казанда Ак.Сахаров урамында 1 бүлмәле фатир озак вакыткаарендага бирелә. 89172930043
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659

Архив
 
22.07.2024 Җәмгыять

Бозлы җәй: Саба, Арча, Тукай районнарына кыш килеп киткән

Бәрәңге сабаклары егылган, чөгендер, кәбестә яфраклары тишкәләнгән, алма, чияләр коелган. Кичә Арча, Саба, Тукай районнарында явып үткән боз “эше” бу. Тукай районының Мусабай–Завод авылында түтәлләр бозлы суда йөзгән.

Кайбер җирләрдә чиләкләп яңгыр орган. “ВТ”хәбәрчесе әлеге авылларда яшәүче халыкның хәлләрен белеште.

–Кичә көндезге 1нче ярты тирәсендә зират ягыннан кап–кара болыт килде дә бозлы яңгыр коя башлады. Яшен дә яшьнәде. Куркудан верандага чыгып тордым. Ишек алдыннан ташу акты. Күрше авылларда андый хәлләр ишетелмәде, –ди Арча районының Югары Пошалым авылында яшәүче Гөлгенә Гыйниятова. – Күңелне тынычландыру өчен бакчага чыгып кердем. Ике сәгать элек яуса да, әле бозлар һаман эреп бетмәгән. Бәрәңге сабаклары ауган, әмма әллә ни зыян килмәгән. Чөгендер яфраклары, кәбестәләр тишкәләнгән. Кишерләр әйбәт кенә утыра үзе. Ташкабакларны алдан җыйган идем. Чия, алма бик нык коелган.

Саба районының Кызыл Мишә авылында да – шундый ук хәл.

– Бездә бүген ярты сәгатьләп боз яуды. Бөтен җир ап–ак иде. Бәрәңге буразналары да боз белән тулды. Ташкабак, кыяр, помидор, чөгендер яфраклары кискәләнгән. Помидор чәчәкләренә зыян килгән. Көн әле һаман җылытып җибәрмәде. Җылытса, үсеп тә китәр, бәлкем. Әмма көтелгән уңыш булмаячак. Чәчәкләр дә кызганыч. Җәй көне бездә мондый боз яуганы юк иде әле, –ди Рәмзия Дәүләтова.

Тукай районының Мусабай–Завод авылында бүген яңгыр явар дип һич көтмәгәннәр. Тик әллә каян кечкенә генә бер болыт кисәге күренгән дә бар дөньяны боз белән тутырган. – Бик нык кыздырды бүген. Сәгать 2ләр тирәсендә бакчага чыгып, чәчәкләргә су сиптем. Хозурлыкка сокланып йөрдем. Ташкабакларны өздем. Кыярлар да өлгергән. Алары калып торсын, дидем. Өйгә ашарга кергән идек, бозлы яңгыр яварга тотынды. Әле ярый чүлмәктәге петунияләрне ташып өлгердек. Боз 20 минут тирәсе койгандыр. Өйдән генә карап тордык. Бәла–казаны туктатып булмый бит. Башка елларда ватсапка җибәрелгән “бозлы фото”ларга карап аптырап утырсак, быел үзебезгә килеп җитте, –ди Гөлшат апа Салихова. Яңгырдан соң бакчага чыгып карасалар, анда да башкалардагы кебек үк тамаша. Кыярлар – сабакта, тик яфраклары калмаган. Башка яшелчәләр дә егылган. Чәчәкләрнең матурлыгы беткән. Кызганыч, әлбәттә. Әмма Гөлшат апа үзен тыныч тота: “Кибеттә булыр әле, илгә бәла–каза килмәсен. Монысына гына түзәрлек”, –ди.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.07.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы