поиск новостей
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.02 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 18.02 "Кар иле патшабикәсе" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 18.02 "Хәят" Кариев театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.02 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.02 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.02 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 18.30, 12+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.02 "Корт" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 22.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.02 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 22.02 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 23.02 "Телсез күке" Камал театры, 17.00, 12+
  • 23.02 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Февраль
  • Айгөл Хәйруллина - алып баручы
  • Галимҗан Баруди (1857-1921) - галим
  • Айрат Фаррахов - дәүләт эшлеклесе
  • Ришат Шакиров - прокурор, блогер
  • Нәсимә Столярова - дәүләт эшлеклесе
  • Рәгъде Халитов - музыкант
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
Архив
 
20.07.2024 Мәдәният

Хәлимә Искәндәрова: «Улымны бик юксынам. Мин кичергәннәрне дошманыма да теләмим»

Галиәсгар Камал театры актрисасы Хәлимә Искәндәрова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Авыр тормыш юлы турында ул болай дип уртаклаша.

– Ирегез Николай белән ничек таныштыгыз?
– Мине бер йортка фатирга керттеләр. Бу йорт хуҗасының улы бик каты эчә иде. Әнисе янына килеп,  акча кыскан чаклары булгалады. Ул миңа тимәде, әмма тавыш күтәргәч, барыбер куркыта. Ә мин спектакльдән соң, кич белән генә өйгә кайта идем. Йорт хуҗасының тәрәзәләрендә ут сүнгәнче, өй янында Булак буенда көтеп тордым. Шундый көннәрнең берсендә ике мәскәүләрчә киенгән ир-ат очраттым. Мәскәүләрчә зәвыклы киенгәч, вокзалга юл тоталар дип уйладым. “Сезгә кич белән куркыныч түгелме соң?” – дип сорадылар. Курыксам да, юк дип кенә җавап кайтардым. Шулай берничә тапкыр очраштык без. Аннан миңа тулай торактан урын бирделәр. Кибеттән өйгә кайткан арада очрашып, шуннан сөйләшеп, танышып киттек инде. Казанны бөтенләй белмәгәч, Николай миңа Казанны күрсәтә башлады. Ул бик итәгатьле, белемле, тәрбияле, Казанны бик ярата иде. Бик зәвыклы киенеп йөрде, мин аны Аполлонга тиңләдем. Николайның әтисе Мәскәүдә бик югары дәрәҗәләрдә эшләгәчтер дә, бәлкем, бик зәвыклы киенгәндер.  Ул - беренче һәм бердәнбер мәхәббәтем. Николай 7 тапкыр инсульт кичерде, сигезенчесе соңгысы булды. Ирем вафатыннан соң, 2 ел узгач кына хыянәте турында белдем, менә шул вакытта гына көнләшә башладым. Хәзер шундый ачу килә бит. 

– Хәлимә апа, бала кайгысы да сезнең башыгыздан үткән. Игорь Носов бик дәрәҗәле кеше иде бит. "Иннополис" махсус икътисади зонасы ААҖ, аннан Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясенең башкарма директоры вазифаларын үтәде. Ул балачактан ук сәләтле бала идеме? 
– Ул 4 яшендә үк безнең театрда “Монда тудык - монда үстек” спектаклендә берүзе сәхнәгә чыгып, баланы уйнады. Марсель Хәкимовичка: “Ул бит сәхнәдән куркыр”, - дип әйттем. “Ул бит Искәндәров түгел, ә Носов”, - дип әйтеп куйды. 4 яшь кенә булса да, шундый үтемле, мәгънәле өзекләрдә катнашты. “Зәңгәр шәл”дә дә капка башында утырды, бик сәләтле бала иде.  Улым татарча бик әйбәт сөйләшә иде. Мәктәпкә кергәч тә, директор: “Бик интересный бала бу”, – диде. Аның йөреше дә тумыштан генералныкы кебек иде.  Акыллы, зиһенле бала булды ул. 7 нче сыйныфта укыганда: “Әнием, акыл өйрәтмә инде. Үпкәләмә миңа, син бит гомер буе кеше язганны ятлап сөйлисең”, – диде, шуннан соң улыма акыл өйрәтмәдем (көлә). Без беркайчан да дин турында сөйләшмәдек, әмма анда булган иман, нурны сүз белән аңлатырлык түгел иде. Кечкенәдән әнием белән мәчеткә йөрде. Кайвакыт аның сүзләре шаккатырды. “Кайдан белән икән ул аны?” – дип тә уйлап куя идем.

– Ирегез  бала белән татар телендә аралашуыгызга каршы килмәдеме?
– Николай һәрвакыт: “Бала – ана телен белергә тиеш”, – дип әйтә иде. Ә улымның теле татарча ачылды, чөнки Игорь русча сүз әйтсә, бөтенләй ишетмәмешкә салыша идем. “Бәтәч, улым, син миңа әйтәсеңме?” - дип әйтеп куйганым булды. Татарча “әни” дигәч кенә, сөйләшә башлый идем.  Җиңги: “Иртәгә гастрольдән мамаң кайта”,  - дигән булган. 7 яшьлек улым: “Мамалар урам тулы, ә минем әнием бар”, - дигән. 

– Улыгызның үлеменә 2 ел булды. Кайгылы хәбәрне кемнән белдегез?
– Кодагый килгән иде. Аның йөзе бөтенләй кечкенә генә калган кебек тоелды. “Хәлимә утыр”, – диде. Игорьнең үлеме турында ишеткәч, мин акырганымны гына хәтерлим. Аның вафатыннан соң, яшисем килмәде. Бер нәрсә ашый да, эчә дә алмадым. Миңа хәзер дә бу хакта сөйләргә кыен. Улымны бик юксынам. Мин кичергәннәрне дошманыма да теләмим. Әмма яшәргә кирәк икән, Илгизә.

– Сез бәхетлеме?
– Мин гел бик бәхетле булдым. Улымның китүе җанымны бөтенләй бетерде. Тәнем бар, әмма җаным юк. Мин һаман кайгы, хәсрәттә яшим.  Калган сынауларны сынау дип тә атый алмыйм. Тик тормыш дәвам итә. Аллаһы Тәгалә биргән вакытны кыскартып булмый. Бик авыр булса да, тормыштан мәгънә, ямь табып яшәргә кирәктер.  Әле дә театрда эшлим. Менә октябрьдән 8 серияле рус сериалында төшәчәкмен. Димәк, минем әле кирәгем бар, эшләнеп бетмәгән эшләр бар бу дөньяда.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы