поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
19.07.2024 Язмыш

«Кызыгызны бала тудыру йортында алмаштырганнар»

Мәскәү өлкәсендәге гаилә, ире хатынын хыянәттә гаепләгәнче, унбер ел чит бала тәрбияләгән. Бу хакта “Комсомольская правда” яза. Өч ел элек Мәскәү өлкәсеннән 43 яшьлек Татьяна Солдатованың тормышында күңелсезлекләр башлана. Ирендә ул хыянәт итә дигән шик барлыкка килә.

Һәм барлык балалары да аннанмы икәнне белер өчен ДНК-тест тапшыра. Солдатовлар өч бала тәрбияли: ике кыз һәм бер малай. Менә шунда бер кызының үзенеке булмавы ачыклана да инде...
 
Света 2012 елның августында туган. Татьяна бухгалтер булып эшләгән, ире Виктор (исемнәре үзгәртелгән) – юрист. Гаиләдә инде олы кызлары Настя үсеп килә, аңа сеңелкәш алып кайтабыз дип сөенә әти-әни. Ләкин 28 нче атнада Татьянаның тулгагы башлана. Ир белән хатын ул вакытта Павловский Посадта яшәгәннәр. Татьяна Мәскәүдә тудырырга планлаштырган була, ләкин анда кадәр барырга вакыт калмый, аны Павлово-Посадский үзәк хастаханәсенә алып китәләр.
 
Кыз дөньяга вакытыннан алда туа, аны кувезга уранштырып, үзе кебек иртәрәк туган сабыйлар яткан палатага күчерәләр. Татьянаны анда кертмиләр. Светаны ул бер генә тапкыр күреп кала. 
 
– Балалар барысы да бер-берсенә бик охшаганнар, күзләре йомык килеш яталар иде. Исемдә калган бердәнбер әйбер – чәче. Ул чәчле булып туды, – дип искә ала Татьяна. 
 
Тиздән табиблар Светаны Королев хастаханәсенә яңа туган балалар патологиясе бүлегенә күчерергә кирәк, дип карар кыла.
– Кызымның йөрәге туктаган. Бәхеткә каршы, аны коткардылар! Һәм Светаны күчергәндә, миңа аны тотып торырга бирделәр. Одеялга төрелеп, йөзе генә күренеп тора иде, – ди әнисе. 
 
Татьяна Королев шәһәренә ашыгыч ярдәм машинасында кызы белән барырга теләгән, ләкин аны кертмәгәннәр. Шуңа күрә хастаханәгә ул үз юлы белән бара. 
– Мине палатада кирәкле кувез янына алып килделәр. «Менә сезнең кызыгыз», – диделәр. Ә мин карадым да, көрсенеп куйдым: «Беләсезме, ул ничектер башка». Табиблар: «Балалар үзгәрә», – дип кул гына селтәделәр.
 
– Кан анализларында да бар иде аерма, – ди хатын. – Павловский Посадта ук билгеләделәр аның кан төркемен. Аның өченче тискәре төркем иде. Ә инде Королевтан чыкканда, тискәре ягы уңай булды. Шунысы кызык, мин бер палатада яткан хатынның кызының кан төркемен билгеләмәделәр. Чыккан вакытта анализ ясадылар. Аның да өченче тискәре төркем иде! 
 
Татьяна шул вакытта ук нәрсәдер булуын сизенә, ләкин табиблар аны борчылыр урын юк дип ышандыралар.
Вакытлар узу белән Татьяна Светаның гаиләдәгеләрнең берсенә дә охшамавына игътибар итә башлый, шул ук вакытта ул уйларын кире кагарга тырыша. Үзен шуңа ышандыра: Света җитлекмичә туган бала, бу аңа тәэсир итми калмагандыр. 
 
Тиздән Татьяна Виктор көтеп алган улын таба. Әмма ул вакытка гаиләдәге тынычлык бетә. Ирендә Татьяна аңа хыянәт итә дигән шик туа. Хатын түзми, аңа ДНК-тест ясарга тәкъдим итә. Ире шулай эшли дә, соңыннан бөтен кәгазьләрен хатынына тапшыра.
– Мин экспертиза кәгазен тотып торам, әмма бернәрсә дә аңламыйм: «Бу нәрсәне аңлата?» Ә ул: «Нәрсәсе аңлашылмый? Света миннән түгел!" – ди. 
Ул кызның башка әтисе була алмавын төгәл белә, шуңа күрә лабораториядә тавыш куптара. 
 
– «Сез ялгышкансыз, ә минем тормышым җимерелде», – диде аларга. 
Виктор аны балалары белән бергә өйдән куып чыгара (гаилә аның фатирында яшәгән). Ләкин соңыннан кире кайтуларын сорый. Шуннан соң Татьяна моны ничек бар, шулай калдыра алмавын аңлый һәм анализлар бирергә китә.
 
– Мин дөрес нәтиҗә килер, Светаның әтисе ул дип ышанган идем. Ләкин анализ тискәре иде, һәм минем дөнья үзгәрде.
Татьяна Светаның биологик кызы булмавын белгәннән соң да тормышлары тынычланмый. Ире көнләшүен дәвам итә. Татьяна исә үз кызы турында уйлый: кайда ул, аның белән барысы да яхшымы, нинди гаиләдә тәрбяләнә? 
Солдатова кызны үзләргә була, прокуратурага барып гариза яза. Тикшерү озак бара. Нәтиҗәдә балаларны Королевта алмаштырулары ачыклана. Прокуратурага шул вакытта хастаханәдә булган барлык пациенткаларның исемлекләрен тапшырганчы ук, Татьяна үзе шунда барып, табиблар белән сөйләшә. Тегеләре инде бу хәл турында белгән булалар һәм хәтта Викториянең – Татьяна белән бер палатада яткан хатынның социаль челтәрләрдәге битен дә күрсәтәләр. Ләкин медперсонал хатасын танырга теләми.
 
Татьяна Виктория белән элемтәгә керә. 
– Мин аңа үземнең тарихымны сөйләдем һәм ДНК-тест ясарга җыенмыйсызмы дип сорадым. Ләкин аның ире каршы иде, ул үз балам диде. Шуннан соң мин аларга турыдан-туры, бәлки, минем кызым сездә, ә сезнең кыз миндә яшидер, дидем. Мин еладым, ә алар дәшмәделәр. Шуннан Виктория: «Син аны бездән алып китәсеңме?» – дип сорады. Әлбәттә, ул минем уемда да түгел иде, – ди Татьяна.
 Аның гаиләсендәге хәлләр исә мөшкелләнә генә бара. Өлкән кызы Анастасия (хәзер аңа 16 яшь) әти-әниләренең еш кына кычкырышуларын сизеп ала һәм алардан барысы турында да сөйләвен сорый.
 
– Настя башта истерикага бирелде. Әмма аннары үзе үк биологик сеңлесе белән аралашырга теләвен әйтте. Без балаларны – үз кызыбыз Юля белән Светаны таныштырдык, ерак туганнар дип аңлаттык. Юлия ул гаиләдә бердәнбер бала, шуңа күрә яңа туганнары барлыкка килүгә сөенде генә. Кызлар үзара аралаша башладылар. Без шулкадәр якынайдык, алар вакытларын гел бергә үткәрәләр. Әле бер әнидә, әле икенчесендә куналар.
Шулай итеп, һәр гаилә аларның кызларының ничек үсүен күзәтә ала, башка әти-әниләрдә булса да. 
 
P.S. Ике гаилә дә Королев хастаханәсе белән судлашкан. Әти-әниләр табиб хатасын исбатлый алган. Суд алар ягына баса һәм һәр гаиләгә хастаханәдән берәр миллион сум компенсация билгеләнә. 
 
Виктор белән Татьяна барыбер аерылышалар. Хатын, элеккеге иреннән аерым яшәү өчен, компенсация акчасын яңа фатирга алырга тота.
Кызлар үзләре бу хәлләрне беләләрме? Татьянаның кызы Света белә. Ә менә аның биологик кызы Юлиягә алар белән бала тудыру йортында булган хәл турында сөйләмәгәннәр. 
 
– Светаага әйткәч, истерика булыр дип көткән идем. Ләкин ул тыныч булды. Нәрсәдер турында сизенгәнен әйтте, – ди Татьяна.
 
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы