|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.07.2024 Шоу-бизнес
Лилия Гиматдинова: «Диңгезгә батып үлә яздым. Исән калуым - могҗиза»Җырчы Лилия Гиматдинова үзенең куркуын җиңеп чыгарга булган. Бу хакта ул үзе сөйләгән: – Мин инде күптән йөзү дәресләренә язылырга теләдем. 2021 елда мин Дубайдагы диңгезгә батып үлә яздым. Агым мине ярдан диңгез тирәнлегенә берничә дистә метрга алып китте. Исән калуым – могҗиза! Бу вакыйганы минем якын туганнарым гына белә. Шуннан бирле судан куркам. Менә йөзәргә өйрәнергә булдым, тренер белән шөгыльләнәчәкмен. Үзлектән генә йөзәргә өйрәнгән идем, шуңа күрә озын дистанцияләргә йөзә алмыйм. Уңышлар теләп калыгыз, – дип язган җырчы социаль челтәрендә.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|