поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.06.2011 Җәмгыять

Ә сез Таитида булдыгызмы?

Күпләрегезнең Кеша атлы тутый турындагы мультфильмны караганы бардыр. Шул мультфильмның бер сериясендә симез мәче, иренеп кенә, ишек алдындагы кош-кортка: «Ә сезнең Таитида булганыгыз бармы?» – дигән сорау бирә.

Чыннан да, кайда ул Таити? Нинди ул? Бу оҗмах утравын карап кайту һәркемгә дә тәтеми, чөнки бирегә сәяхәт кылу өчен гади кешегә ашамый-эчми озак еллар акча жыярга туры килер иде. Я хәзинә табарга, я өеп мирас алырга... Ә менә гомере буе төзелеш-монтаж идарәсендә тракторчы булып эшләгән, гап-гади эшче Исмәгыйль абыйга язмыш хатыны Хәтирә апа белән шушы утрауда ял итеп кайту мөмкинлеге биргән.

 

– Чаллы шәһәре салына башлаганнан бирле монда инде мин. Гел бер оешмада эшләдем, – дип башлады сүзен Исмәгыйль абый. – Җитәкче булырга атлыкмадым, гомеремне үзем яраткан эшкә багышлап, лаеклы ялга чыктым. Ә Хәтирә апаң гомер буе матур тормышка кызыкты. Аның өчен күрше Камил гел үрнәк иде. Имеш, әнә, Камил укыды, начальник булды, балаларына коттедж салдырды, машинасын алыштырып тора. Ә мин, имеш, намуслы хәерче. Югыйсә, ач булмадык, фатирыбыз бар. Балалар да урамда йөрми, укып та чыктылар. Һәркемнең үз язмышы икәнен хатынга аңлатып буламыни?! Интеллигент Камил миннән өстен булды . Шуңа бу күршемне бер дә сөймәдемЙ

 

Гомерен үзе яраткан эшкә багышлавы, зур байлыклар тапмаса да, булганына шөкерана кылуы белән дә хөрмәткә лаек иде Исмәгыйль абзый. Аның белән сөйләшеп утыруы да күңелле. Яраткан шөгыле – китап уку. Бигрәк тә чит илләр, чит халыклар, аларның тормышы белән кызыксына. Иң яраткан тапшыруы – “Сәяхәтчеләр клубы” икән. Гомеренә бер дә чит илдә булмаган үзе, бик теләсә дә, Хәтирә апаны да курортларга йөртә алмаган.

 

– Беркөнне “Эх, үтте гомер, булмады дөнья күреп! Әнә, Камил гаиләсе белән Парижга очты. Тагын путевка алганнар. Жәйге ялларында гел чит илгә чыкмый калмыйлар”, – дип сукранган хәләлемне тыңлый-тыңлый почта актара идем, нотариуска чакыру кәгазе килеп төшмәсенме? Ни уйларга да белмәдем, шулай да хатынга күрсәтми торырга булдым. Ә инде соңрак, Петербургта ялгызы гына яшәгән абзыемның, фатирын миңа мирас итеп калдырып, үлеп китүен белгәч, аяк асларымнан җир шуып киткәндәй булды.

 

Менә шуннан башланды да инде. Моңа кадәр Казаннан ары киткәнем юк иде, бу юлы мирас артыннан йөреп, Питерга кадәр барып життем. Озаклап сөйләп тормыйм, кыскасы, фатирны сатып, акчасын кассага салдым мин моның. Бу безнең өчен гомер күрелмәгән акча бит. Ник, мин әйтәм, форсаттан файдаланмаска? Күпме яшисебез калгандыр, барыйк, күрик ичмасам берәр чит илне. Шулай эшләдем дә! Путевканың иң кыйммәтлесен – моңа кадәр телевизордан гына күргән Таитины сайладым. Камил кадәр Камилнең дә анда булганы юк әле. Эче пошып хәле бетсен күршенең, хатын да мине күбрәк хөрмәт итә башлар, мин әйтәм.

 

Юл бик озак, азаплы булды. Самолетка утырганы булмаган Хәтирәм дә арыды, үзем дә ялыктым. Тик Таитига килеп төшү белән, бар арыганнар онытылды. Без бер атнага оҗмах бакчасына чумдык. Биредә табигать кеше бәхете өчен барын да яраткан. Дөньядагы оҗмах икән ул – Таити. Биредә яшәү көче арта, җан тынычлана, тормыш бер матур җирендә тукталып калгандай тоела башлый.

 

Француз Полинезиясе биләмәсе булган Таити ике зур гына утраудан тора икән. Без Таити-Нуи дигән өлешендә урнаштык. Башкаласы – Папеэте. “Су тулы чиләк” дип тәрҗемә ителә икән “папеэте” дигән сүз. Чынлап та, бу “мәхәббәт утравы”нда (җирле халык үзе шулай дип йөртә) кешегә кирәкле һәр нәрсә бар. Матур табигать тулысы белән абагасыман агачлар, кокос, банан пальмалары, ипи агачы һ.б.ларга төренгән. Төрле-төрле ят җимешләр, аллы-гөлле чәчкәләр, ак комлы, чиста сулы пляжлар, тәмледән-тәмле ризыклар – биредә бар да бар.

 

Без су эченә кертеп салынган, камыштан үргән бунгало-йортларда яшәдек. Гомер булмаганны, шушы бер атна эчендә хатын белән бер кат та сүзгә килмәдек. Яңа өйләнешкән парлардай кулга-кул тотышып кына йөрдек, кочаклашып йокладык, океан буенда кояш баеганын карап, тәмле сулар эчеп хушландык. Кайчак, үземнең шушы оҗмахта икәнлегемә ышана алмыйча, төшемме-өнемме дип, үземне чеметеп тә куйгаладым. Ул мәрҗәнле су асты кыяларының матурлыгы... Махсус дайвинг (махсус костюм киеп су астында йөзү) өчен генә барлыкка китерелгән диярсең. Без анысын да “татып” карадык. Серфинг дигән нәрсәне күзәтеп (монысы зур дулкыннар өстендә махсус тактага басып йөзү), шаклар катып яр буенда ничә сәгать утырганбыздыр. Бу хикмәтләрне сөйләргә көн житмәс. Хәтирә апаң, мөкиббән китеп, кая чакырсалар, шунда экскурсиягә чапты. Таитилар телен белү түгел, урысчаны да чамалы сукалый Хәтирә. Шулай да, башка туристлар белән нидер сөйләшкән була, көлешкән була. Безнең илдә кешеләрнең йөзе усал, арыган, сөйләшүләре дорфа булса, болар исә гел елмаеп торалар. Ни сорасаң да кире какмыйлар, бик ягымлылар. Һиндстанда сыер изге саналса, Таитида туристлар “изге” икән. Чөнки илгә кергән бар акчаны туристлар алып килә. Шуңа биредә аларны аеруча яраталар һәм саклыйлар. Жинаятьчелек юк диярлек. Урлашулар да юк. Чын ялның, тормышның рәхәтлеге ни икәнен шушында аңладык. Гомер эчендә бер мондый дөнья рәхәтенә таруыбыз могҗизадай тоелды.

 

Яшьлектәчә мәхәббәт яңарткан, көндәлек тормышка яңа нур өстәгән бу утрау бичәмне дә үзгәртте бит. Көн дә матур чәчәкләр бүләк иттем аңа, утрау кызларыныкы төсле юка ефәк күлмәк тә алып кидердем. Кулларыма еллар буена утырган мазут карасын океан суы юган кебек, ката башлаган күңелне дә эретте бу утрау. Бичәм дә, тракторчы хатыны димәссең – чәчәк атты, елмаеп кына тора башлады. Якын кешеңнең шушындый канәгать елмаюы өчен әллә ниләр бирерсең,билләһиЙ

 

Рәхәт көннәр бик тиз үтеп китте. Кайтасы һич кенә дә килми иде. Утраудагы соңгы көндә саубуллашу киче ясап, Хәтирәмне иң кыйммәтле ресторанга алып кердем.

 

Ресторан хезмәткәрләре үз телләрендә сөйләшә, азрак инглизчә, азрак французча белә. Әмма без боларның берсен дә аңламыйбыз. Ишарәләп тырыша торгач, иң тәмле ризык соравыбызны аңлата алдык. Эчемлекләр белән бергә, тәлинкәгә салынган зур яфрак китереп куйдылар болар. Ни күрик, шул сусыл яфрак өстендә юан гына, озынча, төкле тәнле селәүчәнгә охшаш корт йөреп тора. Ул шуышкан саен артыннан сузылып лайлалы эз кала. “Моңа кадәр европа ашлары гына ашаттылар. Монысы җирле кухняның деликатесыдыр инде”, – дидем бичәмә. Хәтирә исә, укшудан куркып авызын япкан да, миңа карап утыра бирә. Хушлашу киченең ямен жибәреп, аның каршында хурга каласым килмәде. Нишләп куркып торыйм соң әле, мең чакрым җир килергә курыкмаганны, бер тапкыр корт ашап карарга да була дип уйладым эчемнән генә. Имеш, хатын алдында шунда ук бер буйга үсәм бит. Кая ул интеллигент Камилгә мондый батырлык! Ашау түгел, күрүгә үк тәлинкәсенә аңын җуеп капланыр иде куркуыннан. Менә кара, Хәтирә, без – Чаллы төзүчеләре – дөньяда соңгы кешеләр түгел. Күр дә куан – ирең бернидән дә шөлләми! Шуларны уйладым да, салмак кына шуышкан кортны яфрагына төреп, шырт-шырт чәйнәп йотып та жибәрдем. Хәтирәм: “Әнекәччәем, үлә-ә-әм!” – дияргә генә өлгерде...

 

Аһ-ваһ килеп, бик каты тузынып, яныбызга килгән ресторан хезмәткәрләре мине, аңлавымча, бик хәтәр сүктеләр. Теге корт һич тә ашар өчен китерелмәгән икән. Алай гына да түгел, ул бөтен ресторанга бердәнбер булып чыкты. Бик кыйммәтле экземпляр, ресторанның “йөзек кашы” булган икән ул. Яфракка салынган корт һәркемнең тәлинкәсендә йөреп, башка ризык салыр өчен җирлек әзерләүче, ә бүлеп чыгарган сыеклыгы ризыкны тәмләтүче соус буларак кулланылган икән. Әйтәм аны, яфракны чәйнәгәндә уксус төсле әчкелтем тәм тойган идем.

 

Менә шулай кызык булып, Хәтирәне егылганчы көлдереп, гомерлек истәлекләр алып хушлаштык без Таити белән. Ә иң мөһиме, Хәтирә апаң Камил күршене миңа үрнәк итеп куймый башлады.


Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ 71 | 11.06.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»