поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
17.07.2024 Шоу-бизнес

Гөлназ Сираева: «Мин авылга техничка урынында кайтам»

Җырчы Гөлназ Сираева әтисе янына кунакка кайткан. “Шәһри Казан.Язмыш” газетасына биргән әңгәмәсендә Гөлназ әнисе вафатыннан соң, әтисенең янәдән гаилә кормавы турында әйткән иде.

– Әти бер ялгызы авылда яши. Миннән 300 километр ераклыкта. Бу хакта җиңел генә сөйләп булмый.  Ирсез калган хатын-кыз тормышка барыбер җайлаша ала, ә ир-атларга авыррак. Менә утыра ул берүзе генә өйдә. Күрше кереп “хәлен белә” имеш... Минем нәрсә турында әйткәнемне аңлыйсыздыр... Аннан мин кайтам. Өйдә ниндидер чит-ят исләр бар.  Ә мин тумыштан бик нык чисталыкны яратам. Дөресен генә әйткәндә, авылга кайтып әниләре пешергән тәм-томнарны ашаучыларга ак көнчелек белән карыйм. Мин авылга техничка урынында кайтам. Балачактан тычканнардан куркам. Әти: “Алар бит бәләкәй, үзләре кешеләрдән куркалар”, – дигәч, ышанган идем. 11 яшьләр булганда, җәй көне сеңлем белән веранда да йокларга яттык. Анда капчыклар да тора иде, шунда аяклар терәлеп торганы хәтеремдә. Төнлә аягыма нидер ябышты. Аягымны болгыйм, ә ул әйбер төшми. Куркудан кычкырып җибәрдем, сеңлем торып утны кабызса... Мине күсе тешләгән.  Сеңлем көлә, ә миндә шок. Атна буе аяк киеме кия алмавым истә , – дигән Гөлназ социаль челтәрдәге сторисларында.

Җырчының сүзләрен язылучылар төрлечә аңлаган, шуңа күрә Гөлназ Сираева ачыклык кертергә ашыкты.

– Әтинең дә, аның туганнарының да миңа бернинди шикаяте юк. Алар минем күпме эшләгәнемне дә, күпче көч, энергия, акча сарыф иткәнемне дә бик яхшы белә. Мин әтине бик яратам. Минем белән якыннан таныш кешеләр дә әти кызы булуымны белә. Балачактан ук әти минем таянычым булды. Хәтта әнинең ачуы килгән чакларда да әти мине аклый иде. Ул һәрвакыт минем яклы булды, – дигән җырчы. 
 
“Шәһри Казан. Язмыш” газетасында интервьюда Гөлназ әтисенең ялгыз яшәве турында болай дип әйткән иде: 
– Ир-атка хатын-кызсыз яшәү бигрәк авыр. Янәдән гаилә корырга мин дә, туганнар да үгетләп карады. Әмма ул өйләнмәде, әнигә тугры булып калды. Әтине үзем белән яшәргә дә чакырам. Олы яшьтә булгач, гомер буе яшәгән урынын калдырып китәргә теләми. Һәр елны күченеп килергә кыстыйм. “Ярар, икенче елга”, – дип җавап бирә, шуңа күрә авылга да мөмкинлек булганда ешрак кайтырга тырышам, чөнки хатын-кыз эшләрен эшләүче юк. Әти чиста-пөхтә кеше, әмма ир-ат яшәгән өй – ир-ат яшәгән өй инде. Хатын-кыз кулы җитми. Кайткач, өйләрне җыештырып, ашарга әзерләп китәм.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы