|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2024 Мәдәният
Хуш, Айсылу, бәхил бул...Зифа Нагаева авыр югалту турында хәбәр итә. Ул бөтен дөньяга атаклы кубызчы Роберт Заһретдинов һәм легендар биюче Рәвилә Хаҗиеваның кызы иде. Айсылу Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова катнашлыгындагы "Ихлас" төркеме оештырып, сәхнәләрне дер селкетте. Ул Уфада беренче тапкыр Агыйделдә йөзгән теплоходларда концертлар оештырды. Күп җырчыларның сәхнәгә чыгуына ярдәм итүче дә - ул. Әмма бервакытта да үзен күрсәтмәде, күкрәк сукмады, дан яулап йөремәде.
Чирен дә, хәтта җәсаден кабергә салуны да читләргә белгертәсе килмәгән аның. Күп танышлары бу хакта ул мәңгелек йортына кайтып киткәч кенә белде.
Айсылуыбыз яман чиргә соңгы көнгәчә көрәшкән, төрле шәһәрләрдә, илләрдә дәваланган. Урынга ятуы да ике-өч кенә көн булган. Һәрвакыттагыча, йөгерә-йөгерә, ашыга-ашыга соңгы юлына да кузгалган. Августта аңа 62 яшь булыр иде.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева: «Сансыз җырчыларга, шулай ук миңа да иҗади ярдәмнәре күп тигән Айсылу… Кызганыч, иртә-ә-ә… Үпкәләп китмә, рәхмәт сиңа, тыныч йокла, моңдаш», – дип хушлашкан аның белән.
Өздең үзәкләрне.
Роберт кызы Айсылуга догада булыйк, җәмәгать....
Фото: Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан.
--- |
Иң күп укылган
|