поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.06.2011 Җәмгыять

"Безгә ничек яшәргә?" – дип сорый Мамадыш районы Югары Сөн авылы халкы

Безгә Мамадыш районы Югары Сөн авылыннан Мәскүрә Галиевадан хат килеп төште. Бер улы кечкенә вакытта ук кукуруз комбайнына эләгеп вафат була. Күптән түгел ирен үгез сөзеп үтерә. Үзе биш тапкыр операция кичерә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, төпчек улы Ринатны эштән чыгаралар. "Үзем теләп, дип аны гариза язарга мәҗбүр иттеләр. Минем пенсия акчасына ничек яшәмәк кирәк?" – дип яза Мәскүрә апа.

"Композитор" Ринат

 

Без барганда Мәскүрә апа өйдә иде. Улы Ринат иптәше белән урманга утынга киткән. Дүрт бала тәрбияләп үстергән ана мине күрүгә үк елап җибәрде.

 

– Ринат Алабуга училищесын тәмамлап, авыл клубына сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайтты, – ди Мәскүрә апа. – Егерме ел эшләде. Үзе гармунда, курайда уйный. Эштән җибәрделәр. Хәзер инде мине тәрбияләүгә 1200 сум акча ала. Эшсез калганнан соң, бик тә читенсенә, качып елый.

 

Мәскүрә апа әйтүенчә, Ринатның эштән китүенә бер вакыйга сәбәп булган. Клубка Түбән Камадан бер кунак кыз кайткан. Шимбә кичендә берничә кеше әлеге кызны көчләгән. Мәдәният йортында җаваплы кеше буларак, әлеге хәлнең башын Ринаттан күргәннәр. Нигә аларны керттең, дигән сылтау белән гариза яздырганнар. Шуның өстенә эчеп йөри дигән ярлык та такканнар.

 

"Композитор" Ринатның (авылда аны шулай дип атап йөртәләр) урманнан кайтканын көтеп торырга туры килде. Баштарак сөйләшүдән баш тартса да, соңрак йомшый төште. Кызмача. "Бер кызны көчләделәр, әмма минем бу вакыйгага бернинди дә катнашым юк, – диде ул. – Аннан инде гариза яздырдылар".

 

43 яшен тутырган ир бүген эшсез калган. Лаеклы ялга чыгарга иртәрәк. Әнисенең пен­сиясенә көн күрә. Сөйләшә торгач, түзмәде бугай, тальянын алып, сыздырып уйнап та җи­бәрде. Клубта эшләгән чакларын сагына икән. Гомер буе сәхнә идәнен таптаган егетне җыр-моңнан тиз генә аерып булмый ул. "Ничек булса да яшәргә инде, мал асрыйм, шабашкага чыгып керермен. Үземнең тракторым бар", – ди Ринат.

 

Авылда Ринатны начар яктан берәү дә искә алмады. Дөрес, бераз салырга ярата инде, диделәр. "Мәскүрә апаның малайлары начарлык эшләмәс, алар андый түгел", – ди клуб янәшәсендә яшәүче Рәсимә Шәкүрова.

 

Мәдәният йортының элек­кеге директоры Гүзәлия Сәлахованы да күреп сөйләштем. Булган вакыйганы үз күзе белән күрмә­гәнгә, төгәл генә җавап бирә алмады. Дөрес, милициягә дә, мә­дәният бүлегендә дә җавап тотарга туры килгән. "Эчмәгән­дә аннан да әйбәт кеше юк. Барлык эшләрне эшли. Әзрәк салырга ярата шул", – ди Ринат Галиев белән бергә егерме ел эшләгән Гүзәлия ханым. Пен­сиягә чыгу сәбәпле, үз урынына калдыру өчен шактый гына директор эзләргә туры килә аңа. Ә яшьләр бер шәһәргә укырга китсә, авыл ягына борылып карамый инде алар.

 

Эшлим дигән кешегә...

 

Бүген Югары Сөн мәдәният йортында директор булып эшләүче Фәнис Габдрахманов бу вазыйфага яңа гына керешкән. Ә Ринат Галиев урынына сәнгать җитәкчесе булып Гөлнара Мөхәммәтханова эшли икән. Инженер булып эшләгән Фәниснең кинәт кенә клуб җи­тәкчесе булып китүе сәер, әлбәттә. "Колхоз таралгач, инвесторлар килде, миңа эш бетте, хәзер монда урнаштым", – ди ул. Хәзер 5 600 сум хезмәт хакына эшләп йөрергә мәҗбүр. Гаиләне туендырасы, балаларны урнаштырасы бар.

 

Урта мәктәпне быел өч бала тәмамлап чыкса да, авылда беренче сыйныфка укырга керүчеләр юк. Мәктәп директоры Наил Ярмиев әйтүенчә, ул эшли башлаган елларда 93 бала укыса, бүген аларның саны 69 гына калган. Укыган яшьләр шәһәргә китеп бара. Авылның иң яшь кешесе дә кырыкның теге ягында. 180 хуҗалыклы Югары Сөн ин­вестор кулына калган. Пай җирләрен алу мөмкин түгел, дип зарландылар. "Соранулар"дан гаҗиз булган авыл халкының кайсыберләре җирләрен 10 меңгә сатып җибәргән.

 

Ничек яшәргә соң? Хат авторы Мәскүрә апа соравына җавапны авыл халкыннан да таптырдым. Эшлим дигән кешегә эше табылып тора икән үзе. Әрсезләнеп, тырмашып яши белүчеләр дә бар. Әнә Гөлсинә белән Радик Гариповлар Чаллыдан кайтып, үзләренең эшләрен корып җибәр­гәннәр. Хәер, аларга да җиңел түгел. Һәр җирдә аяк чалучылар табылып тора.

 

– Җиде ел авылда сөт җыйдык, – ди Гөлсинә. – Бер тонна сөтне 63 чакрым ераклыктагы Мамадышка алып барабыз. Шул бер тонна өчен безгә 350 сум акча түлиләр. Ярый, анысы бер хәл. Бер тоннадан бер процент салым алып калалар. Ел ахырына 27 меңәр сум акча түли идек. Бер генә районда да андый хәл юк. Бу хакта район җыелышларында күпме сөйләдем, Кремль­гә кадәр барып җиттем. Җайлыйбыз, диделәр, әмма шул килеш калды. Мин бит 27 меңне авыл халкыннан җыя алмыйм. Шуңа күрә бу эшебезне туктаттык. Дөрес, соңгы елларда авыл халкы сыер да асрамый башлады инде. Элек көненә өчәр тонна сөт җыя идек, соңгы елларда бер тоннага да тулмады.

 

Гөлсинә һәм Радик Гариповлар хәзер күрше-тирә авылларга районнан барда алып кайтып сата башлаган. "Берәү дә сиңа китереп бирми, эшләргә кирәк", – ди Радик. Хәер, бу гаиләнең балалары да тик тормый. Аның да әҗере бар, компьютер алып биргәннәр әнә. Узган ел 100 каз сатып алганнар. Уллары шуны карап үстергән. Умарта тоталар, 21 баш мөгезле эре терлекләре бар. "Узган ел 120 меңлек каз, 70 меңлек бал саттык", – ди Гөлсинә. Әмма иркенләп эшләргә ирек бирмиләр икән шул. Казларны, малларны болынга чыгарып булмый, экология хезмәткәрләре шундук килеп җитә, ди. Әби-бабасыннан калган алты пай җирен дә ала алмый интегә Гөлсинә. "Рәхәт­ләнеп мал-туар ашатыр идек ичмасам", – ди ул.

 

Халыкны аңламыйм мин

 

Район җитәкчелеге безгә, пай җирләрен теләсә кем ала, дигән фикерне җиткерде. Ди­мәк, инвесторлар өстәгеләрнең сүзләренә колак салмый булып чыга түгелме соң инде? Авыл җирлеге рәисе Мансур Сәлахов та теләгән кешегә җир бирелә, дигән фикерне алга сөрде. Хатта язылган хәлләргә Мансур әфәнде: "Мин Ринатның эшен­нән канәгать түгел, шуңа тагын кыз көчләү вакыйгасы килеп кушылды", – диде ул. Соңыннан мә­дәният бүлегендә бу хәлне утырып сөйләшергә туры килгән.

 

Элеккеге мәдәният бүлеге җитәкчесе, хәзер инде Мамадыш муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнар Хафизов кыз белән булган вакыйгадан хәбәрдар булып чыкмады. (Хат эзеннән Мамадышка килүебез турында район хакимиятен алдан ук кисәтеп куймаганга "Ватаным Татарстан" республика газетасына бу чиновник шелтә дә белдереп куйды.)

 

Җитәкче әйтүенчә, Ринат Галиев гаризаны Илнар Хафизов өстәленә үзе китереп киткән булып чыкты. "Аны эштән җи­бәргәнемә сөенеп бетә алмыйм. Аракы эчкән өчен хезмәт хакы түләмиләр", – диде ул. Вакыйгаларны анализлаудан Югары Сөннең участок милиционеры да баш тартты. Районның җә­мәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Богдановага мөрәҗәгать итәргә кушты. Римма ханым әйтүенчә, Югары Сөндә, чыннан да, бер кызны көчләгәннәр. Өч кеше катнашында җинаять эше кузгатылган. Әмма бүген эшне япканнар, чөнки өч егетнең берсе шул кызга өйләнгән.

 

– Безнең райондагы кебек халык белән эшләүче район тагын бармы икән? – дип гаҗәп­ләнә Илнар Хафизов. – Бөтен кешене кабул итәбез бит. Авылларда халык почталары булдырдык. Нинди гозерләре булса, шунда салалар. Атнага ике тапкыр әлеге хатларны районга җыеп алып киләбез. Бу хатларның барысын да район җитәкчесе укый. Халыкны аңламыйм мин. Рәхәтләренә чыдый алмыйлармы?

 

Халыкның моң-зарын өс­тәге җитәкчеләр дә аңлый алмагач, кем аңлар икән соң тагын? Ә бичара халык мал-туарын болында йөртергә дә коты алынып, үз җиренә хуҗа була алмыйча, эшсезлектән тилмереп яши.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 109-110 | 17.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»