|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2024 Шоу-бизнес
Ринат Рәхмәтуллинны сугыш барган җиргә җитә алган беренче татар җырчысы дип атаганнарҖырчы гуманитар ярдәм илткән. Ул сугышчыларга "Ринат Рәхмәтуллиннан бүләк" дип тамгаланган ВАЗ-2104 машинасын алып барган, әмма юлда ул ватылган. Аны калдырганнар, әмма соңрак аны барыбер сугышчыларга җиткерәчәкләр, дип сөйләгән ул "Бизнес Online" медиасына. Аның сүзләренә караганда, ул Угледар, Авдеевка, Макеевка якларына барган. "Безнең танкистлар урманда тора иде, каршы якта - Украина танклары" дип сөйләгән ул. Ул барган һәр җирдә концерт куйган. Аны сугыш барган җиргә җитә алган беренче татар җырчысы дип билгеләгәннәр.
Ринат Рәхмәтуллин сугышка гуманитар ярдәм илтү теләгенең төрмәдә утырган вакытта башына килүен сөйләгән.
Узган ел җырчы Ринат Рәхмәтуллин исерек килеш машина йөрткән һәм юл-транспорт казасы китереп чыгарган өчен ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул утырып иреккә чыкты.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|