|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2011 Җәмгыять
Айсылу Лерон: «Яңа илләр ачарга яратам»Айсылу Лерон – барыбызның да күз алдында үскән кыз. Мәктәптә укыганда ук телевидениедә «Тамчы» тапшыруын алып бара башлады. Аннан соң – «Яшьләр тукталышы»н, «Хәерле иртә»не. Берара Айсылу өч эштә берьюлы да эшләп йөрде: телевидениедә, «Татар радиосы»нда, университетта. Әле боларга өстәп төрле бәйрәмнәр алып барырга да җитеште. Хәзер Айсылу ир хатыны инде. Гаиләне, өйне карарга кирәк. Өстәвенә, алар тормышында күңелле үзгәрешләр көтелә. Бергәләшеп җаваплы вакыйгага әзерләнәләр.
Айсылу Леронны без актив сәяхәтче буларак та беләбез. Ял эләктеме, чит илгә чыгып китәргә тырыша ул. Бүген «Сәхнә» укучыларын Айсылу сәяхәт итү серләре белән таныштыра.
Блиц-сораштыру:
1. Яраткан язучың: Әтием Ләбиб Лерон, классиклардан Әмирхан Еники.
2. Театрга еш йөрисезме? Еш йөрибез. Камалга, Тинчуринга, аена бер булса да, барабыз.
3. Яраткан спектаклең? Геор Хугаев «Кара чикмән», Туфан Миңнуллин «Гөргөри кияүләре», Гөлшат Зәйнашева «Гайфи бабай, өйлән давай!»
4. Балачак хыялың? «Кем буласың?» дигән сорауга «Трамвай йөртүче!» – дип җавап биргәнемне беләм.
5. Кайда ял итәргә яратасың? Һичшиксез, чит илдә.
Ялга бару өчен Айсылудан иң мөһим киңәшләр
Беренче адым: турагентлык сайлау
Үзем өчен яңа илләр ачарга яратам. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен чит илгә барырга тырышам. Берничә тапкыр Төркиядә, Мисырда, Тайландта, Кытайда, Чехиядә, Германиядә булганым бар. Күрәсе килгән илләр хыялда күп әле.
Иң беренче шуны искәртәм: сәяхәтнең нинди булуы агентлыктан да тора. Мин үзем бер генә агентлыкка мөрәҗәгать итәм. Барлык танышларым, туганнар да ялга шул агентлык аша барырга тырыша. Беренче тапкыр ял итәргә баручыларга агентлык сайлар алдыннан Интернетка кереп, мәгълүмат тупларга киңәш итәм. Төрле сайтларда, форумнарда сез сайларга теләгән туроператор хакындагы фикерләрне укып чыгыгыз. Файдасы тимичә калмас.
Сәяхәткә туроператорсыз да барырга мөмкин. Хәзер Интернет челтәрендә төрле илдә яшәүче сәяхәтчеләр берләшмәсе бар. Алар Интернетта аралашып, дуслашып, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Болай эшләгәндә сәяхәт бик очсызга чыга. Чөнки сезгә билет һәм яшәр өчен акча гына алырга туры килә. Барасы илдә сезне каршы алалар, фатирга урнаштыралар, кайда нинди хезмәтләр күрсәтеләсен аңлаталар. Кирәк булса, экскурсияләрне оештырып, илнең иң матур җирләрен дә күрсәтәләр. Ләкин монда бер шарт бар – дуслар булдыру өчен телне камил белергә кирәк. Безнең дустыбыз Раил Өметбаев бу яктан менә дигән юлдаш. Ул инглиз телен су урынына эчә, дөньяның барлык почмакларында дуслары бар. Аның белән беркайда да югалмыйсың. Без бергәләп Кытайга барган идек. Кытайга бару 50 меңнән дә арзанракка төште, дип хәтерлим. Турагентлык аша барганда бу сумманы икегә тапкырларга туры киләчәк.
Икенче адым: барасы илне сайлау
Ял итәргә ил сайлау бик кыен. Шуңа күрә безнең халык иң җайлы юлны сайлый: Төркиягә яки Мисырга китә. Ил сайлаганчы башта ял итү өчен күпме акча барлыгын санарга, юрганыңа карап, аягыңны сузарга кирәк. Мин иң элек үзем өчен түбәндәгене ачыклыйм: миңа кызынырга кирәкме, әллә тынычрак җирдә ял итеп, төрле матур урыннар карап йөрергәме? Нәтиҗәдә, кызынырга кирәк булса, яхшы комлыгы булган диңгез ярындагы ил, ә матур урыннар кирәк булганда – Европадагы берәр дәүләт сайлана.
Кайда барырга теләгәнемне ачыклагач, Интернеттан шул ил турында мәгълүмат туплыйм. Кайда барырга, нәрсә күрергә, ничек ял итәргә була? Кирәкле әйберләрне блокнотка язып та барам. Туроператорга барыр алдыннан мин барасы шәһәрдәге кунакханәләр турында да мәгълүмат җыям. Алайса кунакханә белән еш кына алдаларга да мөмкиннәр. Турагентлыкта сезгә кыйммәт бәядән очсызлы кунакханә «төртергә» генә торалар. Алдан мәгълүматлы булганда, мондый күңелсез нәтиҗә булмый.
Өченче адым: кайда булырга, нәрсә күрергә?
Экскурсияләр мәсьәләсендә без болай эшлибез: кунакханә тәкъдим иткәннәреннән баш тартып, үзебез теләгән җиргә барабыз. Кунакханә тәкъдим иткән экскурсияләр гадәттә бермә-бер кыйммәтрәк була. Мисал өчен, Тайландта ял иткән вакытта без җирле халык кебек билет алдык та, Бангкокка бардык. Бу шулай ук бик очсызга төште.
Төркиядә, Мисырда да җирле халык кебек сәяхәт иткәндә күбрәк җирләрне күрергә, бик күп урыннарда булырга мөмкин. Болай йөрүдән куркырга кирәкми. Аллага шөкер, әле бер тапкыр да күңелсез хәлләргә очраган булмады.
Дүртенче адым: нәрсә алырга?
Ял итәргә барганда күп кием алуны хупламыйм. Үзегез белән уңайлы киемнәрегезне генә алыгыз.
Шулай ук акчаны да бик күп алырга кирәк, дип уйламыйм. Күпме акча тотылырга мөмкин икәнен алдан ук исәпләп, кирәк кадәр генә акча алсаң, хәерлерәк.
Хәерле юллар, күңелле яллар сезгә!
Алсу МӘҖИТОВА |
Иң күп укылган
|