|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2024 Җәмгыять
Сокурыда 10 яшьлек бала үлгәннән соң җинаять эше ачылды
Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә 10 яшьлек бала үлгәннән соң, район Прокуратурасы таләбе белән җинаять эше ачылды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Адилә Гайнетдинова хәбәр итте. «Лаеш районы прокуратурасы таләбе буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды», – диелә ведомство хәбәрендә. Авария кичә Яңа Сокуры бистәсендә 12:10 сәгать тирәсендә булды. Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, квадроцикл рулендә 10 яшьлек бала булган. Икенчел юлдан чыкканда, ул Kia автомобиленә бәрелә. Квадроцикл рулендәге бала урында ук үлә, аның 13 яшьлек пассажиры имгәнгән. Балаларның берсе дә мотошлем кимәгән булган.
--- |
Иң күп укылган
|