|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2024 Криминал
16 баланы кыйнап, беркая чыгармыйча тотканнарБашкортстанда тикшерүчеләр 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 16 баланы, кыйнап, ирекләреннән законсыз мәхрүм итү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 16 баланы (берничәсе – Таҗикстаннан) озак вакытлар буе арендага алынган фатирда, кыйнап, беркая чыгармыйча тотканнар. Бер үсмер, фатирдан качып, якындагы кибеткә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 12 июльдә төнлә тикшерүчеләр һәм Эчке эшләр министрлыгы, балаларны азат итеп, ике кешене тоткарлаган. Хәзер балалар – махсус социаль учреждениедә. Кирәк булса, аларның һәммәсенә медицина ярдәме һәм психологик ярдәм күрсәтеләчәк. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|