|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2024 Фаҗига
Фаҗига. Апасының улларын бәрдереп үтергән хатын суд каршына басачакЧаллыда яшәүче хатын-кыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепләнеп, суд каршына басачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство хәбәр иткәнчә, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан Россия Җинаять кодексының 264 маддәсенең 5 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган (юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү).
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 28 апрель көнне 20.25 сәгатьтә Тау асты Такермәне – Югары Такермән юлының 230 метрында Tойота Камри автомобилен йөртүче Чаллы шәһәрендә яшәүче, 1987 елда туган ханым, Тау асты Такермен авылы ягыннан Югары Такермән авылы юнәлешендә хәрәкәт иткән вакытта, тизлекне арттырып автомобиль белән идарә итүне югалта, юл кырыеннан баручы 2011, 2015 һәм 2014 елгы балигъ булмаган җәяүлеләрне бәрдерә. Һәлакәт аркасында өч балигъ булмаган бала урында ук үлгән.
Tойота Камри машинасы йөртүчесенең 7 еллык машина йөртү стажы булган. Соңгы ике ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган.
29 апрель көнне балаларны Тау асты Такермән авылы зиратында җирләгәннәр. Авариядә үлгән өч яшүсмернең икесе 8 һәм 10 яшьлек яшүсмерләр машина белән идарә иткән 36 яшьлек хатын-кызның апасының уллары булган. Яшүсмерләр Чаллыдан авылга бәйрәмгә кайткан булган.
--- |
Иң күп укылган
|