поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 14.07 Ришат Төхвәтуллин. Пермь, Барда авылы. 20:00
  • 25.08 "Матур CITY", 12+,18:30,Кариев театры
  • 26.08 "Супер кияү", 12+,18:30,Кариев театры
  • 27.08 "Мәхәббәт күгәрченнәре",12+,18:00,Кариев театры
  • 28.08 "Корт",12+,18:00,Кариев театры
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек...",12+,18:30,Кариев театры
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Июль
  • Мәсгут Имашев - композитор
  • Ләйсән Таишева - җырчы
  • Ләйсән Сөнәгәтова - җырчы
  • Рушания Арсланова - шагыйрә
  • Илнур Гайниев - мәдәният хезмәткәре
  • Рәфкать Муллин (1947–2013) - шагыйрь
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районыны Яшьләр урамында 1 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. Студентлар өчен кулай вариант. Тулырак белешмәләр өчен 89674635452 номеры буенча шалтыратыгыз
  • Ищу соседа на подселение) Авиастроительный район тецевская 4 д, Двухкомнатная квартира, цена 20000 всё включено, остальные вопросы ватсап 89274287185
  • Бер бүлмәле фатирны арендага бирәбез. Ул. Халева дом 15, 1 этаж, тел. 89518954298
  • Исэнмесез, квартира снимать итэм озак вакытка Казанда Ершова урамында. РУК-ка якынырак булса эйбэт булыр иде. Кыйбатлы тугел. Яза алсагыз, пожалуйста языгыз ватсапка бу номерга: 89083383788. Рэхмэт.
  • Казанда центрда 18 кв м булмэ сатыла. Срочно. Бэясе килешу буенча Тел 89083429378
  • Бер бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. (Гудованцева урамы 29 автобус конечный тукталышында).Бәясе 12000+ком.Бар уңайлыклар да бар.Телефон 89274126362
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле татар кызы кертэм. Д.К.Химиков каршында.8 9272469637
  • Казанда бер булмале квартира, яки студия снимать итэм,но подешевле. Метро якын булса яхшы булыр иде.Новосавиновский, Москоский район, Вахитовский тирэлэре ярый. Риелторлар борчымагыз. Ватсап 89061242981
  • Сатып алам,кирэк булган тачка строительный 89506660021 Казань хэм якын тирэ районнар
Архив
 
16.06.2011 Могҗиза

Күңел күзең күрмәсә...

«Күп кенә чирләр, борчу-хәсрәтләр бозым, каргыш, зәхмәт аркасында барлыкка килә. Рухи дәрәҗәсе түбән булган кеше бозым ярдәмендә кемгә дә булса явызлык кыла. Бозым кешегә бүтәннәргә күренмәс дөнья аша күчә. Урам сугышлары, власть өчен көрәш, әле тегендә, әле монда кабынып торучы канлы бәрелешләр дә – шуның бер чагылышы. Кеше тормышындагы күп кенә проблемалар рухи ярлылык аркасында барлыкка килә. Андыйлар матди тормышта гына түгел, күренмәс дөньяда да яшәүләрен белмиләр яисә белеп тә аңларга теләмиләр».

Бу сүзләр техник фәннәр докторы, профессор Тәлгать Касыйм улы СИРАҖЕТДИНОВның күптән түгел дөнья күргән «Бозым һәм күренмәс дөнья» китабыннан. Аларның мәгънәсен тирәнтенрәк аңлау өчен без авторның үзен күреп сөйләшергә булдык.

 

– Тәлгать әфәнде, Сез – техник фәннәр буенча белгеч, ә менә рухи дөнья белән кызыксына башлавыгызга нәрсә сәбәпче булды?

 

– Бервакыт бөтен гаиләбез белән берьюлы бер төрле чир белән авырый башладык – үзем дә, хатыным да, улым да, оныгым да. Табибларның һичбер ярдәме тимәде. Безнең бер туганыбыз – Яшел Үзән районында яшәүче Ләйлә ханым гайре табигый сәләткә ия иде. «Йортыгызга бозым кергән, дәвалап карыйм», – ди бу. Бозым үзе авыру түгел, ул кешенең уена, эчке дөньясына, хисләр дөньясына үтеп кереп, аны җимерә һәм төрле чирләр китереп чыгара, дип аңлатты. Мин ул чакта көчле атеист идем, рухи дөньяның барлыгына ышанмый идем. Шулай да, фән өлкәсендә эшләүче кеше буларак, Ләйләнең сүзләре кызыксындырды. Ул безне үз ысулы белән дәвалаганнан соң, дөрестән дә, һәммәбезгә дә бик җиңел булып китте. Шуннан соң мин, фәнни ысуллар кулланып, моны өйрәнә башладым. Һәм бөтенләй көтелмәгән нәрсә килеп чыкты: без берьюлы ике дөньяда яшибез икән! Күренми торган дөнья уйдан, рухтан һәм җаннан тора. Ул физик объектлар белән үзара мөнәсәбәттә булса да, физик приборлар белән үлчәп булмагач, хәзерге заман фәне аны ачыклый алмый. Дөрес, минем эзләнүләрем яңалык түгел – борынгы көнчыгыш галимнәре бу өлкәдә шактый уңышларга ирешкән булган. Ләкин алар шактый таркау, безгә мифлар, риваятьләр формасында гына килеп җиткән. Күренмәс дөньяда да кешеләр яши – тән белән түгел, рух белән. Тән ул күлмәк сыман – аны салып ташларга да, алыштырырга да була. Күренмәс дөнья белән төрле ысуллар ярдәмендә һәркем контактка керә ала – бары тик теләк кенә кирәк.

 

– Күптән түгел Сезне «Яңа Гасыр»дан бара торган «Кара-каршы» тапшыруында күрдем. Сихергә багышланган тема иде. Аннан нинди тәэсирләр белән киттегез?

 

– Яхшы гына сорауларга матур гына җаваплар бирделәр. Һәм сихер, бозым юк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Арада аның ни икәнен аңлаган кеше юк иде. Өйрәнми килгәннәр. Үз башына төшмәгәннәр моны аңламаячак та. Бервакыт иртәнге сәгать дүртләрдә грипп белән бик каты авырып киттем. Үз юлым белән дәваландым – дога укый башладым. Сәгать сигезләрдә гриппның эзе дә калмады. Ягъни бозым белән кергән чирне Аллаһы Тәгалә ярдәме белән генә дәвалап була. Минем 20-30 еллап дару эчкәнем юк – барыбер файдасы булмый аның. Дөрес ашау – иң яхшы дәва.

 

– Димәк, догаларны да яхшы беләсез?

 

– Коръәндәге сүрәләрне яшем 75тән узгач кына өйрәнә башларга туры килде – олыгайгач авыррак бирелә икән. «Әлхәм», «Ихлас», «Аятел көрси»не яхшы беләм. Иртәрәк өйрәнә башлыйсы булган. Әби-бабаларыбыз им-том иткән, өшкерү белән дәвалаган – файдасы булган бит! Ләйлә дә «Ясин» сүрәсен яттан белә, аны бер тапкыр уку өчен 15 минут вакыт кирәк. Кешене бозым белән кергән чирдән дәвалау өчен ясинны 49 кат укырга кирәк, ди.

 

– Бозым нәрсә соң ул?

 

– Уйга начар энергетика салыну. Ул күзгә күренми, тәэсире генә сизелә. Аның белән сихерчеләр шөгыльләнә. Электр тогын берәүнең дә күргәне юк, ә тәэсире әнә нинди зур. Бу да шуның шикелле. Зәхмәтле урынга эләксәң дә авырый башлыйсың – анысы күренмәс (параллель) дөньядагы җеннәр эше. Алардан шулай ук догалар ярдәмендә котылырга була. Җеннәр белән контактка керергә мөмкин, кайчакта алар «бар, кит», дип үзебезчә әйткәнне дә аңлыйлар. Ә табиблар матди яктан гына дәвалый бит, эчке дөньяга үтеп керә алмыйлар, шуңа да көткән нәтиҗә булмый. Бервакыт китап кибетенә кердем. Үземә кирәкле киштә янына килеп җитүгә, башыма нидер китереп суккан кебек булды, бик нык авырта башлады. Киштәдән дүрт-биш адым читкә киткәч, авырту тукталды. Тынычлангач, кабат теге киштә янына бардым – тагын шул ук хәл. Ярый әле, кибет эчендә диван тора иде, шунда утырып, тиешле догаларымны укыдым. Тикшереп караган идем, теге киштә янына кемдер бозым салган булып чыкты.

 

– Үзләре дәвалап бетерә алмагач, авыруларны им-томчы әбиләргә җибәргән табибларны да беләм мин...

 

– Минемчә, табибларга вузда ук бозымнан, каргыштан дәвалау серләрен өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, реаль предмет белән селтәнеп, тәнне авырттырырга, зыян салырга мөмкин. Соңыннан аны ничек дәваларга икәнне дә беләбез. Ә уйның авырлыгы юк, аның белән кешегә физик зыян салып булмый. Сихерчеләр, җеннәр уй белән кешенең эчке дөньясын зарарлыйлар, шуның белән хәтта котылгысыз чирләргә кадәр китереп җиткерәләр. Гомумән, үз уең белән дә бик сак эш итәргә кирәк. Мәсәлән, һәрберебез белән шундый хәл булганы бардыр: күптән авырганым юк инде, дип уйлап куясың, икенче көнне үк авырый башлыйсың. Бу уйның да көче барлыгын күрсәтә.

 

– Бозымнан, зәхмәттән ничек сакланырга соң?

 

– Саклану авыр. Бозым салучылар белән аралашмаска тырышырга кирәк. Усал уйлы кешене сизәргә була, алардан читтәрәк йөрергә кирәк. Елмаеп яшәргә, шикләнгән кешеләрең янында йодрыкларыңны йомарлап куярга. Кояш нурларын күз алдына китереп, үзегезне шулар белән төреп алдым дип уйларга. Киемнәреңне, тәнеңне, яшәгән урыныңны һәрвакыт чиста тотарга кирәк. Мин үзем компьютерга аудиоязма куям – Коръәнне шулай тыңлап, чистарынам. Им-томчыларның бозымны, сихерне тотуның, ачыклауның үз ысулы бар – алар маятниктан файдаланалар. Монысы күпләргә таныш. 25-30 сантиметр озынлыктагы җепкә берничә грамм авырлыктагы әйбер асып (күпләр алтын балдак кирәк, диләр, моның нәкъ балдак булуы мөһим түгел, хәтта гади кәгазь скрепкасы да ярый), тигез генә тотып торасың. Соравыңны «әйе» яки «юк» дигән җавап кына ишетерлек итеп бирергә кирәк. Сорау бирү белән «маятник» әкрен генә чайкала башлый – уңайга чайкалса, «әйе», аркылыга булса, «юк» дигәнне белдерә. Шул ысул белән минем Тукай, Кандалыйларның үзләре белән сөйләшкәнем бар. Теләсә нинди сорауга җавап алырга була, сорауны дөрес бирергә генә кирәк, андый вакытта башыңа чит уйлар кертергә ярамый. Мәсәлән, мин күптән түгел вафат булган хатынымның еш кына үз янымда икәнлеген беләм. Ул һәрчак миңа ярдәм итәргә тырыша.

 

– Коръән буенча, үлгән кешенең җаны махсус урында ахырзаманны көтеп тора. Аны дөньяга билгеле бер көнне генә чыгаралар. Шуңа күрә диндә җан турында сорауны Аллаһы Тәгалә яратып бетерми.

 

– Әйе, шулай. Әмма дөнья атомнардан, молекулалардан торган шикелле, кеше дә тәннән генә түгел, ә җаннан һәм рухтан да тора. Рух үзенчә, Аллаһы Тәгаләдән бәйсез рәвештә яши. Аллаһы Тәгалә үзе дә рух – бөек рух. Рухлар башкалар белән мөнәсәбәткә керсен өчен аларга җан – энергия, хәрәкәт бирә. Алар үзара ничек бәйләнештә – моны белеп бетереп булмый. (Мәсәлән, ни ашаганыбызны беләбез, ә ашказанында нинди процесс барганлыгын аңламыйбыз. Азыкны ашказаны ничек тиешле җиргә урнаштырып бетерә? Галимнәр дә моны тиешенчә аңлатып бетерә алмый.) Ягъни мин җан белән түгел, ә рух белән сөйләшәм.

 

– Үлгәннән соң кешенең рухы-җаны кая китә?

 

– Җиде каттан торган күренмәс дөньяга. Беренче катта – өрәкләр, икенче катта – начар кешеләр (Ленин, Сталин да шунда), сихерчеләр...

 

– Алары җәһәннәмдә түгелмени?

 

– Җәһәннәмне таба алмыйм мин. Җирдән дә җәһәннәмрәк нәрсә юк.

 

– Нинди матур Җирне ничек инде җәһәннәм дип атарга була?

 

– Җир үзе түгел. Карагыз инде: тегендә – һәлакәт, монда – янгын, террорчылык, күпме кеше фаҗигале төстә дөньядан китә. Күңел күзе генә матурлыкны күрә ала, маңгай күзе – матди, ул нечкәлекләрне кабул итә алмый. Ә гомумән, үлемне фаҗига итеп түгел, ә тормышның гадәти бер этабы итеп кабул итәргә кирәк. Дөрес, якын кешеңне югалту бик авыр. Ә чынлыкта ул бер дөньядан китеп, икенчесендә яши башлау дигән сүз.

 

– Сихер салган кешенең үзенә дә зыян килә, диләр. Шуны белә торып, алар ник мондый эшкә бара икән?

 

– Беренчедән, андыйларның күбесе әзерлекле була – үзләрен саклау чарасын алдан күрәләр. Икенчедән, җеннән булган кешеләр дә бар – андыйлар барлык халыкның 10 процентын тәшкил итә. Алар зыянның кире кайтуыннан курыкмыйлар. «Җенле урын» дигәнне ишеткәнегез бармы? Җеннән булмаган кешеләр зәхмәт сала алмый. Дөрес, туганда ук җеннәр кеше образында туа... Бервакыт мине яңа туган сабый янына алып килделәр. Өйдә чакта туктаусыз елый, урамга алып чыккач, тынычлана икән. Өйләрен тикшереп карагач, андагы күренмәс дөньяда ике җен утыруын белдем. Бала аларны күргән – сабый чакта кеше күренмәс дөнья белән бәйләнешне өзмәгән була әле – шулардан куркып елый торган булган. Догаларым белән өйне чистарткач, бала тынычланды.

 

– Туу дигәннән, кеше бер генә тапкыр яши бит. Ә Сез китабыгызда кешенең рухи үсеше җиргә күп мәртәбәләр тууына да бәйле дигәнсез. Кеше җаны җиргә кабат-кабат килеп кешедә гәүдәләнә аламы?

 

– Әйе – 17-18 тапкыр. Мин үзем унҗиденче гомеремне яшим. Җанны Аллаһы Тәгалә бар итә, ул кире аңа әйләнеп кайта, Аллаһы үзе үк кешене кабат терелтә – җан иңдерә.

 

– Тәлгать абый, кешенең рухи дәрәҗәсен үлчәргә була, дигән идегез...

 

– Менә мин монда килгәндә Сезнең белән сөйләшеп буламы-юкмы икәнлекне алдан белдем. Аллаһы Тәгаләнең рухилык дәрәҗәсе 100 процент дип алсак, Сездә ул, мәсәлән, 62 процентны тәшкил итә. Бу – шактый зур сан. (Моны кешелеклелек, камиллек дип аңларга була.) Җирдә мин рухилык дәрәҗәсе 80 проценттан арткан кешене тапмадым. Порфирий Ивановта һәм Тереза Анакайда ул – 79 процент. 50 проценттан артса, кеше сугышырга команда бирә, бозым сала алмый, аны эчке каршылыгы тотып тора. Җитәкчеләрнеке 10 проценттан артмый. Ленин белән Сталинныкы – 2-3 процент кына. Менә без дан җырлаган Пушкинның – нибары 12 процент. Чөнки аның тормышын без үрнәк итеп куя алмыйбыз. Һәр галимлек тә кешелеклелек дигән сүз түгел. Атом бомбасын уйлап табучылар, мәсәлән, рухи яктан бик түбән кешеләр.

 

– Сезгә бозымнан арындыруыгызны сорап мөрәҗәгать итәләрме?

 

– Итәләр. Ләкин мин үземне рекламаламыйм – яшем шактый бит инде, көч күп китә. Таныш-белешләргә генә ярдәм итәм. Элек ышанмыйлар иде – хәзер үзләре ярдәм сорап киләләр...


Фаил ГЫЙМАДОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar