|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2024 Язмыш
«Яшим дип янып яшәгән җиреннән китеп барды»Ипле кеше иде, мәрхүм. Яратып яшәгән якты дөньясын кинәт ташлап китүенә күңел ышанмый. Булмас... Әле бит узган елның декабрь аенда гына күрешкән идек. Кара-каршы утырып озак сөйләштек, килеп туган борчуны халык файдасына хәл итәр өчен тырышты, янды ул чакны, үзе көйде, никадәрле сүз ишетте – түзде. “Фәрит, янабыз ич!..”
Биектау районының Суксу авылында яшәп, Олы Битаман авылы җирлеге башлыгы булып эшләгән Фәрит Юныс улы Закиров, кызганыч, 55 яше туларга нибары бер атна вакыт калгач, 13 июнь көнне арабыздан китеп барды. Фаҗигале өзелгән гомере... Әҗәл дигәне ярдәм итәргә чарасыз чакны гына көткән – язмышларның әмерен үтәгән. Үлем каршында без көчсез.
Суксу авылына эш сәфәре белән кайтканда, кайгылы чакларына туры килүебез һәм менә хәсрәтләренең дә Фәрит әфәндене югалту икәнлеген белгәч, ышанасызмы, безнең үзебезгә дә бер күзәнәгебезне җуйгандай тоелды. Бер күрешсәк тә гомерлеккә дип дуслык ныгыттык, эш нисбәтендә килешеп эшләдек. Без генә түгел Олы Битаман авылы да ятим калды. Ә гаиләсенә килгән хәсрәтне әйтеп аңлатырлык түгел. Җәмәгате Лилия ханым безнең белән сөйләшә алмады.
– Кыен ансыз... Телефонны алып, көн дә аңа шалтыратасым килә. Исән түгеллегенә әрнесәм дә, ышанасым да килми, кайтыр шикелле. Югыйсә барысы да күз алдымда, коточкыч ялкыны да, аның миңа әйткән соңгы сүзләре, төтенгә уралып, соңгы мәртәбә кычкыруы да колагымда. Фәрит, сине җирләдек бит, дим, ә үзен тәрәзәдән көтәм... – ди Лилия ханым.
– Туган апа, сиңа авыр, сөйләве дә, абый турында сораулар ишетүе дә. Әйдә үзем сөйлим, ә син бар, кер өйгә... – дип, рәхмәт, сүзебезгә мәрхүм Фәрит абыйның сеңлесе Фәридә ханым кушылды.
Аның белән кара көлгә әйләнгән гараж нигезенә килдек. Инде төзәткәли дә башлаганнар. Нишлисең, бәгырьдә сагыш үрләсә дә, җирдәге тормыш дәвам итә. Ике машина сыярлык зур гараж урыны икенче көнне үк чистартылган.
– Бер атна элек кенә Олы Битаманда Сабантуе үткәрделәр. Мәшәкатьле чак, беләсез, абый кайтып та кермәде өйгә. Матур гына үткәрделәр. Командасына бик рәхмәтле иде ул, аларны сыйларга теләп, көндезен шашлык ясады. Әйбәт кенә утырганнар. Өстәлдә калган тәмле сыйларны җыеп, авыр хәлле гаиләләргә өләшкән. Өйгә кайткач ашап тормаган, тамагым тук, арыдым, ятып торыйк әле, дип бүлмәсенә кереп киткән. Туган апа да аның янына кереп яткан, – дип сөйли Фәридә ханым.
Кичке сәгать тугызлар тирәсе бу. Лилия ханым белән Фәрит әфәндегә ишегалдында ниндидер чыртлаган тавышлар ишетә. Лилия ханым сәерсенә. Ә ире аны, үгез чиләк чөеп уйныйдыр, бигрәк холыксыз инде арада берсе, дип тынычландыра. Лилия ханым бераздан түзми, торып ишегалдына чыга. Ишекне ачып җибәрүгә гаражларыннан төтен таралуын күреп ала.
– Туган апа: “Фәрит, янабыз ич!” – дип кычкыргач, абый сикереп торган да, чыгып барганда аңа авыл җирлеге идарәсенә, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кушкан. Үзе гаражга кереп югалган. Без аны машинасын чыгарыр өчен кергәндер дип уйлаган идек. Анда машинадан тыш та хуҗалыкның бөтен кирәк-ярагы дөнья, галәмәт зур гараж иде бит ул. Туган апа абый кушканнарга шалтыратып, гараж янына йөгереп килгәндә аның: “Кайда соң монда ишек?” – дип ачыргаланып кычкыруын ишеткән. Ишекне дә барып ачкан ул. Көлтәсе белән ялкын бәреп чыкты, кереп булмый иде эчкә, ди. Күршеләргә хәбәр салган, әлеге дә баягы, абыйны эчтән алып чыгып булмасмы дип өметләнсә дә, күршеләр: “Ялкын хәзер абзарга сикерәчәк, анда печән тулы, терлекләрне коткарыйк”, – дип аларны чыгарганнар... – ди Фәридә ханым.
“Күзләрендә глоукома иде...”
Фәрит әфәнде туган нигезендә гомер иткән. Әнисе Гадилә апа – укытучы, өч баласы арасында сүз тыңлаучан улының авылда калуына бик сөенә.
– Әниебез 78 яшендә өлкәннәр көнендә дөнья куйды. Әнине әти янәшәсенә, ә менә абыйны алар янына илтеп җирләдек. Өчесе дә бер рәттә... Әтинең дә яшәрлеге бар иде, үзе теләп китте. Авыртуларына түзә алмады. Холыксызрак та иде мәрхүм, үләсе көнне әни белән бәхилләшкән. “Гадилә, мин күп нәрсәне аңламаганмын, сиңа бик рәхмәтле мин. Бер генә теләгем бар, миннән соң син рәхәт яшә, яме!” – дигән. Нәрсә сөйләп утырасың, дип аны бик каты гына орышкан да. Әти14 июнь көнне уендагы эшне эшләгән, абыйны да без шул көнне җирләдек... Әти ашказаны, уникеилле эчәк авыртуыннан интекте, шәһәргә төпләнсәләр дә әти авырганга авылга күченгәннәр. Мин өченче бала, авылда туганмын. Апа белән абый “шәһәр”некеләр, – ди әңгәмәдәшем.
Фәрит әфәнде авылны, җирне яратып үскәнгә дә агроном һөнәрен сайлый. Башкалада белем ала. Диплом алгач, туган авылына эшкә кайта.
– Күзләрендә глоукома иде, күп тапкырлар операция ясатты. Агрономга да бит гел ашламалар белән эш итәргә туры килә, күзләре уңайланмагач, шуның зыяны тияме икән әллә дип, эшеннән китте. Ул вакытта күмәк хуҗалыкларның да хәлләре авырлашып, ике авылныкын бергә кушкан чаклары иде. Абый КамАЗ сатып алды, ипләп кенә үзенә үзе эшли башлады. Олы Битаман авылында күмәк хуҗалыкның рәисе Җәүдәт ... аңа: “Карале, үзең укыган кеше. Гади йөртүче булып эшләвеңә эчем поша, син булдырасың, авылга әнә җирлек башлыгы кирәк”, – дип шушы эшкә кодалаган. Абый бездән биш карыш алда бара торган кеше иде, туган апа белән шәхси эшмәкәрлек эше дә ачып җибәрделәр. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне җыялар иде, – ди Фәридә.
Төп йортта калучы кешегә җиңел түгел, бөтен кунак бирегә кайтып тула. Закировлар йортының да капкасы ябылып тормый.
– Мин яшьли ирсез калдым. Атна саен диярлек авылга кайтып йөрдем. Киткәндә: “Икенче атнага да көтәбез, кайтыгыз”, – дип озаталар иде, моннан соң да туганлыкны өзмичә яшәрбез, абыйның рухын рәнҗетмәбез. Әле бит 11 июнь көнне генә ул безне оныгы Каюмның 1 яшьлек туган көненә чакырып кайтарды. Кодагыйлар да килгәннәр иде, ике якның туганнары җыелышып, ишегалдында өстәл көйләп утырдык. Без өйдә ризык ташыйбыз, ә абый итәгенә Каюмны утырткан да, безне көлдерә, шаярта. Сезнең арада соңгы тапкыр утыруларым дигәндер, дим... – дип сөйли Фәридә ханым.
Үлем – үкенечсез булмый
Гараж эчендә кабынган ялкын, электр утыннан килеп чыга да ут чыбыгы буйлап янып бара. Бакчадагы теплица янына җитәрәк кенә туктап кала.
– Мин абыйны бигрәк тә рубильникны өзәргә кергәндер дим. Рубильник гаражда иде. Ул рубильникны сүндермәсә абзарга кадәр янып барачагына, анда шушиләсе тулы печән, ике дигәнче терлекләре белән бергә янып бетәчәгенә шикләнмим. Фаҗиганең ул кадәрлесеннән Аллаһ гына саклаган, – ди әңгәмәдәшем.
Үлем үкенечсез булмый диләр. Фәридә ханым сөйләвенчә, районныкына кадәр күрше-тирә авыллардан да янгын сүндерү машиналары килә. Ләкин кайсысы сусыз килеп туктый, кайсысының, үч иткәндәй, сиппергече эшләми, диләр. Ул да вакытны кулдан ычкындыра.
– Без кайтып туктаганда гараж – кара көл өеме иде. Абый да шунда. Тикшерүчеләр килми торып аңа тияргә ярамый диделәр. Тикшерүчеләрне дүрт күз белән көттек. Алар килеп, язасын язып, сорашасын сорашып киткәч, гәүдәсен табып алыгыз да, моргка илтегез диделәр. Капка төбе тулы ирләр, күрәм йөрәкләре җитми. Беренчеләрдән үзем барып ябыштым. Эзлим абыйны. Ишек төбендә ята, аркасына яткан. Атлап чыгарга нибары бер адым калган. Аларның гаражлары уклон белән салынганга ачып керүгә артыңнан ук ишеге шап итеп ябыла иде. Ул ишек бервакытта да ачык килеш тора алмады. Шул хәрәп итте дә аны. “Хюндай Гретта” машинасы да, 3 пычкысы, тагын бик күп кирәкле эш җиһазлары барысы да ут эчендә калды. Мал табыла да бит ул, үзе әрәм булды, абыйны кайтарып булмый. Өрлек кебек ирдән бала гәүдәсе калган... “Фәридә апаны алыгыз!” – дип абыйның улы кычкырды. Мине читкә алып чыктылар. Һәр сөяге табылды, берсе дә көл эчендә күмелеп калмады... Машина эзлик дигән сүзләр ишетәм берзаман. Абыйның улы рульгә утырмакчы. “Юк, рульгә үзем утырам, энем синең хәлең хәл. Минем машинада илтәбез”, – дидем. Рәхмәт, ярдәм итүчеләргә Аллаһ меңләтә савап язсын. “Ябык машинада илтә алмыйсыз, исенә түзәрлек түгел, кеше ите бит ул. Ачык арбалы йөк машинам бар, үзем илтәм”, – диде ике буын туганыбыз. Кәфенләтеп кайттык... Төшкә дә кермәде, үзе дә сизенмәде. Яшим дип янып яшәгән җиреннән китеп барды, ахыйрәттә икәнлеген белгәч, үзе дә гаҗәпләнгәндер, дим... Матур тормышларның кителүенә бер мизгел вакыт җитә икән, – ди Фәридә ханым.
Капка төбе тулы техника. Фәрит әфәнде пай җирләрен үзе эшкәрткән, билгеле, техниканы да мулдан җыйган. Бу көннәрдә Фәрхәт улы ял алып кайткан, җәйге чордагы эшләр төп аның кулыннан үтәр. Энҗе кызлары да ялгыз әнисен ташламас. Бер йодрык булып яшәгән туганнар көче дә ярдәм итәр. Иркәләп үстергән балалары инде үз тормышларын корсалар да, Фәрит әфәнденең нәселен дәвам итеп, рухы горурланырлык итеп яшәрләр.
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА |
Иң күп укылган
|