поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июнь
  • Сөмбел Таишева - журналист
  • Разия Тимерханова (1918-1997) - җырчы
  • Фазыл Туйкин (1887-1938) - язучы
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
11.07.2024 Хәвеф-хәтәр

Әниләренә әйтмичә чыгып киткән кыз бала батып үлгән

8 июль көнне, Миловка авылына ерак түгел урнашкан карьерда 10 яшьлек кыз бала батып үлде. Ул өлкәннәрдән сорап тормыйча ахирәте белән карьерга су коенырга барган. Су коенганда кыз бала бермәл чума да башкача су өстендә күренми. Моны күргән ахирәте куркышыннан өенә йөгереп кайта.

Дус кызы белән булган хәл турында ул берничә сәгать үткәч кенә сөйләргә җөрьәт итә. Карьерда су коену урыны җиһазландырылмаган,  су керүне тыйган билгеләр урнаштырылган булган.
 
Мәрхүмә баланың гәүдәсен шул ук көнне кичен коткаручылар табып алган...
 
Без бәләкәй чакта җәйге каникулларга киткәндә укытучылар сулыкларда, табигать кочагында хәвефсезлек техникасын  үтәүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлаталар иде. Безнең барыбызга да, әлбәттә, аларның сүзләре формаль кебек кенә тоела иде. Нишләп инде без  сулыкларда батарга яисә берәр кайда янгын чыгарырга тиеш, ди?!  Балачак шундый  гамьсез инде ул, нишлисең... Тик хәзер бит телефоннар, гаджетлар заманасы. Бәлки, батучылар видеоларын күрсәтергә кирәктер балаларга? Аңлыйм, кемнәрдер өчен бу бик тә мәрхәмәтсез һәм шәфкатьсез адым булып тоелырга мөмкин, ләкин өсте җылы, ә төбендә чишмәләр бәреп торган сулыкларда никадәр тиз көзән җыеруын, шул сәбәпле суда  тиз тончыгу хакында балалар белергә тиештер бит? Суга сикерә белү дә мөһим, монда хаталансаң, имгәнү куркынычы зур. Шуңа кайчак йөзә белгән балалар да дөрес сикермичә һәлак була. Миңа калса, моңа бәйле видеозямалар балаларга үтә нык тәэсир итәр иде төсле. Әмма ИҢ МӨҺИМЕ – бары тик рөхсәт ителгән, махсус җиһазландырылган урыннарда су коенырга кирәк. Калган балалар югарыда язылган очраклардан  сабак алсын иде... 
Чыганак: bashinform.ru
 
 

 


Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 10.07.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы