|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2024 Шоу-бизнес
![]() Азат Абитов һәм Илмира Нәгыймова арасындагы конфликт: чынлыкта ничек булып бетте һәм җыр кемнеке?Бу көннәрдә татар эстрадасында кайнар булды: Илмира Нәгыймова һәм Азат Абитов арасында «Мәхәббәт шушыдыр» җыры аркасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Сәбәп нидә? Проблема ничек чишелде? Илмира Лилия Хәмитова репертуарыннан бу популяр җырны башкаруын социаль челтәрләрдә урнаштырган иде. Азат Абитов моңа җавапсыз калмыйча, үзенең битләрендә видео яздырып элде. Биредә ул Илмира Нәгыймовага шелтәсен белдерә.Чөнки күптән түгел генә Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина бу җырны парлап башкара башлаган иде. «Бу җырны без күптән түгел генә чыгардык. 1-2 ел көтеп торып була иде. Илмира Нәгыймованың безнең арттан ук "Мәхәббәт шушыдыр" җырын чыгаруын аңламадым, - дигән иде ул. Журналистлар бу хәбәрне ишетүгә артистлардан комментарийлар алырга ашыктылар һәм ниһаять конфликтның асылына чыктылар. Беренчеләрдән булып бу проблемага мөнәсәбәтле үз сүзен җырның беречне башкаручысы Лилия Хәмитова җиткерде: «Май аенда безгә ТНВ каналыннан тәкъдим белән чыктылар. Анда буыннар алмашы форматында тапшыру әзерләргә җыеналар. Аның кысаларында һәр җырчы икенче җырчының җырын сайлап башкарырга тиеш. Мин Ильмира Нәгыймованың «Сары розалар» җырын сайладым. Ул минем «Мәхәббәт шушыдыр» җырымны башкарырга уйлады. Бу – шушы телевизион проект өчен генә яздырылган җыр. Минем уйлавымча, ул аны концертларда җырлап йөрмәс. Моның өчен башка төрле килешү төзергә кирәк.» Шулай да тагын бер кызыклы хәл килеп чыкты- Лилия Хәмитова да Азат белән Гөлсириннең «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкаруына да бик сөнеп бетми икән. Моның турында ул болай диде: «Азатлар бу җырны «Башкарырга ярыймы?» дип рөхсәт сорагач, мин аларга «юк» дигән идем. Чөнки ул җыр әле бүгенге көндә дә минем репертуарымда. Мин аңлар идем, әгәр бу җырны мин инде җырламасам. Шунан соң миңа аларның остазлары Винера Ганеева чыкты. «Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсендә җырласыннар инде шул җырны балалар», – дип сорагач, каршы килмәдем. Ләкин мин ул җырны шул концертта гына җырласыннар дигән мәгънәдә әйткән идем. Тик Гөлсирин миңа Яңа ел алдыннан: «Лилия апа, без «Мәхәббәт шушыдыр» җырын студиядә яздырдык. Сезнең фикерне ишетәсе килгән иде», – дип, җырны үзләре башкаруында тыңлатты. Мин дә Азат шикелле бик үртәлдем. Алар бит аны концертта җырлар өчен сораганнар иде, ә монда үз репертуарларына алганнар булып чыга. Ләкин алар шикелле тавыш күтәреп тормадым, булган эш булган инде, дип кабул иттем. Әмма безнең арада җырны бирү турында бернинди килешү, куллар кую булмады. Мин Оскар Усманов белән киңәшләштем. «Нишлибез?» – дигәч, «Ярар, җырласыннар», – диде. Оскар үзе дә бик тыныч кеше, без икебез дә тавыш куптарып йөри торган кешеләр түгел. Безнең буын ул икенче төрлерәк.» Азат Абитов та үз гаебен, кызынып китүен танып журналистларга үз сүзен җиткерде: Гөлсирин миңа юл буе сезнең сайтта чыккан язманы укып барды. «ТНВ»дагы аңлатманы да күрдек. Хәзер бөтен нәрсә аңлашыла. Мин, гадәттә, кыза торган кеше түгелмен. Ләкин бу юлы шулай килеп чыкты. Без Ильмира белән элемтәгә чыктык. Дөресрәге, аңа Гөлсирин шалтыратты, чөнки кызлар барыбер кызлар белән җиңелрәк аралашалар инде алар. Безнең беркайчан да Ильмира белән начар мөнәсәбәтләрдә булганыбыз юк. Гастрольләрдә күрешкәндә дә аралашып торабыз. Без аңлаштык, барысы да яхшы. Ә инде Лилия апа сөйләгән сүзләргә килгәндә, шуны әйтәсебез килә: без белмәгән идек үзебезгә әлеге җырны Роберт абый Миңнуллинның истәлек кичәсендә генә җырларга рөхсәт ителүен. Чөнки без Оскар абый Усмановтан да шалтыратып сорадык аны. «Лилия апаң белән сөйләштек, мин, шәхсән, каршы түгел», – дип әйтте. Без Лилия апа Хәмитованы бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Әгәр дә ул безгә бүген: «Ул җырны башка җырламагыз», – дип әйтсә, без бер сүзсез аны башкарудан туктаячакбыз. ТНВ каналы да, шәхсән телеканалның генераль продюссеры Лилия Кадыйрова бу хәлгә ачыклык кертергә тырыштылар. Җырчы Илмира Нәгыймованың "Мәхәббәт шушыдыр" җырын башкару каналның яңа проекты кысаларында яздырылды. Әлеге проектта төрле елларда популяр булган ике артист үзләренең һәм бер-берсенең бер хитын башкаралар. Проектның исеме - «Музыкаль сабантуй»,инде тиздән ул тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Димәк «Мәхәббәт шушыдыр» җыры аның өчен болай көрәшкәндә чыннан да үзенең популяр булын исбатлады.
--- |
Иң күп укылган
|