|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2011 Шоу-бизнес
Альбина Апанаева Денизли фестивалендә төрекчә җырлый (ВИДЕО)
Төркиянең Денизли шәһәрендә өченче халыкара “Төрекчәвизьон” җыр фестивале башланып китте. Анда төрки телле җырчылар катнаша. Быел алар 20 илдән килгән. Фестивальнең төп шарты – төрек телендә җырлау. Катнашучыларның күбесе туган илләрендә иң популяр булган җырларын төрекчәгә тәрҗемә итеп башкара. Россиядән быел ике җырчы катнаша: Татарстаннан – Альбина Апанаева һәм Башкортостаннан Диана Ишниязова. Альбина Апанаева үзенең “Китәм димә” җырын тәкъдим итте. Бүгенге көндә әлеге клип – “YouTube”та урнаштырылган татар клипларыннан иң каралганы. Барлыгы 150 меңнән артык карау! Альбинаның җыры югары сыйфатлы эшләнгән аранжировкасы белән аерылып тора. Аның чыгышын Македония, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Румыния вәкилләре бик югары бәяли. Альбина икскиткеч чиста, көчле тавышка ия, диделәр. Фестивальнең концерты Памуккалә курортында урнашкан борынгы амфитеатр сәхнәсендә узды. Әлеге амфитеатрга 3 мең ел. 10 мең кеше сыйдырышлы мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде. Концертны Төркиянең төп телеканалаы – TRT – бөтен дөньяга турыдан-туры эфирда күрсәтте. Фестиваль әле тагын 2 көн дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбе иртәсендә Альбина Апанаеваның TRT каналында чыгып килүче “Хәерле иртә!” тапшыруына катнашырга чакырдылар. Ул анда ике җыр башкарачак: төрек телендә – “Китәм димә” һәм татар телендә “Чын дустым". Соңгысы - Альбинаны Татарстанда популяр иткән җыр.
--- |
Иң күп укылган
|