поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
10.07.2024 Җәмгыять

Социаль ипотека бетерелә?

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында төзелеш тармагына кагылышлы матбугат конференциясе булды. “Казан Экспо” үзәгендә 10-12 июльләрдә “Төзелеш” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк.

– Төзелешләр бару төрле предприятиеләрнең эшчәнлегенә уңай этәргеч бирә, – диде Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев.
 
Россиянең 14 төбәге һәм Кытай компанияләре катнаша шушы чарада. Үзбәкстан кунак сыйфатында килә.
 
– Татарстанның икътисадына файда китерсен өчен оештырыла мондый күргәзмәләр. Чималларны, әлбәттә, онлайн да карарга мөмкин. Ләкин, сиңа рәсемдәге матур товар килерме соң әле? Күргәзмәдә турыдан-туры танышасың, хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырасың. “Төзелеш” халыкара күргәзмәсен үткәрү өчен республика бюджетыннан 1 тиен дә тотылмады. Чара экспонентлар кертемнәренә нигезләнелеп оештырыла, – диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина.
 
“Казан Экспо” үзәгенең 3нче павильонындагы төзелеш һәм төзелеш чималлары, технологияләр һәм җиһазлар күргәзмәсен тамашачылар 10 һәм 11 июль көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр карый ала. Керү бушлай.
 
Татарстанның үзенең цемент заводы
 
Талия Минуллина республикага төзелеш өчен коры катнашмалар җитештерүче завод сатып алу буенча сөйләшүләр барганлыгын әйтте.
 
 
– Цемент тиешле күләмнәрдә җитеп бетмәү төзелеш тармагы өчен җитди мәсьәлә. Безгә катнашмаларны күпләп җитештерү кирәк. Бу җитештерү куәтләре бездә барлыкка килер дип көтәбез, – диде ул.
 
Казанда “Аэрокүпер” (“Аэромост”) төзелеше башланганлыгын хәбәр итте Талия Минуллина. Канат юл Вахитов белән Яңа Савин районнарын тоташтырачак. Анда 3 станция була. Вахитов районы ягында –  Горький паркы һәм “Урам” экстрим паркы, ә Казансуның уң ягында, ягъни, Яңа Савин районында – “Ак Барс Арена” футбол стадионы. Беренче белән икенче станцияләр арасы –1 чакрым, икенче белән өченче станцияләр арасы – 1,7 чакрымны тәшкил итәчәк. Казансу аша канат юл төзелешен 2030 елга тәмамлау ниятләнелә, проект 3 миллиард сумга төшә.
 
Яшәсен социаль ипотека!
 
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев таныштырганча, республикада быел, узган елдагы кебек үк, 3 миллион 600 мең квадрат метр торак тапшыру бурычы тора. Бүгенгә инде 2 миллион 420 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Быелның 1 сентябренә яңа 11 мәктәп сафка бастырылачак.
 
– Социаль ипотека бетәчәк икән, дигән сүзләр ишетелә. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
 
– Мондый сүзләр һич тә дөрес түгел. Социаль ипотека Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә бик популяр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзелеш буенча комиссия рәисе буларак, төзелешләрне күз уңында тота. Безнең иң олы инвесторыбыз – халык. Республика халкы төзелешләргә ел саен 400 миллиард сум акча кертә. Социаль ипотека бетмәячәк, ә дәвам итәчәк. Имеш-мимешләргә ышанырга кирәкми, – диде Илшат Гыймаев. 
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 10.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы