поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
09.07.2024 Ир белән хатын

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Никахка кадәр юк», – дип кисәтегез

«Дин буенча, Аллаһ өчен өйләнгән кеше диненең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен дә Аллаһка сыенсын, Аллаһка таянсын», – диелә хәдисләрнең берсендә. Димәк, өйләнү, никахлашу Аллаһ тарафыннан хуплана торган гамәлләрдән. Никах, туй итү өчен җәй – иң популяр вакыт.

Шуны да исәпкә алып, сәхифәбезнең чираттагысын никахлашуга бәйле сорауларга багышларга булдык. Кызыксынлырган сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Никах асылы нәрсәдә?

– Никах – гарәпчәдән килешү дигәнне аңлата. Ягъни ике гаилә балаларны өйләндерәбез дип килешә. Никахтан соң ике зур гаилә кушыла. Никах асылы – гаилә кору һәм бәхетле булу. Аллаһы Тәгалә һәрбер никахны кабул кылсын иде!

– Никахның шартлары нинди?

– Никахның дүрт төп шарты бар – иманлы булу, ата-ана ризалыгы, шаһитлар булу һәм мәһәр. Егет белән кыз никах вакытында иман кәлимәсен әйтә. Яшерен никах саналмасын өчен, санап кителгән бу дүрт шарт үтәлергә тиеш.

– Мәһәрнең күләме күпме дип билгеләнә? Хатын-кыз нәрсә тели, шуны сорарга хокуклымы?

– Кәләш самолет сораса да, зыян юк, дип шаяртып әйтәм кайвакыт. Ләкин кияү кеше шул самолетка утырып очып китә күрмәсен! Мәһәр иң кимендә 5 мең сум тирәсе булсын. Иң югары дәрәҗәсе юк. Инкыйлабка кадәр татар халкында мәһәр буларак ике ат, ике сыер кебек маллар кулланылган. Мисыр илләрендә мәһәргә фатир да сорарга мөмкиннәр. Ләкин кияү белән кәләш бу фатирда икәү яшәсә дә, кияү көннәрдән беркөнне талак әйтсә, өйдән аңа чыгып китәргә туры киләчәген аңлый. Чөнки ул аны хатынына мәһәр итеп биргән дә. Шуңа да аерылышу күрсәткече анда азрактыр да. Минем дә балаларым үсә. «Кызлар, мәһәрне күп сорагыз» дисәм, улларыма кыен булыр. Юрганыңа карап аягыңны сузасың инде.

– Мәһәр бирелми икән, никах дөрес саналамы?

– Мәһәрне никах көнендә үк тә, соңрак та биреп була. Әмма болар сөйләшенеп эшләнергә тиеш. Егет: «Юк, мин мәһәр бирмим», – дисә, никах бозылырга мөмкин.

– Ике гает арасында никах укытырга ярамый, диләр. Бу дөресме? Гомумән, никах укытудан тыелып торырга тиешле вакытлар бармы?

– Бу сүзне еш ишетергә туры килә. Бездә иң олы көн – җомга көне. Ураза яисә Корбан гаетләре җомгага туры килә икән, андый чакта өченче бәйрәм кушмагыз, дип кисәтә пәйгамбәребез (с.г.в.). Никахны кайсы көнне укытсалар да, яшьләр бәхетле булсын гына!

– Никахта кемнәр шаһит була ала?

– Шаһит бит ул таяклы булырга тиеш, дип шаяртам мин. Ягъни яшьләр арасында ызгышулар булса, ул килеп, таягы белән тәртип урнаштырып китәрлек булсын. Никахта мөселман кеше шаһит булырга тиеш.

– Никахлашканчы балага узып, аннан никах укытканнан соң туган бала зинадан туган дип саналамы?

– Күп нәрсәдә кызлардан тора. «Никахка кадәр юк», – дип кисәтегез. Егетләр никахка әзерләнсен, тырышсын. Никахка кадәр балага узгансыз икән, ул зинадан туган бала саналачак.

– Бертуганнар бер елны гаилә корса ярыймы?

– Динебездә тыю юк. Бер үк көнне никахлашсалар да ярый.

 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.07.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе