поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Ләйсән Сабирова - журналист
  • Заринә Акунеева - скрипкачы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
09.07.2024 Шоу-бизнес

Популяр җырчы Гөлүс Хәбибрахмановны кыйнаганнар: «Нәкъ сәхнә янында, бар халык күз алдында булды»

Популяр җырчы Гөлүс Хәбибрахманов белән күңелсез хәл булган. Ул социаль челтәренә: “Артист кешегә халык арасына чыкканда сак булырга кирәк икән, әллә нинди адекват булмаган тилеләр бар!”, - дип язып, телохранитель кирәклегенә ишарә ясаган иде. Җырчының үзе белән хәбәргә чыгып, нәрсә булганын белештек.

- Бу хакта сөйлисем дә килмәгән иде. Күпләр: “Нәрсә булды?”, - дип борчылып язгач, ачыклык та кертәсем килә. Нижгар өлкәсенең бер авылында Сабан туенда чыгыш ясаган идем. Бик күңелле генә бәйрәм булды. Чыгыш ясаганнан соң, әби-апалар, егетләр-кызлар, балалар белән фотога төштек. Шул чакта ике хатын-кыз балалары белән фотога төшәргә килде. Фотога төшкәндә, билгеле, әзрәк рәвешен китерергә кирәк инде.
 
Кырыйдан гына бераз кочаклап та аласың. Шуңа күрә “Сезне кочакларга ярыймы?”, - дип сорадым. Фотога төштек. 3 секунд та узмады, башымны кырыйга борган идем: “Ты кто такой”, - дигән сүзне генә ишеттем,  бер ир-ат китереп тә сукты. Шунда ук нокаутка киттем, аңымны югалтып егылдым. Анда әле ташлы җир иде, бик җайсыз төштем. Бөтен кабыргалар сызлый. Травматология бардым, кабыргаларда “ушиб”. Миңа суккан ир-ат,  фотога төшкән хатын-кызларның берсенең элеккеге ире булып чыкты. 4 ел элек аерылышкан булганнар икән. Ир-ат гафу үтенде инде, полициягә гариза язмадым. Әмма минем белән андый хәл булыр дип гел уйламаган идем. Бу галәмәтне күреп, балалар да елый башлаган... Менә йөр син, кеше белән фотога төшәм дип. Әгәр сөйләшеп, артык игътибар күрсәтеп торсаң, аңлар идең әле. Банкетларда да, тамашачылар килеп фотога төшәләр. Әле кайбер хатын-кызларның ирләре үзләре: “Бар фотога төш инде”, - дип әйтеп куя. Дуслар белән күрешкәндә дә, хатыннарын дусларча күрешеп кенә кочаклап аласың, гадәти хәл бит инде. 
 
Хәзер халык арасына чыкканда да үзеңә генә йөреп булмый икән. Тамашачылар рәхмәт әйтеп, фотога төшәргә теләп килгәч, каршы килә алмыйм бит инде. Минем дә халыкка рәхмәт әйтәсем, хөрмәт күрсәтәсем килә. Кемдер банкетларга чакырыр өчен телефон номерын да язып ала. Авыз да җимерелде, кабыргалар да сызлап тора, тын алырга кыен. Бу атнада банкетлар эшлисем бар, терелергә иде. Авылга кайтып, бераз тынычлыкта дарулар эчеп, мазь сылап савыгырга исәп. Бу тарихта беренче тапкырдыр, бәлкем. Нәкъ сәхнә янында, бар халык күз алдында булды.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»