|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2024 Шоу-бизнес
"Оят булмадымы?" - Үзеңә оят түгелме?
Алия Карачуринага яла якканнар. «Мин сезне бәбине үзегез тапкансыз дип торам. Э-э-эх, шундый яшь килеш кесарево ясаттыгызмы? Слабачка. Яраткан ирегезгә кесарево аша бәби табып бирергә оят булмадымы? Ярар, молодец, барыбер хезмәт инде. Уңышлар», – дип язган аңа социаль челтәрдә бер хатын. «Мондый смслар белән мине үпкәләтергә телиләрме? Нигә язалар, аңламыйм. Ә барысы да минем матур сөйләмәвемнән, мине карагач, аның косасы килүеннән башланган иде. Косасы килгәч, нигә минем сторисларны карарга? Пабликларда чыгасыз, ди ул миңа. Сторислар пабликларда чыкмыйлар дип беләм.
Димәк, минем яраткан ирем табибларга каршы төшәргә һәм миңа бәбине ничек табу дөресрәк булачагын хәл итәргә тиеш булган?» – дип язган аңа Алия.
Фото: Алия Карачуринаның шәхси архивыннан.
Автор: Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|