поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
05.07.2024 Җәмгыять

«Әгәр дә ир кеше генә эшләгән икән, мал ир кешегә генә кала, хатын-кызга бернәрсә дә эләкми...»

Күпләр мөнәсәбәтләренең шулкадәр дәрәҗәдә бозылганын көтәләр ки, хәтта бергә яшәү генә түгел, бер бүлмәдә дә тора алмыйлар. Дусларыбызның гаилә тарихын сөйлим әле.

Алар ун ел элек танышканнар. Айдар уен бәйлелегеннән интеккән. Автоматларда бер кич эчендә бөтен хезмәт хакын оттырган. Бурычлары җыела башлый. Башта танышларыннан алып тора, аннары чират – банкларга җитә. Әти-әнисе белән яшәгәнлектән, тулысынча аларның пенсиясенә көн күргән. Олы яшьтәге ир белән хатын уллары өчен бик борчылган, бу чиреннән коткару өчен нинди генә күрәзәче, им-томчыларга йөрмәгәннәр.

Һәм менә бервакыт ул Юлияны очрата. Кыз уен автоматлары салонында эшли икән. Айдар кызга бер күрүдә гашыйк булган. Ярты ел очрашкач, өйләнешеп тә куялар. Малайлары туа. Айдар белән Юлия ипотека алып, ике бүлмәле фатирга күчәләр. Егет "уен"га бәйлелегеннән терелә, сигез ел эчендә ипотеканы тулысынча каплап бетерәләр. Юлия икенче балага авырга уза. Айдарның хатынын аборт ясарга үгетләвен ишеткәч, мин бик гаҗәпләндем. 
 
Бәхеткә, Юлияны каенанасы хуплаган, кызлары туа. Ни гаҗәп, ир икенче баласын да бик ярата. Һәм аяз көнне яшен яшьнәгәндәй, барыбызны да һуштан яздырган, Айдарның әнисен аяктан еккан вакыйга: ир хатынын, ике баласын калдырып, әти-әнисендә яшәячәген әйтә. Кызларына бары сигез ай гына иде бу вакытта. Айдар балаларын үстерешергә һәм тәрбияләргә ярдәм итәчәген, әмма Юлия белән башка яши алмаячагын белдерә, хисләр сүрелде, янәсе. Тиздән аның башка хатын белән чуалуы ачыклана. 
 
Балаларын бик сагына иде Айдар. Юлияга ул даими рәвештә акча бирде, тулысынча тәэмин итеп торды. Балалар да аны бик сагынды. Ике гаилә арасында яшәп булмый,  балалар хакына булса да, дип Айдар Юлия янына кире кайтырга карар кылган. Хатыны аны гафу итмәгән, ләкин бер үзе генә балаларны да аякка бастырырга теләми...
Нишләргә икән аларга?
 
Хәзрәт киңәше: «Ир эшләгән икән, мал аңа калсын»
«Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин:
- Бөтен проблеманың да төп сәбәбе – иман бетүдә. Иман беткәч, кеше үзенең нәфесе, рәхәте белән яши башлый, ягъни аңа гына әйбәт булсын, аңа гына рәхәт булсын. Гаилә тормышында миңа гына рәхәт булсын дип яши башладыңмы, димәк, бу тормыш таркалачак. Чөнки гаиләдә үзеңне түгел, хатын – ирен, ир хатынын, икесе дә балаларын уйларга, кайгыртырга тиеш. Элек бер-берләрен яратмасалар да, үзләрен корбан итеп торганнар, үзләре турында гына уйламаганнар. Кешенең үзе турында гына уйлавы, эгоизм аерылуларга сәбәпче була дип уйлыйм. 
Ислам дине буенча, аерылышканнан соң тәртипләр икенче төрле, менә шул тәртипләрне кертергә кирәк. Мәсәлән, ислам динендә мал иллегә – илле итеп бүленми. Әгәр дә ир кеше генә эшләгән икән, мал ир кешегә генә кала, хатын-кызга бернәрсә дә эләкми. Аерылышуга гариза бирүчеләрнең күпчелеге - хатын-кызлар. Монда өстенлекне хатын-кызга түгел, ир кешегә бирергә кирәк. Ни өчен дигәндә, чөнки хатын-кыз ул күбрәк хисләр белән эш итә, бүген аңа начар, ләкин бер атнадан яхшы булырга мөмкин. Әмма инде куллар куелган, судка бирелгән. Балаларны бүлгән вакытта да суд күбесенчә аларны әнигә калдыра. Аны әтигә дә калдыра торган итеп карар кабул итәргә кирәк. Чөнки әти кеше балалары белән үзе генә каласын уйласа, аерылуга бармаячак. Хатын-кыз да балаларыннан мәхрүм калачагын уйлап, аерылудан тыелырга мөмкин…
 
Фото: https://ru.freepik.com/

---
Шәһри Казан
№ --- | 05.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы