|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2024 Шоу-бизнес
![]() Илдар бушлай концерт куя, Ришат түләтә....Ришат Төхвәтуллин туган авылында куелачак концертның ни өчен түләүле булуын аңлаткан. Ришат Төхвәтуллин июльдә туган авылында – Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында җәйге концерт уздырачак. Бу концертның түләүле булуын кайберәүләр аңлап бетермәгән. Бу хакта артистның үзенә дә язганнар. - Ришат, Сез туган авылыгызда уздырачак концертны түләүле итәсезме? Сезнең үзегезнекеләр үк гаепләмиме? – дип язган бер тамашачысы Төхвәтуллинга.
- Нәрсә өчен? Бу – хәйрия концерты. Җыелган акча авылга ярдәмгә һәм авыру балаларга тотынылачак, – дип җавап биргән бу сорауга җырчы.
- Мин дә шулай дип уйлыйм. Илдар Хәкимов үзенең авылында ел саен бушлай концерт куя, – дип тә җөпләгән бу теманы икенче берәү.
- Безнең - башка максат. Без ДЦП авырулы балаларга булышабыз, акчаның бер өлешен мәчеткә бирәбез, балалар бакчасына ярдәм иттек, авыл мәдәният йортына ярдәм күрсәттек, минемчә, бу – яхшы идея. Һәм болар бөтенесе 500әр сумга, – дип аңлаткан Ришат Төхвәтуллин.
Автор: Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|