поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
02.07.2024 Хәвеф-хәтәр

Стәрлетамакта газ шартлаган

Бүген Стәрлетамакта Артем урамындагы 150нче йортта икенче катта көнкүреш газы белән саксыз эш иткәндә шартлау яңгырый...

Һәлакәттә җиде кеше зыян күрә, шуларның икесе - балалар. Бер хатын-кыз үлгән, дип хәбәр иттеләр Стәрлетамак шәһәре хакимиятендә.

Һәлакәт урынында оператив штаб булдырылган, аны шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов җитәкли.
 
Шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре: авария-коткару хезмәтләре, өч берәмлек янгын сүндерү техникасы һәм өч берәмлек ашыгыч ярдәм урында эшли. 80 кеше йорттан эвакуацияләнгән.
 
Көнкүреш газы шартлау вакытында зыян күргән биш кеше Стәрлетамакның 1нче шәһәр дәваханәсенә озатылган.
 
 Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәлне шәхси контрольгә алды.
 
Беренче ярдәм күрсәтү өчен вакыйга урынында сигез ашыгыч ярдәм бригадасы җәлеп ителгән.  Айрат Рәхмәтуллин кушуы буенча Республика пешү үзәгеннән табиб-комбустиологлар бригадасы оештырылган.
 
Торак йортта көнкүреш газы шартлау мизгеле домофон камерасының объективына эләккән. Видеода бер баланың подъездга керергә омтылуы күренә. Шул вакытта шартлау була. Шартлау дулкыны белән керү ишеге турыдан-туры кызга бәрелә, шулай ук ул сабый белән колясканы бәреп очыра...
 
Балаларның берсе хәзерге вакытта нейрохирургка консультациягә җибәрелгән, икенчесе табиблар тикшергәннән соң өенә кайтарылган, ул амбулатор рәвештә дәваланачак.
 
Фото: "администрация Стерлитамака"
Автор: Резеда Галикәева

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.07.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы