поиск новостей
Көн мәзәге
  • - Мәсәлән, юмор хисен алыйк.
    - Каян алыйк?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
Архив
 
01.07.2024 Язмыш

Рузия Камаеваның әнисе: Баламны җир астына илтеп салулары җиңел булмады

Әтнә районының Күшәр авылыннан 58 яшьлек Сәрия Камаева ире белән 17 ел гына яшәп кала. Ире үлгәндә, кулында 3 бала, иң олысына 16 яшь була. Төп йортны ташламый ул. Каенанасы Гөлзада һәм аның олы кызы Рузия белән яшәп кала. Бу йортка килгәненә 33 ел икән инде.

 Рузия Камаеваны белүчеләр бардыр. 18 яшендә юл фаҗигасенә очрап, гомерлек инвалид булып калган көчле рухлы кеше иде ул. Кызганыч, күп китаплар һәм җырлар авторы Рузия Камаева 14 май көнне 61 яшендә яман чирдән вафат булды.

Ул чакта хәлләрен белергә дип шалтыраткач, авылдашлары, бу гаиләдәге бар кеше зур сынаулар үтте, дигән иде. Шушы көннәрдә без яңадан Камаевалар белән элемтәгә кердек. 85 яшьлек Гөлзада апаның колаклары начар ишетә, телефоннан сөйләшә алмый икән. Бала хәсрәте авыруларын тагын да кузгаткан. Телефонны алган ханым киленнәре Сәрия апа булып чыкты.

– 25 яшемдә күрше авылдан килен булып төштем. Ул чакта йортта авыру апа булуын уйлап тормадым инде. Рашатны яратуым көчле булганмы, бернидән курыкмыйча кияүгә килгәнмен. Безнең заман кешеләре барган җирдә таш була белде инде ул. Әти-әнигә дә зарланып йөри белмәдек. Үз әнием дә, баргансың икән, кайтып йөрисе юк, диде. Тату гына яшәргә тырыштык, – дип яшьлек елларын искә алды Сәрия апа. – Ирем кинәт кенә үлде дә китте. 41 яшемдә тол калдым. Иң олы балабыз ДЦПлы иде. Аны аякка бастырасы бар, ике кызым да кечкенәләр. Берсе – 7, икенчесе 4 нче сыйныфта укый иде. Кая анда яңадан кияүгә чыгу… Язмышыма риза булып, гомер иттем.

Сәрия апаның да капчыгы буш түгел. Иренең үлеменә төгәл ике ел дигән көнне улы Ришат үлеп китә. 18 яше тулган була аның. Табиблар кинәт кенә гемоглобины төшкән диләр.
 
– Баламны җир астына илтеп салулары җиңел булмады. Нинди генә булса да, бик газиз иде ул. Әле дә исләремә төшкән саен йөрәгемә кан сава. Иремне дә юксынам, – ди Сәрия апа. Шөкер, ике кызы да кияүдә икән инде. Матур гына гомер итәләр дип сөенә әниләре.
 
– Иремнең абыйсы Рүзәл гаиләсенә дә кайгы килде. Алар күрше урамда гына яшиләр. Гаилә корып, җиде ел яшәгәч, уллары туган иде. Кызганыч, ул бала да арабыздан иртә китте. Аңа чуан кебек әйбер чыккан иде. Кая гына йөртмәделәр, ни икәнен төгәл белүче булмады. Яман шеш икәнен ачыклаганда соң иде инде. Энебез 22 яшендә вафат булды, – ди Сәрия апа.
 
Рузия апаның иң авыр чакларында янында киленнәре була. Сәрия апа иренең апасын ташламый. Гомере буе фельдшер булып эшләгәч, ул үз җылысын өендәгеләргә генә түгел, бар авылдашларына өләшә.
 
– Табиблар Рузия апада 2022 елда яман шеш тапты. Үпкәсендә иде. Бераздан ашказаны асты бизенә һәм бавырына да метастаза киткәнен әйттеләр. Бер дә бирешмәде ул. Тереләм, диде. Казан хастаханәсендә бергә яттык. Химия терапиясе дә алды. Инде савыгып киткән кебек иде. Тик без дигәнчә генә буламы соң ул? Авыру яңадан баш калкытты. Ике атна дигәндә, апабыз китеп тә барды, – ди Сәрия апа. – Заманында безнең өйгә кунаклар еш кайтты инде. Рузия апаны күп басмаларга язып чыктылар. Ул кул эшләренә дә оста иде. Янәшәсендә булуыма рәхмәтен гел әйтеп торды. «Әле ярый син бар, әле ярый кабат кияүгә чыгып китмәдең», – дияр иде.
 
Каенанасына да бик кирәк Сәрия апа. Бераз гына соңга калса, авырулар янында озак торса, күршеләргә кереп эзләтә икән.
 
– Язмышларны берничек тә үзгәртеп булмый инде ул. Кешеләргә кирәк булуым белән бәхетлемен. Ике кызымның тормышына сөенеп яшим. Инде Күшәрнеке булып беттем. Мондагы һәр кеше бик якын, – ди ул. –  Тормыш итәргә сабырлыгым булышты. Хәзер яшьләрдә бу сыйфат юк. Мин каршы дәшмәдем. Балаларым кеше булсын, дидем. Яраткан эшем бар. Кешеләрне дәвалап, рәхмәт ишетеп яшәргә язсын. Бернәрсәгә дә үкенмим.
 
Сүз уңаеннан, Сәрия апа, бер дә фотога төшкәнем юк, дип, язмага Рузия апасының фотосын куюны сорады.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.07.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы