|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
26.06.2024 Яңа китаплар
Галимҗан Гыйльмановның яңа «Иблис коткысы» китабы дөнья күрде (ВИДЕО)Танылган язучы Галимҗан Гыйльмановның әлеге җыентыгына соңгы елларда иҗат иткән яңа әсәрләре туплап бирелде.«Иблис коткысы» роман-кыйссасы җыентыкның үзәгендә бирелә. Иблис тарихы әдипләрне һәрвакыт үзенә җәлеп иткән. Моңа кадәр үзенчәлекле психологик фикерләүгә һәм көчле әдәби интригага корылган «Албастылар», «Оча торган кешеләр» әсәрләре белән киң билгеле әдип бу теманы татар җирлегенә куеп ачарга омтыла. Иблис эзләү мотивына корылган әлеге кыйссада төп герой Мәүлет үз дөньясына гына бикләнеп яшәүче гап-гади мунча хезмәткәреннән кабат Җиргә сөрелгән Иблисне фашлауга ирешкән затка кадәр мавыктыргыч, әмма катлаулы юл үтә. Бу юлда ул, дөньяны үзгәртүгә караганда, үзе күбрәк үзгәрә һәм әсәрнең ахырына олы шәхес булып җитешә. Җыентыкта шулай ук бүгенге көндә татар яшәеше өчен актуаль мәсьәләләргә багышланган бәяннар тәкъдим ителә. Аларның барысы да кеше (татар) рухы өчен барган әхлакый көрәш хакында.
--- |
Иң күп укылган
|