поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • Рифат Фәттахов - продюсер
  • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
26.06.2024 Язмыш

«Миңа бит картаерга һич ярамый. Картайсам, улымны кем карар...»

«Намаз җаны дәвалый, күңелгә тынычлык бирә. Тәнемдәге авыртуларны баса» ди, Лаешта яшәүче, 14 ел инде урын өстендә ятучы Альфред абый Гиниятуллин.

Язмам герое Альфред абыйның язмышы, бүгенге көндә авырлыклар алдында калганнарга яшәргә көч бирсә, бүгенге көндә сый-нигъмәттә, байлыкта яшәүчеләргә гыйбрәт булсын иде. 

Башта йөрүе үзгәрде
Адәм баласын Аллаһы Тәгалә төрлечә сыный. Кемдер сыгыла, кемдер киресенчә үз язмышына тугры калып яңа юл алып үз сукмагын булдыра. Альфред абый да  сынаулар белән күзгә-күз күрешеп тә рухи көчен югалтмыйча үз сукмагын ерып баручы кеше дияр идем.  Янәшәсендә аның терәге –  әнисе – бәгырь җимеше – баласы өчен җанын бирергә  әзер Нәфисә апа бар.  
 
Нәфисә апа тумышы белән Ульяновск якларыннан. Һөнәре буенча технолог. Заманында язмыш җиле аны Себер якларына – Сургутка илтә. Анда ул булачак ире Әнвәр абый белән таныша. Себер яклары салкын булса да, мәхәббәтләре көчле була аларның. Яшь егет Әнвәр дә төшеп калганнардан түгел, «Газпром»  да эшли. 1967 елда гаилә корып җибәрәләр.  Бер-бер артлы балалар дөньяга килә. 1970 елда Альфред туса, 1979 елда Альберт дөньяга аваз сала.  
 
- Улларым бик тәртипле, акыллы булып үстеләр. Альфредым бигрәк тә бала җанлы иде. Кул арасына керерлек яшькә җиткәч тә гел ярдәм итеп торды. Атна саен өйләр җыештырып, сервантлардагы тузаннарга кадәр сөртер иде, дип балачак елларын искә алып Нәфисә апа. - Мәктәптә дә шук, шаян малай булып үсә. Әйбәт укый, сәнгать мәктәбен дә уңышлы гына тәмамлый, оста итеп картиналар иҗат итә. Табигать җанлы булганга, табигать күренешләрен  бик матур ясаган ул. Авыруы башлангач та, акча кирәк булганлыктан картиналарны сатарга мәҗбүр булганнар. Мәктәпне тәмамлагач та, әтисе янына эшкә урнаша. Хезмәт юлын «Газпром»да оператор булып башлый. 1987 елда армия сафларына  алына.  Анапа якларында диңгез флотында өч ел хезмәт итеп кайта Альфред. Кайткач та элеккеге эшенә оператор булып урнаша, өстәвенә шунда ук рәссам булып та эшли. КХТУ (Казан химия-технология университетында) читтән торып укырга да өлгерә. 
 
- Армиядән кайткач та улымның йөрешенә күзем төште.  Ул гадәти йөрүдән нык аерыла иде. Армиядә хезмәт иткәндә дә улым хастаханәдә неврология бүлегендә яткан иде. Тик нәрсә булганын, ни өчен ятканын сөйләмәгән иде. Матур гына яшәп ятканда менә шулай улым белән хастаханә юлларын таптый башладык... Рассеянный склероз дигән диагноз куйдылар. Бик авыр булды бу хәбәрне кабул итү... Шунысы гаҗәп, бу авыру тиз генә аяктан екмады Альфредны. Башта йөрүе үзгәрде, әкренләп таякка таянып йөрсә,  аннары коляска ярдәмендә хәрәкәтләнә башлады. Ә 2010 елда урын өстеннән тора алмас булды... Аллаһы Тәгалә улымны бу халәтенә ияләштерер өчен шулай организмына әкрен генә үтеп кергәндер инде, - дип,  авыруның беренче елларын искә төшерә күз яшьләрен сөртеп,  ана. «Типсә тимер өзәрдәй, нык иде балам. Чибәрлеген дә, буен да Аллаһы Тәгалә кызганмаган иде... Менә хәзер ул матурлыгы шушы фотода гына калды инде» – ди Нәфисә апа фотодагы егетне безгә күрсәтеп,  сүзен дәвам итә. Әмма нинди генә авырлыклар аша үтмәсеннәр, Нәфисә апада уфтану, зарлануның бер әсәре дә юк. - Аллаһ Раббыбыз: Яраткан бәндәләремне сынармын, дигән. Һәм иң югары бүләк тә сынаулар аша килә. Безгә үтәсе юллар булгандыр. Сабыр булырга кирәк - ди ул. 
 
Дару улыма килешмәде
2005 елда Гиниятуллиннар гаиләсе Татарстанга кайтырга мәҗбүр була.
 
- Бездәге кебек авыруларга махсус даруны алыр өчен кайттык. Ә ул дару Казан пропискасы булганнарга гына бирелә икән. Шуңа өметләнеп кайттык бу якларга. Алдык, тик улыма аның шифасы булмады, килешмәде. Киресенчә авыруы көчәйде генә.  Ирем белән Лаешта йорт алып шунда яши башладык. Гел дәваланып тордык. Хастаханәләрдә дә ятып чыктык. Тормыш үз җаена тәгәри башлады. Үз халәтебезне үзебез кабул итеп яшәп кенә ятканда, тагын бер сынау, 2014 елда ирем Әнвәр 73 яшендә арабыздан китеп барды. Ул миңа ныклы терәк иде. Боксер булгач, сәламәтлеге дә нык иде. Кинәт кенә вафат булуын кабул итү үтә дә авыр булды. Бар эшләр дә үземнең җилкәмә төште инде. Үз йортыбыз белән торабыз, бакчабыз да бар. Аны да бит буш яткызып булмый. Яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә үстерәсе килә... Альфред да сабыр булырга тырыша инде балам. Авыртулары каты булса да сиздермәскә тырыша. Ләкин мин бит ана кеше. Баламның хәлен яхшы аңлыйм. Төнлә йоклаганда кайвакыт ыңгырашуларына уянып китәм дә, янына килеп ничек тә хәлен җиңеләйтәсем килә, сыпыпырып куям, юрганы ачылган булса, ябам. Бүлмәләребез капма-каршы безнең. Шуңа һәр хәрәкәтен ишетеп, тыңлап ятам. Уяу булырга өйрәнәсең икән ул - ди Нәфисә апа. 
 
78 нче яшен тутырса да Нәфисә апа әле сөбханАллаһ, яшь күренә. 
 
- Сеңлем, миңа бит картаерга һич ярамый. Картаерга вакыт юк. Картайсам, улымны кем карар, - дип елмаеп та алган була Нәфисә апа. Көне иртәнге 6 дан башлана икән. Альфред абый бүгенге көндә кашык тотып мөстәкыйль рәвештә ашый алмый. 
 
- Яңа гына Татарстанга кайтканда аның уң кулы әйбәт эшли иде әле. Сургутта үскәч, үзегез беләсез, татарча начар белә иде. Үзлегеннән китаплар укып, интернет ярдәме белән башта татар телен өйрәнде. Хәзер дә ул бөтен нәрсәдән хәбәрдар. Интернеттан бар нәрсәне өйрәнә, тыңлый. Хәрәкәтсез ятса да, баш мие әйбәт эшли улымның. Хәтере дә яхшы. Мин онытсам да, ул онытмый. Көн саен 15 тән алып 18 гә кадәр дару кабул итә. Онытмас өчен барысын да үземә теркәм барам. Намаз укырга өйрәнүе дә үзлегеннән булды. Мин хәтта аның догалар өйрәнгәнен белмәдем дә. Әлеге дә баягы интернет ярдәмче Альфредка.  Бер намазны да калдырмый ул. Биш  намазны да вакытында укый. Хәдисләр, Коръән аятләрен өйрәнә. Намаз аңа яшәргә көч бирә. Көнебез  менә шулай уза инде безнең. 
 
Нәфисә апа сөйли, үзе бер генә минутка да Альфред абыйдан күзен алмый. Ул да мөгаен улының 54 яшен мондый хәлдә күрермен дип уйламагандыр.  Аның да мөгаен улының балаларын сөеп, улының кадер-хөрмәтен тоеп яшисе килгәдер. Ләкин ана кешегә бүген нык булырга кирәк. Үзе өчен дә, улы өчен дә аягында нык басып торырга тиеш ул. “Көнебез шулай үтә инде” дип әйтү генә җиңел. Һәр көн яңа мәшәкать, сынау белән туа шул. Нәфисә апа шул авырлыкларны ерып баручы бер кораб кебек. Очрашканда да ананың  яңа гына хастаханәдән кайтып килүе иде. 
 
- Альфредның менә тешләрен дәвалыйсы бар. Шуның буенча йөри идем. Өйгә килеп дәвалый торган стоматолог юк. Киләсе атнага язылдык инде. Ул бит башын да тотып тора алмый. Стоматологиягә алып барасы була. Язылуын язылдым да, әле бит аны алып та барырга кирәк. Ә биредә андый махсус машиналар юк. Белешкән идем, Казаннан 15 меңгә ашыгыч ярдәм машынасын чакыртырга була икән. Чакыртмыйча булмас инде. Урын өстендә ятучы авыруларны дәвалар өчен менә шундый белгечләр булмавы кыен, әлбәттә. Себердә яшәгәндә андый сораулар белән очрашкан юк иде. Теш табибы өйгә килеп дәвалый иде. Менә борчылып торам инде хәзер. Ничекләр генә башкарып чыгарбыз дип. Аллаһ ярдәменнән ташламас безне! - ди Нәфисә апа.     
 
Ярдәм итүчеләр гел очрап тора
 
Альфред абый да борчылмый түгел. Нык борчыла. Караватта нәни сабый баладай ятып торса да, ул бит барысын да аңлый. Әнисенә җиңел булмавын да бик яхшы белә ул. Яше барган саен Нәфисә апага да Альфред абыйны күтәрүе көннән-көн авырлаша бара. Альфред абый әнисенә үзен күтәрергә җиңелрәк була торган махсус аппарат барлыгын интернеттан күптән тапкан инде. Бәяләрен дә белешкән. 180 меңлек җайланма аларның хәлен бераз гына булса да җиңеләйтә алыр иде. Рамазан айларында 100 мең акча җыелган булган. Тагын 80 мең җыясы калган икән. Бер уйласаң, кемдер өчен бу зур акча да түгел кебек. Ә кемгәдер, памперсларга, даруларга ничек акча җиткерергә  дип баш ватучы өчен, күтәрә алмаслык зур сумма. Альфред абыйның тагын бер зур хыялы бар икән – ул да булса Алиса колонкалы булу. Әнисе берәр яры чыгып киткәндә, тавыш белән генә шалтырата алырга, тавыш ярдәмендә интернеттан нидә булса табырга аңа бик зур ярдәмлек булыр иде.
 
Нәфисә апа да Альфред абый да бүгенге көнгә кадәр ярдәм итүче һәр кешегә үзләренең рәхмәтләрен җиткерә. “Дөньяны мәрхәмәтле кешеләр бизи. Ярдәм итүчеләр гел очрап тора. Андый кешеләр булмаса яшәве авыр, сеңлем.” – ди Нәфисә апа. 
 
Мөселман кардәшебезгә килгән авырлыклар башка мөселманнар өчен дә сынау. Адәм баласының байлыгы, сәламәтлеге булганда бар да дус, бар да туган. Ә менә авырлыклар ишегеңне шакыганда кайберәүләр синнән йөз чөерә.  Менә шул чакта “мөселманнар сынала”да  инде.  Сынауны уңышлы узар өчен, кардәшеңә килгән авырлыкны үзеңнеке кебек кабул итеп, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) дә  мәрхәмәтле кеше булган. Үзеңдә  әлеге асыл сыйфатны тәрбияли алган кеше, Аллаһ каршында да, үзебезнең намусыбыз алдында да  зур дәрәҗәләргә ирешүче булыр, шәт ИншәАллаһ. 
 
Руфия Мөхетдинова. 
 
Альфред абыйга акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр редакциягә "Шәһри Казан" мөрәҗәгать итә ала, якм +7 927 246-27-65 номерына беркетелгән карталарга акча күчерергә мөмкин

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы