поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
26.06.2024 Хәвеф-хәтәр

Мошенникларны 20 миллионга баетканбыз

Мошенниклар гамәлләреннән зур акча югалту турында Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы бүлегенә гариза килгән.

Борай авылында яшәүче 43 яшьлек кешегә апрель ахырыннан билгесез кешедән шалтыратулар килә башлый, ул үзен биржа инвестицияләре буенча менеджер дип таныштыра. Ир-атка кыска вакыт эчендә зур табыш вәгъдә итәләр, ләкин стартап өчен аңа билгеле бер сумма кертергә кирәк була. Ике ай дәвамында зыян күрүчегә махсус кушымта аша финанс үсеше графигын “төзеп” җибәрәләр. Тик гариза бирүченең үз акчаларын алу теләге тугач, бернәрсә дә килеп чыкмый, чөнки күп кенә уйлап чыгарылган сәбәпләр барлыкка килә: “тагын акча кертергә кирәк”, “страховка өчен түләргә кирәк” һәм башкалар. Корбан ялган брокерлар кулына 6,7 миллион сумнан артык акча тапшырган, шуларның 6 миллионнан артыгы - кредит, 600 мең сумы - шәхси акчалар, ә 70 меңнән артыгын ул танышларыннан бурычка алган. Шулай итеп, “инвестор " акчасыз һәм зур бурычлар белән калган.

Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы бүлегенә 58 яшьлек ир-ат алдау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчегә 10 көн дәвамында билгесез номерлардан шалтыратулар һәм смс-лар килә. Аферистлар үзләрен  банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра. Явыз ниятле кешеләр үз корбанын аның шәхси мәгълүматларын мошенниклар белергә тырыша  һәм мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыеналар дип ышандыралар. Уйлап чыгарылган мошенникларның гамәлләреннән “котылу” өчен, шалтыратучылар авыл кешесенең үзенә  кредит  рәсмиләштерергә һәм акчаны “имин исәпкә” күчерергә тәкъдим итәләр. Ир-ат 1 миллион 600 мең сумнан артык кредит, шулай ук 150 мең сумнан артык акчаны бурычка алган. Барлык акча шәхсән мошенниклар күрсәткән исәпкә күчерелгән. 
 
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: билгесез кешеләр белән телефон аша яки мессенджерларда аралашканда сак булыгыз. Тиз табыш вәгъдәләренә ышанмагыз. Чит кешеләргә акча күчермәгез һәм бирмәгез! 
 
Анастасия Штерн, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 26.06.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы