|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2011 Мәдәният
Миләүшә Шәйхетдин: Үзсүзлелегем аркасында профсоюз рәисе итеп сайладыларАртист һөнәренең шахтерлар эше кебек үк авыр икәнлегенә инанган Миләүшә Шәйхетдин өчен рольнең зурысы, кечкенәсе юк. Шуңа күрә аның Камал сәхнәсендә һәр чыгышы хәтергә уелып кала, уйландыра. Әмма уңышын һич кенә дә үзенеке генә димәс, әсәрнең уңышлылыгын дәлилләр, чын күңелдән режиссерның табышларына куаныр. Бу холык, табигать кайдан килгән соң дип аптырашта калсагыз, гади генә итеп: "Әти кызы мин", – дип җаваплар.
– Сәхнәдән ерак торганнар өчен артист шамакайлана, көлдерә торган җиңел холыклы кешеләр һөнәре булып тоела. Андыйларга ни дияр идегез?
– Артист хезмәте – бик авыр хезмәт. Безнең эш сәгате башка һөнәрләр кебек иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр дип, билгеле бер вакыт аралыгы белән чикләнмәгән. Ул сине тулысынча бөтереп ала, йота торган һөнәр. Спектакль әзерләнгәндә, көне буе театрда буласың, роль турында уйланулар өеңә ияреп кайта, төшеңә керә. Кайсыбер спектакльләргә физик формада булуың таләп ителә. Кайсы роль өчен ябыгасың, кайсысы өчен тулыланып китәсең. Ә кайбер рольләр өчен җитезлек кирәк. Димәк, үз-үзеңне аямыйча физик күнегүләр белән шөгыльләнергә туры килә. Кешене көлдерү елатуга караганда да авыррак. Шуңа күрә артист һөнәрен җиңел дип әйтә алмыйм. Бервакыт матбугатта иң авыр һөнәрләр исемлеген чыгарганнар иде. Анда артистлар шахтерлардан соң икенче урында тора.
– Фатих Хөсни әсәре буенча куелган "Йөзек кашы" спектаклендә шәфкать туташы образы нурлылыгы, җылылыгы белән җәлеп итте, Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" спектаклендәге чатан Рәйхан тәнкыйтьчеләрнең югары бәясенә лаек булды. Сез нәкъ менә көчле ихтыярлы, шәфкатьле хатын-кызларны уйнар өчен яратылган кебек.
– Характерлы рольләрне яратам. Әмма үзем башкарган бер генә рольне дә үгисетәсе килми. Кайчак бик үк уңышлы булмаган спектакльдә роль башкарырга туры килә. Әмма син аңа бик күп көч куярга тиешсең. Үзеңә роль ошамаса да, тамашачыга ул кызык булырга тиеш. Сәхнәгә бер минутка гына чыгып керсәң дә, үзенчәлегеңне, ролеңнең асылын аңлатырга тиешсең. Мин "41нең арбалы хатыннары"ндагы чатан Рәйханны, "Җанкисәккәем"дәге (Туфан Миңнуллин пьесасы) Рәсимәне яратам. "Өч сеңел"дәге (А. Чехов) Наташа бигрәк тә күңелгә якын. Фәрит Бикчәнтәев анда бер генә режиссерда да кабатланмаган Наташа образын тудырды. Балалар өчен куелган спектакльләрдәге рольләр дә минем өчен кызыклы.
– Миләүшә, сез күбрәк әти (Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдин) кызы, ахрысы. Шундый ук көчле рухлы, ныклы, төпле...
– Миңа өйдә шулай диләр. Әти белән безнең холыклар охшаган. Ә кызым Сөмбел дәү әнисе Миңлегөлгә тартым.
– Көчле характерлы хатын-кызга тормышта җиңелме соң?
– Башка холыкта булып карамагач, чагыштыруы читенрәк инде, әлбәттә. Миңа калса, андый хатын-кызга бик үк җиңел түгелдер. Мин бер нәрсәне дә җиңел генә, болай гына, бармак аша үткәрә белмим. Берәр эшкә алынам икән, аны яхшы итеп, тырышып эшлим. Хоккей карасам, чын күңелдән борчылып карыйм. Хәтта соңыннан төне буе йокламаска да мөмкин. Болай гына, исәп ничә икәнне белер өчен генә экран каршына килүне бөтенләй кабул итмим.
– Артист һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән кеше буларак, әтиегез шул ук һөнәр сайлавыгызны ничек кабул итте?
– Дөресен генә әйткәндә, үзем дә артистка булырмын дип уйламаган идем. Ике яшьтән гастрольдә йөргәнгә, бу һөнәрнең авырлыкларын бәләкәйдән шактый татырга туры килде. Күрәсең, язмыштан узмыш юк, дигәннәре хактыр. Мин мәдәният һәм сәнгать университетының шәрык телләре факультетында укырга тиеш идем. Ул елны исә Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев театраль студиягә тәүге курсны җыйды. Мин болай гына әзерлек консультацияләренә барып карадым. Әти: "Анда икенче турдан да төшереп калдыралар",– дип "сөендереп" озатып калды. Үттем, укыдым, Камалга эшкә алдылар. Әти премьераларны карап бара. Без бергәләп спектакль турында сөйләшәбез, ул тәкъдимнәрен әйтә. Әмма беркайчан да кискен тәнкыйть әйтешеп бәхәсләшкәнебез юк. Әтигә, гомумән, андый нәрсә хас түгел.
– Артист һөнәрендә уңышка ирешү өчен шәхси тормышыңдагы югалтулар белән килешергә кирәк дигән фикер дөресме?
– Минем язмышка килгәндә, ничек кенә булмасын, үземне бәхетле дип саныйм. Шөкер, кызым бар. Безнең уртак кызыксынуларыбыз бар. Бүген мин үз тормышым белән канәгать.
– Үзеңә кумир булдырма, дигән принцип сезгә туры киләме?
– Һәр кеше индивидуаль. Шуңа күрә мин бу принцип белән килешәм. Ләкин яхшы рольләр насыйп булган, кызыклы проектларда катнашкан артистларга сокланам, ак көнләшү белән көнләшәм. Татар театры артистларына классик әсәрләр буенча куелган спектакльләрдә уйнау бик сирәк тәти торган бәхет. Ә бит ул артистлар өчен бик файдалы. Минем, мәсәлән, У. Шекспир комедияләрендә уйныйсым килә. Әмма белмим, ул безнең халыкка кызык булыр микән. Юкса Мәскәү классик әсәрләргә халыкны җәлеп итүнең үз юлын тапкан. Әйтик, С.Безруков, Е.Миронов кебек артистлар юк кына сериалларда катнаша да, аннары театрда Гоголь, Шекспир, Чехов әсәрләрендә уйный. Халык классик әсәр карыйбыз дип килә дисезме әллә? Иманым камил, күпчелеге театрга Шекспирны яратканга түгел, сериал каһарманын карарга килә.
– Карашларыгызны тиз үзгәртәсезме?
– Юк. Мин үзсүзлерәк кеше. Әмма төпле дәлилләр булса, уйлап карарга була. Бәлки үзсүзлелегем, принципларны яклап бәхәсләшүем, гаделлек яратуым аркасында мине театрда профсоюз рәисе итеп сайлап куйганнардыр да.
– Уңышсызлыкларны ничек кичерәсез?
– Уңышсызлык яңадан эшләргә көч бирә, дип уйлыйм. Үз эчеңә китеп вәзгыятьне анализлыйсың, яңа алым, тактика уйлап табасың. Мин уңышсызлыкка очрадым дип борын салындырып утыра алмыйм. Шуңа күрә кискен тәнкыйтьне дә тыныч кабул итәм. Үз-үземне бик нык тәнкыйтьләргә яратам.
– Һәр спектакль үзенә күрә имтихан. Ә имтихан бирүче аны уңышлы тапшырыр өчен ниндидер ырымнарга ышана. Бу җәһәттән сәхнәгә чыгар алдыннан нәрсә эшлисез?
– Премьерамы ул яки чираттагы спектакльме, зур рольме яисә кечкенәме, сәхнәгә чыгар алдыннан барыбер каушыйсың. Мәсәлән, "Өч сеңел" спектакле миңа берничә көн алдан ук тынгылык бирми башлый. Чатан Рәйхан образына исә бөтенләй башка әзерлек таләп ителә. Башка артистлар да шундый ук халәттәдер, дип уйлыйм мин һәм күпләрнең ырымнарга ышануын, уңышлы башкарып чыгар өчен нәрсәләрдер башкаруларына да ышанам. Мин исә сәхнәгә бисмилласыз аяк басмыйм.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|