поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Ләйсән Сабирова - журналист
  • Заринә Акунеева - скрипкачы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
23.06.2024 Җәмгыять

Аксубайда гигант елан килеп чыккан: «Мин ул еланны идән астына ияләшер дип курыктым»

Аксубай районының Яңа Ибрай авылында ике көн элек 3 метрлы еланга юлыкканнар. Рафаэль Вәлиуллин бакча башындагы печәнне чаптырганда бакчаларына зур гына елан шуышып кереп киткәнен күреп ала.

- Андый чакта аны-моны уйлап тормыйсың, гаиләңне, йортыңны сакларга ашыгасың. Мин дә чапкычны туктатып, трактордан сикереп төштем дә, кабинадан монтировканы эләктереп, еланга бер генә кизәндем. Елан тиз генә үлми ул, бөтәрләнергә кереште.  Мин тагын бер-икене кундырдым да монтировка башы белән еланны читкәрәк алып ташладым. Күтәрә торган түгел, авырлыгы! Җитмәсә кеше буеннан да озын. Мин аны бакча буйлап үрмәләр дә, ишегалдына керер, идән астына ияләшер дип курыктым, - дип сөйли Рафаэль  абый.
 
Аңа 61 яшь. Җәмәгате Римма ханым авыл җирлеге идарәсендә сәркатип булып эшли. Рафаэль абый исә 10 еллап урманчы хезмәтендә тир түккән. Димәк, еланнар дөньясы аңа яхшы таныш. Бүгенге көндә ул мәктәптә оператор вазыйфасын башкара.
 
- Безнең якта еланнар аз түгел. Урман якын бит. Авылга якынаюлары бик ихтимал. Урманчы булып эшләгәндә еланнарның ниндиләрен генә күрмәдем. Берсендә елан туена юлыктым. Алар әллә ничәү бер-берсенә уралышып бетәләр, башлары да, койрыклары да күренми, кап-кара бер йомгак инде, әвәрә-түнә килеп яталар, - ди ул.
 
Моңарчы аның авыл эчендә елан күргөне булмаган. Бу - беренче "кунак" дип ышандыра. 
 
- Мин ул еланны оныткан да идем, өйгә кергәч, Риммага сөйләдем дә кабат карарга төштек. Бөтәрләнеп яткан! Әй, канатым, башын кисеп ташласаң да, елан бик озак җан бирә ул. Әле бит аны үлгәч тә балалый диләр. Корсагы тып-тыгыз, балаларга җыенган кебек. Иртәгә чыгып, корсагын ярып карыйм әле. Авыл халкы килеп карый, шул килеш ятып тора, күмеп тә куймадым. Бер дустым хәбәр салды, иптәше белгеч, үзем килеп карыйм, безнең як еланымы икән, тикшерәм, дигән. Менә шундый хәлләр, - ди Рафаэль абый.
 
Аның әлегә мәшәкате үзгә - чаптырып, киптергән печәнен алып кайта алмый, Яңа Ибрай авылында көн дә яңгыр ява икән. Һава торышларына сабырлык теләп, Рафаэль абыйга изге теләктә калабыз. Берничә көннән тагын хәбәрләшәбез, теге елан үлсә дә, балалар тудырмадымы икән?
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»