|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.06.2024 Матбугат
Журналист Риман Гыйлемханов: "Кисәк өнсез калдым, елыйсы килә башлады"Журналист, язучы Риман Гыйлемханов быел 75 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Журналистика эшчәнлегенә — 50 ел! Риман абый озак еллар дәвамында “Ватаным Татарстан” газетасында эшли. Быел “Бәллүр каләм” XXVII республика бәйгесендә Гран-при иясе булып, “Лада-Гранта” машинасы белән бүләкләнде. — Әллә ничә ел рәттән: “Бирергә мөмкиннәр”, “Син булырга тиеш”, — диләр иде миңа. Инде кул селтәгән идем. Шуңа быел көтелмәгән булды. Баш мөхәрриребез Гөлнара Сабирова: “Матур костюмыңны киеп кил, Риман абый. Фәридә апаны да ал”, — диде. “Нәрсә була?” — дигәч, бәйрәм карарга килерсең, дип елмайды. Бәлки, берәр медаль бирерләр, дип уйладым. Шуңа кисәк өнсез калдым. Әллә картайдым, мин әйтәм, тамак төбенә төер утырды, елыйсы килә башлады. Бу — бик зур хөрмәт, - ди Риман абый Гыйлемханов.
![]() ![]()
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|