поиск новостей
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июнь
  • Венера Шәмиева - җырчы
  • Гүзәлия - җырчы
  • Марат Мухин - композитор, аранжировкалаучы
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
21.06.2024 Шоу-бизнес

Җырчы Рината Тэй: “100 меңгә якын зыян салынган”

Җырчы Рината Тэй тормышында янәдән күңелсез хәл. Җырчының вокал студиясен басканнар. Рината белән хәбәргә чыгып, бу хакта тулырак белештек.

– Студиягезне басканнар дигән хәбәр таралды. Ничек булды соң бу хәл?
– Алдагы атнада җомга көнне студиямә кергәннәр. Ул көнне ял итә идем. Дүшәмбе эшкә килсәм... аппаратурам юк. Нәрсә эшләргә дә белмичә тынсыз калдым. Күз уңында торган бар нәрсәне алып чыгып киткәннәр. 100 меңгә якын зыян салынган. Янәшә бүлмәдә бер кыз эшли иде, безнең уртак ишек булгач, минем студия дә ачык калган. Ничек ул кеше кергәнен ишетми калган соң? Белмим инде. Тизрәк күрше кабинетта эшләүче кызга шалтыраттым: “Җиһазларны син алып тордыңмы әллә?” – дим. Ул миңа: “Нишләп синең әйберләргә тиим?” – диде, шул мизгелдә калтырый башладым, сүзсез калдым. Кабинетымны бикләп охранага төшеп киттем. Камераларны карап алдык. Безнең студиягә керә торган ишек янында камера юк, бары бинага керә торган җирдә генә, шулай да бер шикләнелүче бар.  Бер ир-ат буш юл сумкасын күтәреп кергән, 10 минуттан тулы сумка белән әкрен генә чыгып та киткән, бур шул булса гына инде. Әйтерсең, кемдер минем студиям ачык булуын алдан әйтеп куйган. Бур шундый оста эшләгән, бер генә чыбыкны да ашыгып өзмәгән. Нәкъ эш өчен иң кирәк булган җиһазларны алып киткән. Полициягә мөрәҗәгать иттек.

– Алардан хәбәр бармы соң әле?
– Полиция хезмәткәрләре бармак эзләрен алды. Әлегә бер хәбәрләре дә юк. Гел шалтыратып белешеп торам. “Без камералар буенча бурның кем икәнен беләбез. Янәдән үз эшенә алынган”, – диделәр, белмим, бәлки мине бераз булса да тынычландырырга тырышалардыр. Көннәрнең дә ямен тоеп булмый.

–Укучыларыгыз хәлегезгә кердеме? Хәзер эшне дә туктатып торасыздыр?
– Эшне туктатырга ярамый. Бу бит минем ипием. Иске җиһазлар табып алып тордым инде. Укучыларым хәлемне аңлады. Мин гаепле түгел бит.

– Тормыш сезне гел сынап тора бугай...
– Әйе, шул. Барысы да җайлана башлады гына, менә тагын күңелсез хәл. Бу сынаулар юкка гына бирелмидер: “Ялгыш адым эшләгәнменме әллә?”– дип тә үземне ашыйм. Урамда шундый матур, кояшлы көннәр, ә мин шатлана да алмыйм. 

– Студиягезне башка урынга күчерәчәксезме?
– Әлегә белмим. Тик ул җирдә эшләргә куркыта. Бәлки,  бу кеше начар уйлар белән килгәндер. Студияне басу бер сигнал гына булгандыр. Тик күченү үзегез беләсез бик катлаулы эш. Икеләтә аренда түләргә, җиһазларны күчерергә кирәк. Күп укучыларым бу студиягә күнегеп тә бетте, аларга монда килергә уңайлы. Хәзер эшләгәндә ишегемне эчтән бикләп утырам. Дөресен генә әйткәндә, студиямнең кая урнашканын социаль челтәрләрдә дә сөйләмим. Бу бур үтеп барышлый гына күреп алганмы әллә? Белмим, белмим... Барысы да тиз арада тәмамлансын иде. Иң мөһиме саулык-сәләмәтлеккә зыян килмәсен. Сәламәтлегем булса, акчасын эшләрбез.
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы