поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.06.2011 Җәмгыять

Кызган таба

Кызымны балалар бакчасыннан алдым да көлешә-көлешә автобус тукталышына киттек. Көне шыксыз – аяк асты пычрак, өстән яңгыры сибәләп тора. Инде суык та эчкә үтә башлады, автобус кына юк та юк. Аның каравы, тукталышка бер-бер артлы ике машина чыжлап килеп туктады. Беренчесе – шәхси чит ил машинасы, икенчесе – үзебездә җитештерелгән тимер ат, башында такси номеры күрсәтелгән. Алардан атылып чыккан ике ир шунда ук эткәләшергә дә тотынды.

– Син нәрсә, юл бирә алмыйсыңмы әллә? – дип җикеренеп килгән «Toyota» хуҗасы такси йөртүчегә – урта яшьләрдәге иргә кизәнеп сугып та җибәрде.

 

Шул арада такси эченнән юан агач тукмак чыкты. Мин инде чит ил машинасы хуҗасына хәзер ни булыр дип көткәндә,  «Toyota»лы егет тукмакка ташланды. Аны хуҗасыннан тартып алу процессында башта машинасының түбәсенә эләкте, кырыйдагы көзгесе ватылып төште, аннан инде такси хуҗасын «урынына утырту» процессы башланды. Машиналар йөри торган юлның яртысына кадәр алып чыгып, ауната-ауната тәпәләү, тукмакны муенына терәп, баш каеру... Очып килгән машиналар кычкырта-кычкырта узып китә, кайберсе чак өсләренә менми туктап кала – бер сүз белән әйткәндә, мәхшәр. Мин, кызымның күзен каплап, сумкадан телефонны эзләгән арада теге ике калай әтәч, икесе дә шактый гына күгәргән җирләрен угалап, машиналарына утырып тагын узыша-узыша китеп тә барды.

 

Чү, сабыр

 

– Әнием, бу абыйлар нишләделәр? – дип сораучы кызымны кочаклап, автобуска кереп утыргач та, тынычлана алмадым. Ходаем, дим, кызган баштан күзләренә чалынган булсак (тукталышта без икәү – кызым белән генә идек), исән калган булыр идекме икән?! Ул биш минутлык урам сугышында ишеткән сүзләр генә дә ни тора бит! Ә барысы да күрше полосага күчәр өчен юл бирмәгәнгә!

 

Әлеге урам сугышы шаһиты булганнан соң, мин ничектер инде күңелдә күптән тамчылап җыелып килгән күренешләрне барладым. Хәзер бит кемгә генә барып терәлмә, бөтенебез юктан да гөпелт кабынырга торабыз. Күптән түгел базарда гөлҗимеш сатып алу тарихым гына ни тора. «Стаканы күпме тора, балама кирәк иде», – дип килеп баскан идем, кырыйда торган апа очып кунмасынмы: «Монда мин чиратта тора идем, көтеп торырга өйрән...» Апаны, мин сезне күрмәгән идем, дигән сүз генә тынычландыра алмады. Ул әллә кайчангы ачуларын миннән алырга теләп, тузынуын дәвам итте. Гөлҗимеш сатучы апа да әйтеп карый – юк кына инде. Тузынып туйгач, өч стакан үлчәргә кушты бу. Өч стакан үлчәделәр моңа. Сатучының капчык төбендә әле кипкән җимешнең калганын күреп тагын өчне, аннан икене, аннан тагын икене үлчәтте апаң.

 

– Нишлисең бу кадәр җимеш белән, – ди сатучы, – ул бит тынчып торса, кортлый гына. Бу балага мин барыбер ике стакан калдырам, баласына кирәк ич.

 

– Калмый гына торсын әле, – диде апаң, – чиратта беренче мин тора идем.

 

Без сатучы белән имәнеп киттек. Кемгәдер калдырмас, кемгәдер начарлык эшләр өчен генә ул, акчасын түләп, бөтен җимешне алып бетереп, чыгарып ташларга да риза. Тик кешегә яхшы булмасын гына. Сатучы полиэтилен пакетка ике стаканны аударды да теге сатып алучы апага сузды: «Мә, ачуыңа буылып үлә күрмә».

 

Мин  бер сүз дә дәшмәдем. Үз-үзен, чү, сабыр, дип туктата алмаган кешегә ни әйтеп була инде?!

 

Нигә шулай?

 

Һәр кешенең үз темпераменты, үз кызулыгы. Әмма хәзерге җәмгыятьтәге кайбер кешеләргә карыйсың да тулаем бер канәгатьсезлек сизәсең. Мин аны хәтта җәмгыяти депрессия дип тә әйтер идем. Ул күңел үсмәү, өметсезлек белән бәйлеме шунда, конкрет бер шәхси очракларга килеп терәләме – төгәл генә әйтеп тә булмый. Әмма урамда елмаеп-көлеп йөргән кешеләр сирәк күренешкә әйләнеп бара.

 

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, әлбәттә, күп нәрсә социаль тигезсезлеккә барып тоташа. Шул социаль тигезсезлек башта, русча әйткәндә, «раздраженность» хасил итә, анысы үз чиратында чыгу юлын эзли. Кемнәрдәдер ул, базардагы апа кебек, башка берәүгә тиктомалдан җикеренү булса, икенче берәүләрдә иң алда әйтелгән урам сугышларын китереп чыгара, өченче бер социумда җинаятьләргә этәрә. Урлашу, талау, үтерүләр әллә каян килеп чыкмый ләбаса.

 

Йә намаз, йә йога

 

Үз-үзеңне кулда тота алмау эчтән сүтелүгә, таркалуга китерә – шул шартларда бала күтәрү, бала үстерүләрне исәпкә алсаң, уйланырлык җирлек юк түгел. Инде болай да интернетта гына яши торган, зомбилашкан бер буын үсеп җитеште,  ә бүгенге ясле-бакчага йөри торган бәләкәчләрне ни көтә? Әни буларак, мин дә аның турында еш уйланам – баланы бит андый җәбер-золымнан, тискәре күренешләрдән саклыйсы килә. Ялгыш кына орынып китүдән дә шартлый торган кешеләрне, икесе дә аек баштан чүп өчен бер-берсен имгәткән абыйларны ничек аңлатмак кирәк аңа? Аны бит әле олы башың белән дә кабул итә алмыйсың.

 

Тормышны ярату, елмаеп яшәү, җанга тынычлык табу шул ук сәламәтлек дигән сүз бит инде ул. Ниндидер күңел төшенкелеге, өметсезлек биләп алганда, кеше иң беренче чиратта үзенә үзе үк ярдәмгә килергә тиеш. Кемнәргәдер, аның өчен, Ходайга якынаерга, намазга басарга кирәк. Башка берәүләр йога белән шөгыльләнә, өченче берәүләр якыннары ярдәменә таяна ала. Тик үзеңнең кызган таба булганың өчен башкалар зыян күрергә тиеш түгел.

 

Мин монда өлкәннәр сүзен дә китерәсем килә – кайвакытта безгә булганына шөкер итү дә җитенкерәми, күрәсең. Диндә дә, үзеңнән түбәнгә карап шөкер ит, диелә бит. Алайса без гел өскә карыйбыз да, беткә үч итеп, тунны мичкә ягабыз...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»