поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Ләйсән Сабирова - журналист
  • Заринә Акунеева - скрипкачы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
20.06.2024 Фаҗига

«Коткарып калырга мөмкин иде»: Сочида көчле дулкын йотып алган кызның югалуы турында

Липецк өлкәсенең Усмань шәһәрендә туган 20 яшьлек Диананы эзләү берничә көн дәвам итә. Кызның апасы Аника «Газета.Ru» басмасына әлеге фаҗига шаһитләренә үзенең дәгьвасын белдергән. Янәсе, ярдәм бик соң килгән.

Гадәттән тыш хәл иртә таңнан килеп чыккан, кыз ике дусты белән пляжда йөрергә уйлый. Аника сүзләренчә, шаһитларның берсе дә аның сеңлесенә ярдәм итмәгән.
 
"Мин Диананың апасы. Диңгезгә ял итәргә ул дусты белән китте. Иртәнге сәгать дүрттә алар пляж буйлап йөрергә китәләр: Диана һәм ике егет - Усмань шәһәреннән Андрей, алар бергә диңгезгә китәләр, икенче малайның исеме Денис, алар анда танышканмы яки таныш булганнармы, анысын белмим. Видеода аларның суда тезләнеп торулары ачык күренә. Дулкын артыннан дулкын. Диананы ике тапкыр ярга ыргыта, ләкин шаһитларның берсе дә кызга ярдәм итми. Андрей сүзләренчә, ул коткаручылар артыннан йөгергән, әмма Диананы ярга чыгарырга мөмкин булган бит! Кешеләр басып торган һәм телефоннарына видео төшергәннәр. Барысы да күргән, ләкин беркем дә ярдәм итмәгән. Бу яр кырыенда килеп чыккан бит, диңгез эчендә түгел", дип ачыргаланган ул.
 
Аника фикеренчә, бу вакыйгада Диана белән булган егетләр гаепле. Ул кызның диңгездә беренче тапкыр булуын һәм «күп нәрсәне аңламавын» ачыклаган.
 
Суда Денис булган. Андрей бу вакыйгадан соң Сочидан киткән. 
– Ул шалтыратты да Диананың әйберләрен алып киләчәген әйтте. Әйе, егетләр гаепле. Мөмкинлек булганда алар булышмаган! Гомумән, давыл вакытында диңгезгә якын килү тыела. Алар моны беләләр иде! Диана диңгездә беренче тапкыр, аңа 20 яшь, ул күп нәрсәне аңламый. Әмма Андрейга 31-32 яшь, ул бөтен куркынычны аңларга һәм анда барырга рөхсәт итмәскә тиеш иде!- дип ассызыклаган һәлак булган кызның апасы.
 
Аника әйтүенчә, пляж, давылга карамастан, ачык. Аның сүзләренчә, коткаручылар кызны шунда ук эзли башламаган, ә полиция Диананың югалуы турында гаризаны кабул итүдән баш тарткан.
 
"Пляжда коткаручылар һәм коткару түгәрәкләре булмаган. Коткаручылар шунда ук эзләү эшенә керешмәгән. Полиция югалу турындагы гаризаны егеттән алмаган, «туганнары гына гариза язарга тиеш» дигәннәр. Туганнары Липецк өлкәсендә бит. Без көне буе хокук саклау органнарына шалтыратырга тырышабыз. Алар әле дә җинаять эшен ачмаган. Хастаханәгә шалтыратмаганнар һәм кешенең югалуы турында фото җибәрмәгәннәр. Хакимият органнарының ваемсыз мөнәсәбәте ареым ачык күренә", - дип сөйләгән Аника.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»