поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Ләйсән Сабирова - журналист
  • Заринә Акунеева - скрипкачы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
19.06.2024 Язмыш

«Берәр җиргә барасы булса, йоклата торган укол кадап чыгып китә»

Авылга кайткач, гадәттә, соңгы хәбәрләр белән кызыксына башлыйсың - кем туган да кем үлгән дигәндәй... Күршебездә яшәүче 80 яшьлек карчык та үлеп киткән икән.

Кызы кайткан иде. «Инде ярты ел була әнине җирләгәнгә, ни хикмәт, 30 яшендә дөнья куйган танышым күбрәк сагындыра, әни - ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән иде бит. Аллага шөкер дияргәдер инде», - диде ул. Шаклар катып калдым. Әни кешене югалтканнан соң шулай җиңел генә әлеге сүзләрне ничек әйтеп була икән ул? Хәер, Фәрдия апа кызыннан гомер буе кадер-хөрмәт күрмәде шул инде.
 
Көннәр җылына башлауга, авылга кайта иде Фәрдия апа. Без ул чакта бала-чага, Фәрдия апаның дәү әниебез белән серләшкәнен кызыксынып тыңлыйбыз. Ире белән озак яшәмәгән күршебез. Кызы тугач та ире кул күтәрә башлаган, эчкән, Фәрдия апа, аннан аерылып киткән дә, башка кияүгә чыкмаган. Кызганыч, кызы да ышаныч-өметләрен акламаган аның. Холкы белән атасына охшаган, күрәсең. Кечкенәдән ата кулы күрмәгән кыз кырыс, усал булып үскән, гел әнисенә каршы әйтә торган булган. Үсмер чакта ук начар компанияләргә ияреп, эчәргә, тартырга өйрәнгән.
 
Фәрдия апа шәһәрдә бер бүлмәле фатирда яшәде. Кызы бер чуаш белән чуала башлагач, әнисе бик каршы килгән, кызын да, өйгә кертмим дип, куып чыгарган, кызы исә әнисен шул вакыйгадан соң судка биргән. Суд нинди хөкем чыгаргандыр, белмим, ләкин кызы барыбер киявен йортка кертте. Фәрдия апа түземсезлек белән җәй җиткәнен көтә иде, чөнки җәен авылга кайта, монда үзе генә, тыныч, кызын күрми тора. Еллар узган саен, күршебез картайды: чәчләре чаларды, аяклары начарланды. Еш кына ул телефон аша дәүәнигә кызының үзен кыерсытуын сөйли иде. Эчеп кайткан кызы гел әнисенә кычкыра торган булган. «Ашарга пешереп өлгермәсәм, хайван, дип сүгә, ямьсез сүзләр әйтеп сүгенә.
 
Берсендә хәтта мендәр белән каплап буа башлады, йа Аллам, кайчан котылырмын. Тизрәк үләсе иде», - дип сөйләгәннәре истә. Соңрак Фәрдия апа йөри дә алмый башлагач, аңа бөтенләй көн беткән. «Берәр җиргә барасы булса, йоклата торган укол кадап чыгып китә. Кашыктан ашатканда кабып өлгермәсәм, ачудан ботканы тәлинкәсе белән авызыма каплый, чиләккә барып өлгерә алмый астыма сисәм, тагын эләгә: суга-кыйный, берсендә әллә нинди дару төймәсе бирде, азрак суырдым да төкердем, шуннан соң үләмме дип торам, укшыта, баш әйләнә, кызым әллә агу биргән булды шунда. Картлар йортына илтер иде дә, пенсиям шактый шул, шуңа җибәрәсе килми», - дип зарланды ул чакта. Ниһаять, бу газаплардан котылган икән! Урыны җәннәттә булсын мәрхүмәнең.
 
Җәннәт - аналарның аяк астында, дисәләр дә, әниләрен рәнҗетеп яшәүчеләр очрый шул. Югыйсә, әти-әнинең рәхмәте, догасы гына барлык бәла-казалардан саклаучы, яклаучы, аларның рәнҗеше исә бәхетсезлек ишекләренә юл ача. Әти-әниең синең җәннәтең яисә җәһәннәмең, диләр бит.
 
Ә менә Кытайда быелның 1 июленнән яңа закон керткәннәр. Бала ата-анасы янына елына кимендә ике тапкыр милли бәйрәмнәрдә булса да хәлен белергә килергә тиеш. Әгәр бала анасыннан баш тарта икән, аңа штраф салу яки бер елга ирегеннән азат итү каралган. Бу таләпләр кияү һәм киленнәргә дә кагыла икән.
 
Чулпан
Казан шәһ.
Фото архивтан
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»