поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.06.2011 Дин

Дингә - хикмәт белән...

Дәгъвәт кылучының дәрәҗәсе, уй-фикер йөртә, нәтиҗә ясый алуы да, кеше белән аралашу өчен кирәкле психология, фәлсәфә кебек дөньяви фәннәрдән хәбәрдарлыгы да, тормышта азмы-күпме тәҗрибә туплаган булуы да әһәмияткә ия...

Бер язучының халыкка мәгълүм гыйбарәсе бар. Сүзен сүзгә әйтә алмам, әмма кыскача эчтәлеге болай: “Ислам дине турында дини белеме булмаганнар язмасын, югары мөнбәрләрдән сөйләмәсен иде”, – дияргә ярата ул. Һәм дөрес тә әйтә. Ә минем бу язмам дин турында түгел. Дөресрәге, дин турында гына түгел. Гәрчә, беренче карашка, шулай кебек тоелса да...

 

Мин туып-үскән Кукмара ягында дин көчле. Туганнарым бүген барысы да диярлек шәригать кушканча яшәргә тырышалар. Шуңа күрә, авылда миңа дини йолалар, исламдагы тәртипләр турында еш ишетергә туры килә. Әле бу юлы да, ике-өч хатын-кыз җыелышкач, мөселман киемнәре турында сүз чыкты. “Чаллыда яңа кибет ачылды бит әле. Беркөнне кереп күлмәкләр карап чыктым”, – дидем мин. “Кием белән генә булмый, Ризидә апа, күңелдә булмаса”, – дип искәртте туганнан туган сеңелем.

 

“Кеше күңелен каян беләсең син?” – дип каршы төшмәдем.  Әмма ничектер сәерсендерде дә, уйландырды да, борчыды да мине бу сүзләр. Борчыды, чөнки сеңелем миннән 20 яшькә кече. Ул үзем карап, тәрбияләп үстергән бала гына бит әле! Нәкъ менә шуңа күрә аның миңа болай саксыз сүз әйтергә хакы да юк иде төсле. Беренче карашка – шулай. Тик, сез игътибар итәсез микән, дин тотучы, мәчеткә, мәдрәсәгә йөрүче яшьләрдә үзләрен башкалардан өстенрәк кую, “Башкалар ялгыш яши, ә мин дөрес” дигән инану сизелә түгелме? Һәм нәкъ менә шушы инану аларга өлкәннәр белән дә үзләрен өстен куеп сөйләшергә мөмкинлек бирәдер шикелле! Ислам динен тотучылар дәгъвәт белән шөгыльләнергә бурычлы, дип каршы төшәр кайберәүләр. Ләкин: “Нигә син намаз укымыйсың?”, “Нигә башыңа яулык бәйләп йөрмисең?” кебек артык гади, беркатлы “бәйләнүләр” дәгъвәт булып санала аламы икән соң? Мөгаен, юктыр. Чөнки алар кеше күңелендә уңай тәэсирдән бигрәк, тискәрерәк, каршылыклырак тойгы, хәтта күпмедер ризасызлык та уятырга мөмкиннәр. Ә уңай йогынты ясау өчен башкарак сүзләр, башкарак алымнар эзләргә кирәктер. Бу хакта безнең Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла белән дә сөйләшеп утырганыбыз булды. Ни гаҗәп, бик дөрес аңлады соравымны хәзрәт. Һәм игътибарга лаек сүз әйтте: “Ходай дингә чакырганда, “хикмәт” белән чакырырга кушкан”, – диде. Хәзрәтнең әйтүенә караганда, әлеге проблема дини даирәдә дә яхшы мәгълүм. Бүген мәдрәсәләрдә яшьләрне дәгъвәт кылу серләренә өйрәтү бар. Әмма дәгъвәт өчен, күрәсең, әзер материал – вәгазь генә дә җитмидер. Тагын бер нәрсә мөһим – ул дингә килгән кешенең дәгъвәт кылырга рухи яктан әзерлеге.

 

Моны исә фанатлык белән бутарга ярамый. Бу урында тагын Әлфәс хәзрәт сүзләрен китерергә туры килә: “Коръән – фикерли белүчеләр өчен...” – дигән иде ул. Кыскасы, дәгъвәт кылучының дәрәҗәсе, уй-фикер йөртә, нәтиҗә ясый алуы да, кеше белән аралашу өчен кирәкле психология, фәлсәфә кебек дөньяви фәннәрдән хәбәрдарлыгы да, тормышта азмы-күпме тәҗрибә туплаган булуы да әһәмияткә ия.

 

Бу хакта дәгъвәт дәресләрендә укытыладырмы-юктырмы, әмма, миңа калса, иң нәтиҗәле дәгъвәт – ул әңгәмәдәшеңә үз “тарихыңны” – ничек дингә килүеңне, ничек намазга басуыңны сөйләү. Без бит читләр тормышыннан гыйбрәт, сабак алырга күнеккән. Ә менә үзебезгә кагылганны кайсыбыз гына ярата икән?

 

Яратмыйбыз...


Ризидә ГАСЫЙМОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»