|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2011 Җәмгыять
Яңадан туган шәһәр (ФОТО)2 июнь төнендә Удмуртиядәге шартлаулар Әгерҗе халкын, дөнья бетә икән, дигән сүзләргә ышанырга мәҗбүр итте. Районда яшәүчеләр гадәти тормышка кайтып килә, әмма куркыныч вакыйга озак онытылмас әле. Ахырзаман килдеме әллә?
Әгерҗедән 9 чакрым ераклыкта гына урнашкан хәрби складтагы шартлау район халкын куркуга сала. Шулай булмый, мондый хәлнең Татарстанда әле булганы юк иде бит. Склад шартлаган вакытта әнисендә кунакта булган Люция Муллагалиева беренче мәлдә эшнең нәрсәдә икәнлеген аңламый. Аның сөйләвенчә, башта фатирдагы түшәмнән акшар коела башлый. Соңыннан аларның аякларына стенадагы ташлар төшә. Шартлау тавышларын ишеткәч, ул әнисе белән күк күкри дип уйлый. "Шартлау башланганда мин әле душтан чыккан гына идем. Кешеләрнең йөгерешкәнен күргәч, юеш чәчне дә уйламыйча, әни белән урамга чаптык. Төнлә шундый хәл булыр дип кем белгән инде. Баштанрак күршеләр тимер ишекләрен каты итеп япкан сыман гына тоелды. Соңыннан тәрәзәдән карасам, анда кешеләр кычкырыша, кем кая йөгерә. Без исә бернәрсә дә аңламыйча торабыз. Әле әни курыкмаска куша, әйдә ятабыз да йоклыйбыз, ди. Ә бит тавышлар көчәйгәннән-көчәя бара, җир дерелди, шундый вакытта ничек йоклыйсың инде?! Урамда бөтенләй мәхшәр иде: балаларын күтәреп, кешеләр йөгерешә. Әни белән без дә танышларның машинасына утырып, Әгерҗедән ераккарак китү ягын карадык. Таң атканчы басуда машинада утырдык та аннан шәһәргә кайттык. Әгерҗе сугыш кырын хәтерләтә иде", – дип исенә төшерә ул куркыныч төнне Люция Муллагалиева.
"ВТ"ны 16 елдан артык алдыручы авторыбыз Рәмзия Шәймөхәммәтова да әлеге төнне оныта алмый. Караваты маятник кебек селкенә башлагач, тәрәзәдән еракта зур ут күргәч, ахырзаман килде микән, дип уйлап куя. Соңыннан аңа улы шалтыратып, тәрәзә яныннан китәргә куша. Берәр нәрсә булганчы дип, паспортын һәм бераз ашарына алып урамга чыгарга кирәклеген әйтә. Әгерҗедәге мәхшәрдән котылу өчен алар Иж-Бубый авылына китә. Анда мәчеттә төн кунып, иртән кире шәһәргә кузгалалар. "Фатирга беренче булып улым керде, анда нәрсә булганын белеп булмый бит. Килеп керсәк, идән тулы кирпеч, бөтен җирдә пыяла, савыт-саба ватыклары. Стена исә икенче якка киткән. Шулай да еламадык, буласы булган инде, дип чынбарлыкны кабул иттек", – диде Рәмзия апа.
Ике фатирдан – берне
Аның күршесе Әлфия Мөстәкыймова исә шифаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшли икән. Шартлау булган төндә аны шунда чакыртып алганнар, чөнки авыруларны Алабуга һәм Чаллыга җибәрергә кирәк булган. Урамда коточкыч тавышлар ишетелә башлагач, ул күршесе Гөлнара белән урамга чыга. Әнисе белән машинада Иж-Бубыйга юнәләләр. Әгерҗедән чыгу юлында гомердә дә күрелмәгән "бөке" булган, транспорт дүрт рәт белән тезелеп барган. Иртән Әгерҗегә кайткач, ул шифаханәгә юнәлгән, анда бинаның җимерелгән стеналарын, ватылган тәрәзәләрен күргән. Беренче чакыруда ук хезмәткәрләрнең барысы да килеп җиткән һәм шифаханәне җыештыра башлаганнар. Аннан Әлфия Мөстәкыймовага улы шалтыратып: "Яхшы хәбәрдән башлыйм: кухня үз урынында тора, җиһазлар да әллә ни ватылмаган монда. Хәзер начары: Рәмзия апаның стенасы безнең якка ишелеп төшкән", – дип хәбәр иткән. Шулай итеп, шартлау ике күршенең фатирын бер итә.
Бүген исә зыян күрүчеләрнең фатир-йортларында ремонт эшләре бара. Эшчеләр Рәмзия Шәймөхәммәтова белән Әлфия Мөстәкыймоваларда да күренде. Фаҗигадән соң төрле сүзләр дә йөри башлады. Имеш, кешеләрнең тәрәзәләрен генә хөкүмәт хисабына куялар икән, ә инде эчке ремонтны үз акчаларына ясаячаклар. Соңыннан: "Барысы өчен дәүләт түли, стеналарны торгызып бирәләр, штукатурка сылыйлар. Әле безгә килгән зыянны тулысынча санап, компенсация дә бирергә мөмкиннәр. Район башлыгы шундый сүз дә әйтте", – диеште зыян күрүчеләр.
Әгерҗе район башлыгы урынбасары Римма Гыйльметдинова сүзләренчә, халык шартлаудан нык курыккан. Кешеләр нишләгәннәрен дә аңламыйча тизрәк шәһәрдән чыгу юлын караган. Араларында өстенә бушлат яки тун, аягына пляжда йөри торган башмаклар киеп йөгерүчеләр дә күренгән. Әгерҗе халкы якындагы авылларга агылган. Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев сүзләренчә, алар район үзәгеннән ерак урнашсалар да, йөздән артык кешене кабул иткән. Монда шартлаган склад урнашкан Пугачево авылының үзеннән дә берничә кеше килеп җиткән.
Мәктәпләрне бомбага тоткан сыман
Әгерҗедә гади кешеләрнең фатирларыннан бигрәк, төрле уку йортлары һәм дәүләт учреждениеләре дә зыян күргән. Мәдәният йорты директоры Эльвира Нәбиева халык телендә "тугызынчы чакрым" дигән җирдә складлар шартлаганын баштан ук аңлаган. Аның фатирында тәрәзәләр коела башлагач, ул гаиләсе белән шәһәрдән китә. Алар Әгерҗенең үзеннән генә бер сәгать чыга. Иртәнге сигезенче яртыда кире кайтып керүгә аңа хезмәттәше шалтыратып, мәдәният йортындагы коточкыч хәлләр турында хәбәр итә. Тыштан караганда бина яхшы күренсә дә, аның эче исә шартлау дулкыны куптарган материаллар белән тулган. Концертлар залы исә тарттырылган түшәм калдыкларына күмелгән. Директор белдерүенчә, ремонтны әле дә башлап булмый икән, чөнки материаллар махсус заказ буенча эшләнгән, шуңа күрә аларны яңадан кайтартырга туры килә.
Әгерҗенең 4нче мәктәбенә исә шартлау дулкыны иң беренче килеп җиткән. Аның директоры Диләрә Фәрвизова сүзләренчә, иртәнге дүрттә 120 тәрәзә ватылган. Мәктәп бинасы иске булгангамы, аның ярты стенасы ярылып беткән, идәннәрендә штукатурка ята. Шартлау шундый көчле булган ки, бөтен ишекләр яраксызга әйләнгән. Диләрә Фәрвизова үзе иртәнге сәгать биштә мәктәпкә килгән зыянны исәпли башлый, чөнки бу мәгълүматны республика Хөкүмәте сорый.
Район үзәгендәге һөнәри училище да бомбага тотылган бинаны хәтерләтә. Аның тәрәзәләре коелып беткән, стеналары, түшәмнәре ярылган. Бүген анда ремонт эшләре бара. Әгерҗедәге вәзгыять турында хәбәрләр ишетелү белән Сергей Подласов үз бригадасын җыеп ярдәмгә килгән. Хәзер училищены ремонтлау эшләрендә 15 кеше катнаша, озакламый тагын киләчәк. "Хөкүмәт бездән ярдәм итүебезне сорады, без тиз арада килеп җиттек. Ремонтны үзебезнең хисаптан ясыйбыз, әмма дәүләт акчасын кайтарырга вәгъдә итте", – ди Подласов.
Училищеның тулай торагы исә бигрәк авыр хәлдә калган. Узган гасырда төзелгән бина шартлаудан соң җимерелә үк башлаган. Бүген училище ремонт өчен дәүләттән 20 миллион сум акча алу артыннан йөри. Тик бу алай ук җиңел эш түгел шул. Тулай торакка салынган зыянны Чаллыдан килгән махсус комиссия тикшерде. Аның карары гына әллә ни шатландырмый: бина яшәү өчен куркыныч түгел, стенадагы ярыклар, ишекләр җимерелү шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килмәгән. Бу сүзләрне ишеткән училище директоры бик озак үзенә урын таба алмый йөрде.
Барысы да –"фронтка"!
Әгерҗене яңадан тормышка кайтаруда бөтен Татарстан катнаша. Бүген анда 44 районнан 850дән артык кеше эшли. Кукмарадан Азат Хәсәншин һәм Айдар Галимов бригадасы районга иң беренче булып килә. Алар төнге бердә Әгерҗегә килеп җитеп, шунда ук 2 нче мәктәпнең тәрәзәләрен куя башлый. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сәгать сигезгә килгәндә бинада 8е куелган да була инде. Бүген исә Кукмара егетләре төнлә Чаллыдан килгән тәрәзәләрне бушата, ә көндез шуларны урнаштыра. Әлмәттән килгән төзелеш фирмасы хезмәткәрләре дә аларга булыша. Ширкәт җитәкчелеге Әгерҗегә ярдәм итәргә кирәклеге хакында әйткәч, үзбәк егете Әнвәр дә шунда барырга ризалаша. Аның сүзләренчә, бүген Әгерҗегә зыян килсә, икенче көнне башкалар авыр хәлдә калырга мөмкин, шуның өчен халык бердәм булырга тиеш.
Тәрәзәләре коелган фатирлар да шул ук көнне пыялалар белән тәэмин ителә башлаган. Нурлаттан Раушат Сафин бригадасы 3 июньдә Әгерҗегә килгән. Бүген исә кемгә кирәк – шул пыяла артыннан урамдагы пунктка килә. Тәрәзәнең үлчәүләрен дә эшчеләр үзләре ала. Хәзер Сафин бригадасы 15 йортны пыяла белән тәэмин итә, тагын берничәсен алырга торалар. 3 июньнән бирле алар планны өч тапкыр артыграк эшләгән. Бригадир сүзләренчә, пыяланы Чаллы заводында ясыйлар икән.
Әгерҗедәге АТП складында да зыян күрүчеләргә пыяла өләшү пункты оештырылган. Андагы эшне "Водоканал" җитәкчесе Эрнст Шәймөхәммәтов алып бара. Аның сүзләренчә, шартлаудан соң ике көн эчендә монда 110 кеше килгән, хәзер дә көненә 30 кеше аларга мөрәҗәгать итә. Пыяла артыннан килгән ирле-хатынлы Рәшит бабай һәм Рәмзия әби үзләренең кичерешләре белән уртаклашты. Картлар күбрәк балалары өчен курыккан. Аларның шәһәрдән чыгып китүләрен белгәч, тынычланып өйләренә кайтып киткәннәр. "Йортка аяк басмадык, гаражга кердек тә, иртәнгә кадәр карчык белән сөйләшеп, балачакны искә төшереп утырдык", – ди Рәшит бабай.
Бердәмлектә көч, диләр
Әгерҗедәге мәхшәр җитәкчелекне дә пошаманга салган. Район башлыгы Фәрит Габбасов ике ел элек тартуын ташлаган булса, 3 июньдә тагын тәмәкегә үрелгән. Аның сүзләренчә, тәүлек эчендә бөтен шифаханәләрне төзекләндергәннәр. Аннан соң балалар бакчаларын, мәктәпләрне сафка бастырганнар. Бүген исә шәһәрдәге 5 катлы йортларны тәртипкә салырга кирәк, чөнки хәрби складтагы шартлау Әгерҗедә 10 мең квадрат метр мәйданга зыян салган. Шулай ук ишекләр, балконнар һәм подъездларны төзекләндерәсе дә бар. "Материаллар килеп җиткәч, мәдәният йортын, боз сараен һәм 220 студент сыйдырышлы училище тулай торагын ремонтлаячакбыз. Аннан соң ватылган рамнар урынына яңасын һәм пластик тәрәзәләр куярга керешәчәкбез", – диде Фәрит Габбасов. Район башлыгы әйтүенчә, шартлау куркыныч, әмма аны фаҗига вакытында халыкның бердәм булуы сөендергән. Ул ярдәм кулы сузган республика җитәкчелеге һәм районнарга, тәртипне саклап калган полиция хезмәткәрләренә рәхмәт укый. Кемнең кем булуы әнә шундый вакытта ачыклана да инде ул.
Кешеләр рамнарын күтәреп, пыяла куйдыру пунктларына киләләр, шуннан әзер тәрәзәләр белән китәләр. Өйләргә дә барып пыяла куйдыру оештырылган. Атна ахырына шәһәрдәге барлык йортлар тәрәзәле булачак
Әгерҗе район башлыгы Фәрит Габбасов (уңда) зыян күләмен урыннарга барып тикшерә
Ике күршенең фатиры берләшкән. Төзүчеләр яңадан стена күтәрә
Комиссия вәкиле училище тулай торагын яшәү өчен куркыныч түгел дип санный
Чаллы эшчеләре училище түшәмен ремонтлый
Әгерҗеләргә ярдәмгә Әлмәттә эшләүче үзбәк гастарбайтерлары да килде
Дмитрий БУНТУКОВ фотолары
Рәсим ХАҖИЕВ |
Иң күп укылган
|