|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2024 Хәвеф-хәтәр
![]() «Әле ярый үзләре исән!» Тукай районында яшәүче гаилә янгын чыгып, бернәрсәсез калганТукай районының Суыксу авылында гомер итүче Флүсә һәм Рафис Мохтаровларның санаулы вакыт эчендә йортлары, мунча-сарайлары янып көлгә әйләнгән. Әле ярый, үзләре өйдә булмаган. Ул көнне Флүсә апа бакчада эшләгән. Өйләреннән чыккан төтенне күреп килгәндә соң булган инде. Ялкын бик тиз таралган. Флүсә апаның абыйсының хатыны Гүзәл апа әйтүенчә, алар бернәрсәсез калган. – Бик матур гомер итәләр иде. Рафис белән ике ул үстерделәр. Менә шулай матур бер көнне бар мөлкәтләре янып юкка чыгар дип кем уйлаган? Әлегә торыр җирләре дә юк. Ничек тә яңадан өй җиткермәкчеләр инде, – ди ул. Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр Рафис Рәфкать улы Мохтаров исемендәге Сбербанк картасына акча күчерә ала. Карта 8 927 494 3171 номерына беркетелгән.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|