|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2024 Җәмгыять
![]() Әтисе улын типкәләп кыйнаганда әнисе китеп барганТатарстан Прокуратурасы Казанда баланы кыйнауны фактын тикшерә башлаган. Шаһитлар әйтүенчә, баланы типкәләп кыйнаган ир-ат – аның әтисе. Исерек хәлдәге ир-ат Казанның Әмирхан урамында күпкатлы торак йортларның берсе алдында кече яшьтәге улын типкәләп, йодрыклап кыйнаган.
Баласын җәберләүне читтән генә әнисе күзәтеп торган, әмма аны берничек тә якларга тырышмаган. Вәхши әти үз гамәлләрен «бала шулай яхшырак аңлар» дип аңлаткан.
Ахыр чиктә, бала җиргә егылган һәм аңын югалткан. Табибларны чакыру урынына, вәхши ир малайны газаплауны дәвам иткән. Әни кеше, баласының ярдәм сорап ялваруына карамастан, улын ире белән калдырып китеп барган. Бу коточкыч хәлнең видеосы социаль челтәрләрдә пәйда булган, шуннан соң Татарстан Прокуратурасы тикшерү башлаган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|