поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Хатын! Син минем белән кибеттәге кассир сыман салкын сөйләшәсең! Мин синнән чыгып китәм!
    – Пакет кирәкме?

Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
17.06.2024 Сәясәт

Марат Әхмәтовка 70 яшь тулды (портретка штрихлар)

16 июньдә Марат Әхмәтовка 70 яшь тулды. Шул уңайдан аның портретына штрихлар белән уртаклашабыз.

Илшат Әминов, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе:

– Марат Готыф улы ул – искиткеч кызыклы, укымышлы, акыллы, зыялы шәхес. Аның белән сөйләшкән саен яңа бер дөнья ачкан кебек буласың. Ни дәрәҗәдә тормышны аңлый белүе, татар җанлы булуы һәрвакыт сокландыра. Шунысы гаҗәп: нинди генә өлкәне алсаң да, ул аның үзәгендә кайный. Язучыларны да, артистларны да, шул исәптән журналистларны да яхшы белә. Югыйсә безнең өлкәдә эшләмәгән бит инде. Ә матбугатның барлык төре белән дә кызыксына. Татар җырларын, татар китапларын да яхшы белә. Шуңа күрә ул җитәкләгән комиссия оештырган бәйгеләр дә бик уңышлы килеп чыга. Кыскасы, халыкны тарту көче әйтеп бетергесез, идеяләре ташып тора. Һәм, иң мөһиме, ул аларны тормышка ашыра белә. Яшерен-батырын түгел, сөйләүчеләр күп бит ул, ә конкрет эшләргә килгәндә гадәттә аксыйлар. Марат Готыф улы исә башлаган эшен җиренә җиткерә, күрсәткечләре һәрвакыт югары була, бервакытта да буш сүз сөйләми.

Рөстәм Кәлимуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– Бәрәкәтле хезмәт юлын Балтач районыннан башлап, республикабыз күләмендә югары дәүләт җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән олпат шәхес ул Марат Готыф улы. Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы – республикабыз тормышының иң катлаулы, мең мәшәкатьле тармагы. Министр булып эшләгәндә, республикабыз абруен күтәрү, аның җитештерү потенциалын үстерү, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүнең тотрыклы үсешен тәэмин итү юнәлешендә искиткеч нәтиҗәле эш алып барды. Беркайчан да сынатмады. Хәзерге вакытта да башкарган эшләре, тырышлыгы, күпкырлы эшчәнлеге зур ихтирамга лаек. Олы җаваплылык хисе, эшне оста оештыру сәләте һәм җитәкчелек тәҗрибәсе – бу күркәм сыйфатлар аңа киң җәмәгатьчелекнең тирән хөрмәтен казанырга да, республика күләмендә абруйлы шәхес булырга да ярдәм итә.

Борис Гафуров, Чүпрәле районының «Цильна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе:

– Марат Готыф улы бөек кеше булса да, һәрвакыт гади булып кала белә. Мине иң сокландырган сыйфаты әнә шул. Ул хуҗалык җитәкчеләре белән дә, белгечләр белән дә алар дәрәҗәсендә сөйләшә. Иң мөһиме, сөйләшеп кенә калмый, хәтта тыңлап кына да калмый, һәркемне ишетә белә. Гадәттә тыңлаучылар күп була, әмма ишетергә теләмиләр бит. Беренче чиратта без аны нәкъ менә шул сыйфаты өчен хөрмәт итәбез. Чүпрәле районы башкаладан шактый ерак, читтә урнашкан. Шулай булуга карамастан, Марат Готыф улы безне гел игътибар үзәгендә тотты. Шәхсән үзе килде, бөтен эшләребез белән танышты, киңәшләрен бирде, кирәк булса, ярдәм итте. Кеше буларак та, белгеч буларак та, ул – безнең өчен өлге.

Камил Нугаев, Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе урынбасары:

– Спас районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгәндә, аннан район башлыгы булгач та, белгечләрне җыеп, Балтачка тәҗрибә өйрәнергә бардык. Өйрәнерлек нәрсәләр, чыннан да, күп иде. Чөнки Марат Готыф улы эшләгәндә, Балтач районы бик зур темплар белән югарыга күтәрелде. Эшен күреп, бик яшьли КПСС өлкә комитеты бюросына әгъза итеп сайладылар. Бу зур бәя иде. Министр булып эшләве дә иң авыр вакытларга туры килде: система җимерелде, акча юк… Әмма ул республика авыл хуҗалыгын Россия буенча алгы сафка чыгарырлык көч тапты. Гадәттә, булдырган кешегә эшне өстәп бирәләр: Болгар тыюлыгында Икмәк музеен төзүне дә аңа ышанып тапшырдылар. Шул вакытта мин аның ни дәрәҗәдә җаваплы кеше булуын күреп шаккаттым. Тагын бер сыйфатын әйтми китә алмыйм. Әгәр дә район башлыклары шалтыратса, хәтта эше бик тыгыз булса да, Марат Готыф улы телефонны алмый калмый иде. Берәр җыелышта булса, соңыннан үзе шалтыратты. Гаиләсендә дә абруе зур аның. Туганнары белән бик якын аралаша, туган җиренә кайтып-китеп йөри. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия җитәкчесе итеп тә дөрес сайлап куйдылар дип уйлыйм. Ишеткәнегез бардыр: ничек моңлы итеп җырлый бит ул, татарча менә дигән итеп сөйләшә, татар байлыгын саклап калу өчен көрәшә. Чын татар егете инде!

Ленар Әхмәтов, юбилярның улы:

– Әтидә мине сокландырырлык сыйфатлар шактый. Ә менә аның тыйнаклыгы, нинди генә дәрәҗәләргә ирешеп тә, гади булып калуы, тәкәбберләнмәве гаҗәпләндерерлек. Әти белән кайда гына булсак та, ниндидер бәйрәмдәме, кунактамы, авылга әби-бабай янына кайткандамы, аңа сүзе булган бөтен кеше белән ихлас сөйләшүен, матур итеп аралашуын күреп үстем. Әти, минемчә, берәүнең дә гозерен игътибарсыз калдырмый, көченнән килгәнчә ярдәм итеп яши. Әйләнә-тирәдәгеләрнең сорауларына, тәкъдимнәренә битараф булмавы эш-гамәлләреннән үк аңлашыла. Тормышта миңа биргән киңәшләре арасыннан да, нәкъ менә, ярдәмчел булып, үзеңне бүтәннәрдән өстен куймыйча, тыйнак яшәргә кирәклеге күңелгә нык сеңеп калган.

Гүзәл Әдһәм, язучы:

– Марат Әхмәтовның башка җитәкче һәм министрлардан үзгә бер ягы бар. Ул фикерләрен саф татар телендә үткен, үтемле итеп яңгырата белә. Төзек сөйләме белән ул хәтта сурәтле тел белән эш итүдә азу ярган каләм осталарын да сокландыра һәм бик күпләргә үрнәк күрсәтә. Милләт җанлы җитәкче аның рухи тазалыгын кайгыртуда сәнгатькә, аның үтә әһәмиятле тармагы булган әдәбиятка таяна. Безгә, иҗат әһелләренә, аның бу юнәлештәге карашлары бигрәк тә якын. Соңгы елларда Марат Әхмәтов катнашында берничә бәйге оештырылды. Мин үзем дә аларда бик теләп катнаштым һәм призлы урыннар яуладым. Әлеге бәйгеләр әдәби мохитне җанландырып җибәрде, каләм әһелләрен сәнгатьчә камиллеккә, жанр төрләрен үстерүгә рухландырды. Әдәбият мәйданында әлегә татар укучысына таныш булмаган яңа исемнәр пәйда булды. Әдәби әсәрләргә ябык бәйгенең беренчесендә 1470 әсәр килсә, икенчесендә исә аларның саны 1629га җиткән. Романнар гына да 45тән артык язылган. Ә «Татар сүзе» бәйгесе республика, ил кысаларыннан чыгып, халыкара бәйге дәрәҗәсенә күтәрелде. 2 яшьлек сабыйдан алып 90дагы әби-бабайлар да нәфис сүзгә тартылды…

Иван Казанков, эшмәкәр, Әлки районының «Хузангай» җәмгыяте инвесторы:

– Марат Әхмәтов бик акыллы, аңа бигрәк тә алдан күрүчәнлек хас. Нәкъ менә шушы сыйфатлары тормышта дөрес адымнар кабул итәргә ярдәм итә дип уйлыйм. Бу нигездә авыл хуҗалыгына кагыла. Мин аннан өлкәнрәк, әмма гел аның белән киңәшләшеп яшәдем. Эшләрем азрак хөртиләнеп киткән вакытлар да булмады түгел. Шулвакыт килеп: «Менә шулайрак эшлә, син аны булдырасың», – дип күңелгә өмет орлыклары салып китә иде. Кече эшмәкәрләргә дә, фермерларга да мөнәсәбәте тигез, әйбәт булды. Беркемне дә аермады. Барысына да ярдәм кулы сузды. Марат Готыф улы хәзер вазыйфасы буенча Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләренең дә тормышын кайгырта. Мин үзем чуаш милләтеннән. Аның белән ветеринария институтында бер чорда укыдык, бүген дә аралашып яшибез. Этник билгеләренә карап, кемнедер аерганын хәтерләмим.

Рәшит Сәмигуллин, көрәш буенча Татарстанның биш тапкыр абсолют чемпионы:

– Авыл хуҗалыгы министры вазыйфасына керешкәч, Марат Готыф улы Көрәш федерациясен дә җитәкләргә алынды. Президиум утырышларында, ярышлар алдыннан оештырылган очрашуларда күрешә башладык. Шунда аның, башка кайбер чиновниклардан аермалы буларак, ни дәрәҗәдә кешене аңлый белүенә, искиткеч гади һәм тыйнак, тәрбияле булуына шаккаттым. Кемнең кем булуына карамастан, бүлдермичә тыңлый белә. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, матур итеп аралаша. Кыенсынырга урын калдырмый. Һәркемгә хөрмәт белән эндәшә. Җиңүгә ышаныч тудыра. Шул көннәрдән бирле чирек гасыр вакыт үтте. Беренче мәлдә сорау биреп утырган тренерлар инде мактаулы исемнәр яулады. Бүген татар көрәше югары дәрәҗәдә саклана, тамашачыларда матур тәэсир калдыра икән, бу – 100 процент Марат Готыф улының тырышлыгы нәтиҗәсе. Без гомеребез буена аннан яшәргә өйрәнәбез. Рәхмәтебез, хөрмәтебез, ихтирамыбыз искиткеч зур. Исәнлек, гаилә бәхете телибез. Балалары, оныклары  сөенечләр генә китерсен.   

Редакциядән. Марат Готыф улы Әхмәтов – «Ватаным Татарстан» газетасы коллективының да якын дусты. Кирәк чакта ярдәм кулы суза, тәнкыйтьләп, шелтәләп алырга да күп сорамый. Мең дә бер төрле эш белән күмелгән булса да, «Ватаным Татарстан»ны укырга вакыт табып, эшебезне контрольдә тотарга өлгерүенә сокланабыз, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ихластан юбилее белән котлыйбыз. Исәнлектә, иминлектә яшәвен телибез.

 


Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.06.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы