поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Ләйсән Сабирова - журналист
  • Заринә Акунеева - скрипкачы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
17.06.2024 Криминал

Чаллыда фаҗига: кызлары әнисен якларга тырышкан

Тирә-якта шау-шу куптарган фаҗига 15 июнь көнне Чаллыда ГЭС бистәсендә урнашкан шәхси йортта килеп чыккан. Гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Рушания Сәгъдиеваны 72 яшьлек ире атып үтергән.

67 яшьлек хатын баш һәм күкрәккә ату яраларыннан вафат булган. Аның ире, хатынын үтергәннән соң, үз-үзенә кул салган.
 
Сәгъдиеваның ире Казаннан кайткан була, ул хәзерге вакытка кадәр шунда яшәгән. Сайга мылтыгын ул гитара капкачында яшереп алып кергән, кулында торт булган. Иртәнге якта өйләренә кергән, биредә хатыны, кызы һәм аның кечкенә баласы булган. Фаҗига вакытында кызлары әнисен якларга тырышкан, әмма җәнҗал вакытында, мылтык ядрәсе аның җилкәсенә килеп эләгә. 
 
Әлеге гаиләне белгән һәркем шок хәлендә: 72 яшьлек ирне мондый вәхшилеккә нәрсә этәргән? Бер версия буенча, сәбәп – гаилә бизнесын бүлү белән бәйле озакка сузылган конфликтта. 
 
"Челнинские известия" хәбәрчесе әлеге гаиләнең танышлары белән дә аралашкан. Хатынының гомерен кыйган, соңрак үз-үзенә кул салган ир озак еллар шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең төзелеш буенча техник бүлегендә эшләгән. Ә кызлары әнисе кебек табибә.
 
Рушания Гаяновнаны тәҗрибәле медик буларак телгә алалар, шуңа күрә аңа бөтен шәһәр халкы медицина ярдәме сорап мөрҗәгать иткән. Ул соңгы елларда гаиләсе ачкан клиниканы җитәкләгән.
 
Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлекчәсе тикшерүчеләре "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
 
Рушания Гаяновнаны 17 июнь көнне соңгы юлга озатканнар. 
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 17.06.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»