|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2011 Бәйрәм
«Билайн» Сабантуйга чакыра«ВымпелКом» ААҖ Татарстан халкын якынлашучы Сабантуй бәйрәме белән котлый һәм Республика шәһәрләрендә “Билайн” ярдәмендә үтәчәк бәйрәмнәргә чакыра. Әлеге бәйрәмнәр Бөгелмәдә, Әлмәттә, Чистайда һәм Яр Чаллыда уздырылачак. Сезне Сабантуйның традицион конкурслары, балалар өчен күңелле уеннар, батыр булып калу һәм «Билайн» М2 планшет компьютерын оту мөмкинлекләре көтә. Бәйгеләр рус һәм татар телләрендә үткәреләчәк. “Татарстанлыларны иң күңелле, үзенчәлекле, милли бәйрәм –якынлашучы Сабантуй белән тәбриклим. Әлеге бәйрәм яңадан-яңа уңай хис-кичерешләр алып килсен, якын кешеләр белән аралашу шатлыгын бүләк итсен”, – диде Андрей Юдов, “ВымпелКом” ААҖның Казан филиалы директоры. Бәйрәм вакытында “Билайн”га тоташкан һәркемгә 1 айлык лимитсыз Интернетлы USB-модем бүләк ителәчәк. Моннан тыш, конкурсларда катнашучылар «Билайн» С100 3G-телефонын һәм татарстанлылар яратып өлгергән «Билайн» А 100 телефонын ота алачак. “Билайн” Сабантуйларының үткәрелү көннәре: “Вымпелком” компанияләр группасы шәһәрара һәм халыкара, мобиль һәм стационар элемтә, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу, WiFi, өченче буын челтәре хезмәтләрен тәкъдим итә. “ВымпелКом” клиентлары һәм партнерлары арасында шәхси затлар, кече, урта һәм эре оешмалар, халыкара корпорацияләр, элемтә операторлары бар. *** «Билайн» – Татарстан абонентларына рус һәм татар телләрендә хезмәт күрсәтүче беренче оператор. “Билайн”ның хезмәт күрсәтү һәм сату офисларында, www.beeline.ru сайтында, 0611 һәм 2535353 номерлары буенча “Билайн”ның Клиентларга ярдәм күрсәтү үзәгенә шалтыратканда, “Билайн”ның ВКонтактедагы рәсми төркемендә туган телегездә аралашыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|