поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
  • 08.08 "Беренче мәхәббәт", Тинчурин театры, 18:30
  • 15.08 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18:30
  • 18.08 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры,17:00
  • 20.08 "Назлы кияу" Тинчурин театры,18:30
  • 21.08 "Полиөионер" Тинчурин театры,18:30
  • 22.08 "Алай түгел, болай ул", Тинчурин театры
  • 23.08 "Гомер буе сине көттем" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.08 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 27.08 "Хыялый" Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 "Кияу урлау"Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 Кариев театрында-ПРЕМЬЕРА! "Тау битендә Сабантуй". Башлана:18:30
  • 29.08 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры,18:30
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
16.06.2024 Әдәбият

"Әмирхан учагы әле дөрли генә башлады": Әмирхан Еники Равил Фәйзуллиннан китабы өчен кереш сүз сораган булган

Быел Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел. Бу истәлекле дата уңаеннан Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин бөек әдип турында язмасы белән уртаклаша. Әлеге материал - Әмирхан Еникинең "Мәк чәчәге" исемле китабына кереш. Сүз уңаеннан, кереш сүз язуны Равил Фәйзуллиннан язучы үзе сораган булган. Ул 1999 елның 21 февралендә язылган, бүген дә актуальлеген югалтмаган. Анда мондый юллар бар:

Тулы бер raсырның буеннан буена диярлек гомер кичеп, җисмән исән-сау, рухан саламәт булып кала алганнарга хәйраннар калырлык. Гасыры да нинди бит! - гел катаклизмнардан гына торган диярсең. Сынган-сындырылганнар, югалган-югалтылганнар никадәр! Шулай да, шөкер итә белик: вөжданнарына хыянәт итмичә, иманнарын саклап, идеалларына тугры калган бөек шәхесләребез дә юк түгел. Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт... Алар рәтеннән бүген дә безнең арада үзгә бер дәрт белен иҗат итүче мәшһүр әдибебез Әмирхан Еники бар. Ихтимал, Рәсәйдәге яшәү рәвешенә, яшәү мохитенә нисбәттән, Табигать биргән талант-сәләтләренең бар куәте ачылып ук бетә дә алмагандыр аларның... Хәер, булганы, иҗатларының халыкка ирешкәннәре дә сокланырлык, таң калырлык. Милләтебез өчен Ходай саклагандыр аларны. Дөрес, «сакланганны саклармын» дигән гыйбарә дә бар. Әмирхан ага үзе дә гомере буе үз гамәленә үзе хуҗа булган зат. Сабыр-тыйнак кына, кабаланмыйча, oчap биеклекләрне анык белеп, узгынчы сәяси-конъюнктур хәрәкәтләрдә буталмыйча, талантының кодрәтен, шәхес буларак үз дәрәҗәсен белеп яшәде, иҗат итте. Бу очакта, чыгышы ягыннан мәгълүм ыру-токымнан, затлы нәселдән булуы да шактый ук әһәмиятле булса кирәк.

Һәр иҗатчы, телиме-теләмиме, таныймы танымыймы, ул, - барыбер, Вакыт галиҗәнабләре белән алышка чыккан зат. Чарасызлыкны, Вакыт кодрәтенә беркемнең, бернәрсәнең дә каршы торалмаганын белсә дә, Иҗатчы, Вакытның "ялына ябышып булса да", хезмәтләре белән Аңа үз исеме белән мөһер суга... Киләчәктә Идел-Урал тирәлегендә XX гасырның төрки прозасы турында сүз чыкса, иң беренчеләрдән булып Әмирхан Еники исеме телгә алыначак. Иҗаты һәм яшәү рәвеше белән килер буыннарга, бигрәк тә каләм ияләренә, бик кирәкле әхлакый сабаклар бирде Әмирхан агабыз. Шуларның берсе (гәрчә аксиома кебек мәгьлүм булса да) — язучы, нинди генә заманда, нинди генә шартларда яшәп иҗат итсә дә, вөҗданына тугры калып, көндәлек мәшәкатьләрдән өстен торып, Тормыш Дөреслеген язарга тиеш. Тагын бер гыйбрәтле сабак - нәтиҗә: хикәяләү шигырь рухы белән сугарылмаса, шигъри телле булмаса, чын проза әсәре юк ул.
 
Әмирхан Еники — олуг әдип, олуг фикер иясе. Ул инде бу фани дөнья хикмәтләрен күп күргән, кичергән, аңлаган кеше... Ии хикмәт, ул, кайбер "бар нәрсәне белгән" яшьрәкләрдән аермалы буларак, яшәү хәлләренә һаман гаҗәпләнә, теге яки бу хәлне аңларга тырышып гасабилана, икеләнә, киңәшләшә, үзенә һәм бүтәннәргә сораулар куя, борчыла, илдәге вакыйгаларны йөрәге аша үткәреп, үзенчә киләчәкне фаразлый... Әмирхан Еники исән чагында данда коенып, иҗатына тиереннән артыгын алган (андыйлар да булды) язучы тугел. Чын бәһасе киләчәктә алыначак әдип ул. Әмирхан учагы әле дөрли генә башлады. 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.06.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»